Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юбилей әләме Россияне гизде

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация Россиянең татарлар яшәүче барлык төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм милләттәшләребез белән очрашулар уздырды

Быел Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтен­дөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация ТАССРның  – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россиянең татарлар яшәүче барлык төбәкләрендә булып, андагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм милләттәшләребез белән очрашулар уздырды. 


Сәфәрләр гыйнвар ае урталарында Бурятия Республикасында башланып киткән. Аннары Хабаровск, Владивосток аша Находкага юл тотканнар. Алга таба очрашулар Урал федераль округы – Нижневартовскида үткән. Аннары делегацияне  Кузбасста, Кемерово һәм Прокопьевскта кабул иткәннәр. Үзәк федераль округындагы очрашу Костромада оештырылган. Аннан соң Татарстан кунак­ларын Калининград өлкәсе татарлары көтеп алган. Идел федераль округында очрашу урыны Оренбург булган. Бу төбәктән Краснодарга очканнар. Сәфәрләргә Башкортстанда нокта куелган. Хәзер делегация якын араларда Мәскәү татарлары белән очрашырга ниятли. Аннары Татарстан районнарында йөреп чыгу ­планлаштырыла. 

Очрашулар, әлбәттә, анда гомер кичерүче татарлар белән күрешүдән башланган. Аларның тәкъдимнәре, теләкләре, хәл итүне көтә торган нинди мәсьәләләре бар, барысы да исәпкә алынган. Барлык төбәкләрдә дә милләттәшләребез белән аралашулар еш кына зур бәйрәмгә әверелгән. Татар милли-мәдәни җәмгыятьләре белән очрашуларның барысында да өлкәнең, төбәкнең йә губернаторы, йә аның урынбасары белән дә күрешкәннәр, эчке сәясәт буенча да фикер алышулар булган. 

Калининград өлкәсендә очрашулар аеруча истәлекле. Бу якларда Бөек Ватан сугышының көчле бәрелешләре узган, аларда патриот-шагыйрь Фатих Кәрим  һәлак булган. Багратионовск шәһәрендә аның музее, кабере бар. Делегация составында патриот-шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова да барган.  

Калининградта шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны, шәһәрдә мөселман җәмгыятенә нигез салган шәхес, 95 яшьлек Хәким абый Биктеев белән дә өенә барып күрешкәннәр. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкорт­станда Бөек Ватан сугышы ветераннары 97 яшьлек Әсхәт Минһаҗетдинов һәм тиздән 100 яшен тутыручы Ришат Исмәгыйлевтә дә кунакта булган. Әсхәт ага ярты гасыр дәвамында табиб булып эшләсә, Ришат ага гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, ул 40 елдан артык Байгилде урта мәктәбе директоры булып эшләгән, хәзер аның эшен улы Салават дәвам итә, 36 ел шушы мәктәптә директор булып эшли. Уфада татар театры бинасында узган милләттәшләребез белән күрешү эшлекле, фикерле булып истә калган. Очрашу кысаларында Башкортстанда Конгрессның үз офисын  ачу тантанасы да узган. Башкортстанда 1 миллионнан артык татар яшәгәч, быел сентябрь аенда, 100 мең татарны җәлеп итеп, “Татарча диктант“ үткәрү ниятләнә. 

Төбәкләрдәге татар оешмаларына булган әйбәт мөнәсәбәт, аларның уңышлары сөендерә. Әйтик, Владивостокта Таһир Ибашев берничә генә ел элек татар оешмасын булдырган. Эшне җайлап җибәргән арада Т.Ибашев шәһәр Советы депутаты итеп сайланган. Хәзер Владивостокта татар оешмасына 300 квадрат метрлар тирәсе мәйданы булган офис биргәннәр. Федераль Сабантуй үткәргәннән соң, Новосибирскида да татар оешмасы 800 квадрат метрлы ике катлы зур бинага тиенгән иде. Янындагы биләмәсенә Сабантуйдан калган татар утарын кертеп урнаштыр­ганнар. Самара өлкәсендә данлыклы татар мәктәбендә урын җитмәгәнлектән, уку йортының милләттәшләребезнең балаларын кабул итә алмый башлавы күптәннән мәгълүм. Шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткәннән соң, мәктәп өчен яңа бина бирелгән. Әмма ул шәһәр читендә, уңайсыз урында булган, татарлар балаларын анда йөртмәячәге турында әйткән. Сөйләшүләр аша бу мәсьәлә дә уңай хәл ителгән. Хәзер эшләп торган мәктәп янындагы зур булмаган бинаны бушатып, аны  уку йортына тәгаенләгәннәр. Бүгенге көндә, акча табып, бинага ремонт кына ясату сорала. Бу инде татар мәктәбендә укучы балаларның исәбен тагын 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Түбән Вартада  Рафаил Мөхәммәтҗанов тырышлыгы белән ике мәктәптә татар класс­лары ачылуы да күңелле хәл. Узган ел декабрьдә Санкт-Петербургның этнографик музеенда татар халкына, тарихына кагылышлы зур экспозиция ачу да милләттәшләребезгә карата ихтирам уята. Татарстанның Башкортстанда Ф.Кәрим музеен яңартып, зурайтып эшләвен дә күрше республика татарлары рәхмәт хисләре белән кабул итте. 

Быел милләттәшләребезне тагын зур сынау – җанисәп алу көтә. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда татарлар 243 мең кешене югалткан. Шуңа күрә һәр өлкәдәге хәлне игътибар белән өйрәнү, милләтнең кимү сәбәпләрен ачыклау сорала. Аңлашыла ки, авырлыклар бар. Үз туган телләрендә аралаша алмау кебек мәсьәлә Татарстаннан ераграк киткән саен зурая бара. Кайчандыр Себергә сөрелгән әби-бабайларның оныклары, үзләрен чын татар дип хис итсәләр дә, ана телләрен белми. Аларда “Миңа үземне кем дип яздырырга икән?” – дигән сорау­лар туа. Андыйларга “Әгәр син чыгышың, рухың буенча татар икән, үз милләтеңнән аерылмаска тиешсең”, – дип җавап биргәннәр. Катнаш гаиләләрнең дә елдан-ел арта баруы сер түгел. Ире – башкорт, хатыны татар, яки киресенчә икән, алар кем дип язылырга, балаларын кайсы милләткә кертергә тиеш? “Шуңа күрә бу мәсьәлә өйләрдә өстәл янында алдан ук уртага салып сөйләшенеп, һәр гаилә әгъзасының үзен кем дип языласын тәгаенләп куярга тиеш”, – диде Милли Шура рәисе.

Билгеле ки, делегация очрашуларда яшьләр белән аралашуларга аерым әһәмият биргән. Бөтендөнья татар конгрессы яшьләр белән эшне Казаннан ук башлады, татар мәркәзенә башка өлкәләрдән белем алырга килгән 700 татар студентын җыеп, УНИКС залында очрашу уздырган иде. Анда Казанда укучы студентлар лигасы белән бергә, татарлык брендына өйрәнү, яшьләрдән 3-5 ел эчендә лидер әзерләп, аларны кире өлкәләргә кайтару бурычы куелган. Быелгы уку елыннан миллилеге көчле булган абитуриентлар килүгә, беренче көннән үк эш ­башланачак.  

“Җәлил укулары”, “Татар кызы”, “Татарча диктант” кебек милли үзаңыбызны үстерүне максат итеп үткәрелә торган бәйгеләрнең, “Татар моңы” халыкара конкурс-фестиваленең елдан-ел катнашучыларны күбрәк җәлеп итүе алып барылган эшнең нәтиҗәле булуын күрсәтә. 

Быел милли чараларны финанслау да арткан. 2019 елда  бу максатка 32 млн сум акча бүлеп бирелгән булган. Бөтендөнья татар конгрессы, проект-эскиз эшләп, Татарстан Президентына милли максатларга бүленә торган акчаларны арттыру турында тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.  Быел татар дөньясы өчен төрле чараларга 100 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Димәк төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм дә арттырылачак. Татарстан Россия төбәкләрендәге татар мәктәпләренә ел саен 5 миллион сумлык әсбаплар биреп килгән. Аннары дәреслекләргә тәгаенләнгән финанслар тагын да кимегән, 3 миллион сумга калган. “Быел, 14 миллион сум акча табып, барлык мәктәпләргә әсбаплар таратачакбыз”,  – диде Милли Шура рәисе.

Сөембикә КАШАПОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев