Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Замир НИЗАМЕТДИНОВ: БЕЗ НИГӘ АВЫРЫЙБЫЗ?

Халык: «Кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек», ди. Халык әйтсә, хак әйтә. Гасырлар дәвамында сыналган тәкъбир-сүзләр бу. Шуңа күрә, зирәк акыллы аксакаллар һәм агъәбиләр сәламәтлекне һәрвакыт күз карасы кебек сакларга куша. Бик тә урынлы һәм акыллы киңәшләр... Сабый анасы карыныннан якты дөньяга чыгу һәм тәүге өн-аваз салу белән кендек әбисе...

Халык: «Кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек», ди. Халык әйтсә, хак әйтә. Гасырлар дәвамында сыналган тәкъбир-сүзләр бу. Шуңа күрә, зирәк акыллы аксакаллар һәм агъәбиләр сәламәтлекне һәрвакыт күз карасы кебек сакларга куша. Бик тә урынлы һәм акыллы киңәшләр...

Сабый анасы карыныннан якты дөньяга чыгу һәм тәүге өн-аваз салу белән кендек әбисе аның сын-әгъзаларының төгәллеген тикшерә һәм бу хакта нарасыйның анасына хәбәр итә, башкалардан сөенче ала.

Җир йөзендәге күпчелек халык бер-берсе белән очрашканда үзара «Саумысыз?», «Исәнмесез?», «Исән-саулармысыз?», «Сәламәтмесез?» дип сәламләшә һәм кул биреп исәнләшә. Аннан соң гына, саулыкларын һәм кәефләрен белешкәч кенә, бер-берсенә «Хәерле иртә!», «Хәерле көн!» яки «Хәерле кич!», «Эшегез уң булсын!», «Сәфәрегез хәерле булсын!» ди һәм «Тыныч йокы!» тели. Әлбәттә, җавапка «Рәхмәт» һәм «Ходай Тәгалә теләкләреңне кабул итсен!» дигән күркәм сүзләр һәм теләкләр әйтелә. Бу инде кешеләрдә дустанәлек, туганлык, үзара аңлашу һәм яхшы мөнәсәбәт, теләктәшлек хис-тойгылары уята...

Башта ук искәртеп куям: мин белемем һәм һөнәрем буенча табиб түгел, әмма тормыш тәҗрибәм белән табибләрдән ким дә түгел. Бу язмамда мин традицион һәм халык медицинасы буенча төрле авырулардан дәвалану һәм сәламләшү буенча киңәш-рецептлар бирергә дә җыенмыйм (монысы - белгечләр эше һәм бурычы). Мин бары тик сәламәт булуның кайбер шартлары һәм серләре турындагы уй-фикерләрем белән генә уртаклашырга телим.

Адәм-Хәва баласы сәламәт булсын өчен галәм-җиһандагы биосфера да, Җир шарындагы табигать тә, тирә-юнь мохит тә таза-чиста һәм саф-пакь, без яшәгән җәмгыять тә сау-сәламәт булырга тиеш. Сәламәтлекнең алшартлары шулар. Тагын шуны әйтү дә урынлы булыр: кешенең сәламәтлеге, беренче чиратта, һәм, нигездә, үзенә бәйле. Сакланганны Алла саклар, диләр. Һәркем, гадәттә, кыйбласын һәм иманын үзе сайлап ала. Шуңа күрә яңадан тәкърарлап-кабатлап әйтәм: сау-сәламәт булырга теләгән һәм омтылган һәр кеше беркайчан да шарлатаннарга - күрәзәчеләргә, сихерчеләргә, им-томчыларга, күз буучыларга, өшкерүчеләргә, экстрасенсларга... ышанырга һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш түгел. Алар кешеләрнең психикасы, баш мие, акылы һәм аңы белән эш итә һәм аны томалый. Андый им-томның һәм сихернең тәэсире бик озакка бара, яисә бөтенләй юылмый. Нәтиҗәдә кеше гомерлеккә гарип һәм акылга зәгыйфь булып кала. Мисалга хәзер үтә гадәтигә әйләнгән һәм күпләр көтеп алган, хәтта табынган гороскоп-йолдызнамәне генә алыйк. Шунда язылганнарга сукырларча ышану, хәтта тормышын һәм язмышын шуларга яраклаштырырга-көйләргә тырышу аркасында адәм баласы әллә нинди фаҗигаләргә һәм маҗараларга юлыга. Төптән һәм аек акыл белән уйлап карыйк әле: бер үк күзаллау һәм фараз-фарызның Җир йөзендәге миллионлаган кешеләргә туры килүе мөмкинме соң? Юк, әлбәттә (без яшь чакта гороскоп-йолдызнамәнең нәрсә икәнен дә белми идек, тик аяз төнге күктә бихисап йолдызлар гына була иде). Күрәзәчеләр белән йолдызнамә төзүчеләр шайтан затыннан алар!..

Галимнәр сүзенә ышансаң, бүгенге көндә Җирдә 10 меңнән артык төр чир һәм шуларны дәваларга Русиядә 3920дән күбрәк исемдәге дару бар (халык медицинасын да исәпкә алганда, дәва чаралары, төрләре һәм алымнары аңардан да күбрәк). Тик хәзер табибләр хәйләгә-алдауга остарды: баш-муен авыртса - «муен остеохондрозы», күкрәк-йөрәк бимазаласа - «күкрәк остеохондрозы», ә бил-аяклар тынгы бирмәсә, яисә сызласа - «бил остеохондрозы» дигән диагноз куя һәм шуның белән вәссәлам (эчке әгъзалар исәптә түгел). Ә инде авыру җан тәслим кылса - «сердечная недостаточность».

Әлбәттә, һәрбер чир беркемгә дә шатлык һәм бәхет алып килми, хуҗасын борчый, тынгы бирми, бимазалый, шикләндерә һәм сызландыра, кешенең кәефенә һәм психикасына тискәре-кире тәэсир ясый (ә күп чирләр тирән-кискен борчылу һәм стресс нәтиҗәсендә барлыкка килә, яңара һәм көчәя). Шулай гадәтләнгәнбез инде: ныклап чирли, сызлана башласак, «Уф, үләм бит!» дибез, Алла белән мулланы искә төшерәбез, кирәксә-кирәкмәсә дә, яраса-ярамаса да, учлап дару ашый-эчә башлыйбыз, лаф орабыз, тирә-юньгә оран салабыз. Энә күзе кадәр генә шеш-яра да үзебезгә дөя булып күренә. Кыскасы, фаҗига! Ахырзаман!..

Бу әсирлек-тоткынлыктан чыгу юллары бармы соң? Бар, әлбәттә.

Беренче һәм универсаль киңәшем шул: беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгез һәм үзегезнең язмышыгызга, киләчәгегезгә кул селтәмәгез, булган акчаларыгызны җыеп (вафат булсагыз, ул акча-байлыклар барыбер чит-ятларга калачак ич), һич кичекмәстән тәҗрибәле табиб-белгечләргә күренегез. Юк, сезнең хәлегез алай ук ышанычсыз-аяныч түгел, сездә яман шеш тә, йогышлы авыру да юк. Сез үлмәячәксез, сез киләчәктә гөрләтеп яшәячәксез әле! Барысы да - алда! Шул хакыйкатьне исегездән чыгармагыз: беркемнең дә организмы, тән-әгъзалары һичкайчан да үз хуҗасына каршы начарлык эшләми, ә, киресенчә, һәр секунд-мизгелдә һәм күпмедер микъдарда, көч-хәленнән килгәнчә, соңгы сулышына, соңгы кан тамчысына һәм йөрәк тибешенә, җаны булган соңгы күзәнәгенә кадәр үз хуҗасын коткару, терелтү һәм яшәтү өчен көрәшә (һәм аяусыз алышта күп очракта җиңеп тә чыга). Менә кайда ята ул кешенең рухи ныклыгының һәм ихтыяр көченең нигез ташы!..

Сау-сәламәт булуның тагын бер һәм ифрат та әһәмиятле серен ачам мин сезгә: әгәр дә авырмыйча-чирләмичә таза-сау яшисегез килсә, сезнең тәнегез генә чиста булырга тиеш түгел (шакшы-пычракта төрле микроб-бактерия һәм паразитлар үрчи), ә, беренче чиратта, күңелегез чиста-пакь, рухи дөньягыз күркәм-бай, башыгыз камил-эшчән һәм уй-теләкләрегез матур-изге, кылган гамәлләрегез игелекле һәм гадел-файдалы булырга тиеш. Сезнең эчке халәтегез һәм тышкы кыяфәтегез шуларга бәйле. Игелекле һәм кешелекле эш-гамәлләр, яхшы теләкләр, матур-изге уй-теләкләр сезнең күңелегезне сафландырып һәм назлап-иркәләп торыр, аңлашыла ки, кәефегез дә, сәламәтлегегез дә яхшы булыр. Ә инде яман-начар уйлар, йөгәнсез-нәфесле теләкләр, ямьсез гамәлләр, азгын холык-кыланмышлар һәм гадәтләр сезнең йөрәгегезне кимерер, күңелегезне пычратыр, башыгызны чатнатыр, рухи дөньягызны җимерер. Төптән ныклап уйлап караганда, һәр чирнең нигезендә күңелдәге пычраклык-шакшылар һәм баштагы яман-начар уйлар ята. Шулар кешеләргә адәмчә яшәргә ирек бирми, адәм баласын чирле ясый һәм үтерә. Әгәр синең күңелең пычрак һәм уйларың яман икән, сиңа бернинди дару да ярдәм итмәячәк һәм терелтмәячәк, бернинди дәва да шифа бирмәячәк.

Кеше - табигать баласы, ул аның белән элемтәсен өзмәскә, һәрчак табигый һәм ихлас, эчкерсез булырга тиеш. Адәм баласына җиһан-галәм һәм табигать, тирә-юнь мохит һәм якын-тирәдәге кешеләр, күршеләр белән гармониядә булу, чагыштырмача тәңгәл килү һәм дустанә яшәү, ачык күңел һәм якты йөз белән аралашу зарури. Мин яшьрәк чакларда «Саф һава - сәламәтлекнең нигезе», «Кеше сәламәтлеге - җирдә» кебек сүзләргә артык игътибар итми, хәтта ышанмый, юк-бар сүз сөйләү һәм сафсата сату дип кабул итә идем. Ә баксаң, ул сүзләр чынбарлык һәм хакыйкать икән: кеше сәламәтлегенең нигезе һәм чыганагы, беренче чиратта, аның үзендә, аннары табигатьтә: атлап йөргән җирдә, сулаган һавада һәм эчкән суда. Кеше сәламәтлеге музыка коралы (рояль, пианино, арфа, скрипка...) кебек: кылларын ничек көйлисең - шундый өн, көйләр чыга...

Без балачакта иртә яздан кара көзгә кадәр (апрель-октябрь айларында) яланаяк һәм тәгәрмәч артыннан йөгереп үстек. Иртә таңда, чык һәм кырауда яланаякларны иркәләп-назлап һәм дәвалап, бозау арканладык, казларны чирәм-үләнгә кудык... Кешенең кендеге башта анасының җан-бәгыре белән тоташкан булса, якты дөньяга тугач исә ул җир белән берегә. Шуңа күрә күбрәк җирдә (әйтик, чирәмдә, яисә пляждагы комлыкта...) яланаяк йөрергә тырышырга кирәк. Ул, беренчедән, кешедәге кире энергияне һәм зарарлы элементларны, тискәре уй-хисләрне һәм тойгы-кичерешләрне үзенә тартып-суырып ала, икенчедән, кеше организмын, чистартып, яңа һәм саф энергия, көч-гайрәт белән тулыландыра.

Тагын шуны өстәп әйтәсем килә: без шундый комсыз, әрсез һәм чиксез-төпсез нәфесле адәмнәрбез ки, кулыбызга нинди генә дару килеп эләксә - шуны, ахырын-нәтиҗәсен һич уйлап тормастан, яраса-ярамаса да, булдыра алганча йотабыз-эчәбез; гәзит-журналларда һәм таныш-белешләрдә ниндидер киңәш-рецепт күреп калсак - шуны үзебездә кулланып карарга ашкынабыз. Имеш, шулай итсәк тиз тереләбез, киләчәктә башка бер тапкыр да чирләмибез. Ә чынбарлык шундый: чамасыз кулланылган дару (бигрәк тә бушка килгән һәм срогы чыккан таблеткалар, төнәтмәләр) агуга әйләнә, фаҗигагә һәм үлемгә китерә...

Һәм соңгысы. Сәламәтлек һәр кешегә гомерендә бары тик бер тапкыр гына, кирәгенчә һәм хаҗәтенчә генә, билгеле бер күләмдә һәм микъдарда гына бирелә, ә син таләп иткән кадәр һәм артыгы - «запас» һәм «НЗ» белән бирелми. Сәламәтлекне әҗәт-бурычка алып та булмый. Аны саклап һәм сакчыл кулланасыңмы, әллә ваемсыз-битараф рәвештә таратып һәм туздырып, әрәм-шәрәм итеп бетерәсеңме - һәркемнең үз ихтыярында һәм кулында, гамәлендә һәм хокукында.

Башкортстан, Туймазы каласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев