Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зөлфия Вәлиева: Сериалда русча сөйләшкәнгә социаль челтәрләрдә шелтәләр килә башлады

Тинчурин театры артисты «Бер-бер хәл» сериалында «Анастасия» ролен уйнаган.

 «Бер-бер хәл» сериалы күрсәтелә башлагач, «Анастасия» ролен уйнаган Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиевага кинода русча сөйләшкәнгә социаль челтәрләрдә шелтәләр килгән.

«Сериалда русча сөйләшкәнгә социаль челтәрләрдә миңа шелтәләр килә башлады. Рус кызы русча сөйләшмичә, нинди телдә сөйләшсен инде? Реакция беренче сериядән үк китте. Мин халкымны шундый тиз реакцияле булганы өчен яратам», — диде Зөлфия Вәлиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Бер-бер хәл» сериалының эчтәлеген бераз ачып, «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе директоры Леонард Дәүләтшин төп героиняның сериал азагында татарча сөйләшә башлаячагын әйтте.

«Сериалның төп идеясе — яшь, бигрәк тә катнаш гаиләләрдә туган тел проблемасы бик үткен торуын күрсәтү иде. Тамашачы татар теленең мөһимлеген аңлаячак», — диде Леонард Дәүләтшин.

Зөлфия Вәлиева серияләрнең кыска булуына да халык шелтә белдергәнен әйтте. Алар рекламаны исәпләмичә 26 минут бара. Сериалны төшерүчеләр моны телевидение форматы, дип аңлатты.

«Сериал чыккач, яман сүзләр дә, мактау да актерларга төшә. Иң мөһиме — халыкка хезмәттә тордык», — диде Зөлфия Вәлиева. 

 

Рифат Каюмов 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев