Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язучының гомер кичәсе

Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган прозаик һәм драматург Әхәт Гаффарның 70 яшьлегенә багышланган кичә булды.

Әле ­70 нче еллар үрендә үк “Әҗәт” исемле тәүге әсәре белән әдәбият сөючеләр күңелен яулаган әдипне Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Әфган сугышы ветераны, тарихчы-галим Альберт Борһанов,  төрле елларда белем алсалар да, бер үк Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаган иҗатташлары Равил Шәрәфиев белән Хәлим Җәләй, Балык Бистәсе район башлыгы урынбасары җитәкчелегендә килгән якташлары, туганнары һәм хезмәттәшләре тәбрикләде. Сагындырган җырчыларыбыз Искәндәр Биктаһиров белән Лидия Әхмәтова, берсеннән-берсе кечерәк гармуннарда уйнап сокландырган Кирам Сатиев чыгышлары кичәгә моң өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев