Мәдәни җомга

Яуширмәнең үз инкыйразы

Яуширмәнең иң үзәгенә үткән мәсьәләләр өчәү: сусызлык, юллар булмау һәм Исхакый музееннан мәхрүм калу куркынычы

Гаяз Исхакый үзенең атаклы «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрен 1903 елда яза. Язучы татар халкының инкыйразын 2103 елга туры килер, дип чамалый, шул елда соңгы татар үләчәк, дип сурәтли. Ләкин кайбер татар авылларының бүгенге өметсез халәтеннән чыгып фикер йөрткәндә, бу инкыйраз тагын да тизрәк килеп җитәр кебек. Әйтик, халкыбызга бөек язучы Исхакыйны бүләк иткән Яуширмә авылы үзе бүген «менә бетәм, менә үләм» дигән кызганыч кыяфәттә җан асрый. Чыннан да, җәйге челләдә карчыклары бер комган суга зар-интизар булып тилмергән авыл турында авыз тутырып «яши» дип әйтеп булмый.

Чистай районына кергән Яуширмә авылында бүген 350ләп йорт бар, арада буш йортлар да күп. Халкы – 285 кеше. Тугыз еллык татар мәктәбендә 21 бала укый, бакчага 7-8 бала йөри. Яуширмә элек гомер-гомергә аерым колхоз булып яшәгән, тик хәзер аның 242 гектар җирен «Хузангай» хуҗалыгы эшкәртә, җирләр әлеге хуҗалыкка арендага бирелгән. Яуширмәдә нибары бер фермер бар. Авыл урамнарыннан үткәндә үк халыкның күңел төшенкелеге сизелеп тора: күптән буяу күрмәгән капка-коймалар, урамнарда иркенәеп үсеп чалгы тигәнне көтеп утыручы чүп үләннәр… Зур мишәр авылларына хас мәһабәт яңа йортлар, төзелешләр дә юк монда. Аның каравы, авылда эчкечелек зәхмәте тамыр җәйгән. Ире дә, хатыны да эчкән гаиләләр бар, кайберәүләрнең түли алмаганлыктан газларын да өзеп киткәннәр. Авылда мәчет бар, 9-10 бабай йөри икән, җомгаларда бераз күбрәк.

Яуширмәнең иң үзәгенә үткән мәсьәләләр өчәү: сусызлык, юллар булмау һәм Исхакый музееннан мәхрүм калу куркынычы. Боларның барысы хакында шушы авыл кешесе, туган авылы язмышы өчен янып яшәүче Рәхимҗан әфәнде Камалов белән сөйләшәбез. Рәхимҗан ага Яуширмәдә 7 балалы гаиләдә туып-үскән, әтисе Галимҗан сугыш инвалиды була. Авыл мәктәбеннән соң югары белем алып, гомере буе Чистайда хокук саклау органнарында икътисади җинаятьләрне ачу бүлегендә җитәкче урында эшли. Намус белән гомер иткән, бу бүлектә эшләгән кайбер коллегалары кебек ташпулатлар салдырмаган, гап-гади фатирда яшәп, пенсиягә чыккан, авылына кайтып, үз куллары белән ата-баба нигезен яңарта башлаган. Авылны күтәрәм, дип зур өметләр белән кайта ул. 5 ел авыл җирлеге депутаты булып торган, ләкин гел нидер сорап, борчып торган кешене өстәге абзыйлар яратып бетерми. Берни сорамасаң, борчымасаң гына өстәгеләргә ярап була икәнен аңлый ул.

– Сусызлык элек-электән авылыбызның иң зур проблемасы булды, – дип сөйли Рәхимҗан ага. – Мәрхүм әти 8 кглы протезлары белән азапланып елгадан, чишмәдән су ташый иде. Күпме еллар үтте, ләкин берни үзгәрмәде, кран һаман буш. Төнлә торып, чиләкләп, чүмечләп су җыеп калмасаң, көне буе сусыз утырасың…

Су мәсьәләсен кайгыртып йөргәндә әллә ничә глава алышынган, прокуратурага ничәмә хатлар язылган. Өч ел элек, ниһаять, авылны «Чиста су» программасына кертәләр, авылның бер башыннан траншеялар казый башлыйлар. «Ул урынга куярга ярамый, аннан начар су чыга, дип авыл җирлеге башлыгына күпме генә әйтсәм дә, башняны шул уңышсыз җиргә куйдылар, сүземне тыңламадылар. Югыйсә, олылар хәтерли, күп еллар элек бу урынга бер су башнясы куеп карыйлар, тик аннан чыккан су эчәргә түгел, юынырга да яраклы булмый, –дип сөйли Рәхимҗан ага, – зинһар, бу эшне туктатыйк, программа акчасын әрәм итмик, башняны башка җиргә урнаштырыйк, дидем. Ләкин җирлек башлыгы «планы эшләнгән, туктатып булмый» дип кул гына селтәде, үзенчә эшләтте». Ул вакыттан инде 4 ел үткән, тик су хәзер дә юк. Килмәгән су өчен халык квитанция белән акча түли. Түләмәсәң, берничә айдан приставларга бирәләр дә бастырып калалар… «Кайчан су килә?» дигән сорауга авыл җирлеге башлыгы һаман «Әле линияне сыныйлар, әлегә начар су килә, тиздән сыйфаты яхшырачак» дип вәгъдәләр белән сыйлавын дәвам итә. «Ничек начар су яхшырсын инде, ул урыннан эчәрлек су чыкмасы билгеле иде бит», – дип ачына Рәхимҗан. Авыл халкы йөзәр мең акча түгеп, коелар да казытып карый, тик аннан да эчәрлек су чыкмый, бакчага сибәрлек кенә була. Яуширмәдә авыл җирендә яшәп тә, бер түтәл кыяр-суган үстерә алмаучылар бар. Халык шулай нужаланып яши бирә.

Элек авыл халкы Кади чишмәсеннән су алган, суы әллә ни көчле акмаса да, барысына да җиткән. Авылдан киткән яше-карты шул чишмәнең суын эчәргә дип сагынып кайткан. Кешеләр чишмәне гел чистартып, карап тора. Менә шул чишмәне җаваплы урында эшләүче бер авылдашлары 2014 елда ниндидер грант алып, сипләтергә тотына. Камаз-Камаз таш, блок ташыйлар, корылма өеп куялар, кеше җыеп, ачалар. Тик чишмә генә бу кадәр таш арасыннан агарга теләмичә, бер- ике айдан кача, юкка чыга. Шулай итеп, фәлән миллионлык грантка өелгән таш-бетон күче генә утырып кала. «Халыкка бу таш корылма түгел, чишмә суы кирәк. Төмәннән ерак туганыбыз кайтып төште, аягын кискәннәр иде аның. «Энем, чишмә суы эчик әле төшеп», – ди. Раил абый, чишмәнең суы юк бит, дим. Барыбер шул аяксыз килеш тилмереп төште. Күреп, елап менде, – ди Рәхимҗан ага. – Җыелыш саен шушы Кади чишмәсен терелтү мәсьәләсен күтәрәм, туеп беттеләр инде. Сиңа гына су җитмәде, диючеләр дә бар. Миңа җитә, тик чишмәне сагынып авылдашлар кайта бит, үлгәндә, «Кади чишмәсе суын эчәр идем» дип сораучылар бар. Грант акчасы алып эшләгәннәр икән, ул эшнең нәтиҗәсе дә булырга тиеш. Бу таш өемен сүтеп, чишмәнең юлын дөресләп ачып җибәрергә, моны хәл итәргә кирәк!»

Яуширмә элек 7 күлле авыл булган. Балыгы кайнап торган. Кайсына химикат агызып, кайсына силос базы пычрагы төшеп, күлләрне корытып-үтереп бетергәннәр. Хәзер бер күлдә дә балык калмаган. Камыш басып, сазлыкка әйләнеп беткәннәр. Элек ат йөздергән күлләрнең бу хәленә йөрәге әрнегән Рәхимҗан ага чыдый алмыйча, бер күлне үз хисабыма чистартыр идем, дип рөхсәт сорый. Рөхсәт бирмиләр…

Авылда юллар бик начар хәлдә, дөрес­рәге, бөтенләй юк. Эшне дөрес итеп оештырганда, хәзер халыктан үзара салым акчасы җыеп та, юлларны ясап була, чөнки халыктан җыйган 1 мең урынына хөкүмәт 4 мең итеп кайтара. Күп авылларда шуны файдаланып, яхшы гына юллар ясап куйдылар. Тик авыл җирлеге башлыгы бу эшне дә оештырырга сәләтсез булып чыккан.Юллар булмау сәбәпле, авылга Исхакый музеена зур туристлар автобуслары да килә алмый, аларга борылыр урын юк. Район хакимият башлыгы берничә ел элек үк авылга юл салырга акча юклыкка зарланган иде, әлегәчә табылмаган, ахры, ул акча. Югыйсә, республика хөкүмәте тарафыннан 2019 елда ук юлларны, музейны тәртипкә китерү өчен 38 млн сум акча бүлеп бирелгән иде. Бу акчалар әлегә хәтле Яуширмәгә килеп җитмәгән, ни гаҗәп.

Авылдагы Исхакый музее тантаналы итеп 1999 елда ачылган иде. Ул Исхакыйның җизнәсе сәүдәгәр Сәйфетдиннең 1910 елда салынган 2 катлы йортында урнашкан. Музейны ачу бәйрәмендә ул чактагы президент Шәймиев тә катнаша, язучының портретын бүләк итә. Кунаклар килешкә авылдан чишмәгә төшә торган асылмалы басма ачалар. Ләкин 2017 елдагы янгында музейга кушып яңартып төзелгән хуҗалык абзарлары, келәтләр юкка чыга. Авылдагы музейны күптән инде Чистайга күчерергә телиләр. Район хакимият башлыгы «Кутлушкино берничә елдан бетәчәк» – дигән икән, димәк, эшләр шуңа бара. Сәер янгын шул юлда беренче адым булып аңлашыла. Авыл җирлеге башлыгы да музейның юкка чыгуын гына тели, ахры. Әлбәттә, читтән килгән кешегә синең авылың ни дә, музеең ни. Музейга килгән кунакларны каршыларга, ачык йөз күрсәтергә, чәен куярга, музей тирәләрен җыештырып тәртиптә тотарга кирәк, мәшәкате күптер. Музей бетә икән, мәшәкате дә юкка чыга ич.

Язучылар берлегеннән соңгы тапкыр 2019 елда, музейда янгын белән бәйле тавыш чык­кач кайткан булганнар. «Мәдәни җомга»да бу хакта саллы язмалар да чыкты. Баштарак ел саен үткән, аннары биш елга бер калган Исхакый укулары да үтми хәзер.

Менә шулай яшәп ята Исхакый авылы бүген. Сусыз, юлсыз, рухсыз… Музей тирәләрен печән баскан, язучының бюсты авылдашларына карап тора. «Их, якташлар, нинди хәлгә төшкәнсез…» – дип ачына да, шелтәли дә кебек. Югыйсә, Яуширмәдән танылган кешеләр дә күп чыккан. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты Бари Тарханов, мәшһүр сүз остасы Фәйзи Йосыпов, Советлар берлеге каһарманнары, шагыйрьләр, министрлар бар. Ләкин бүген Яуширмәдә халык үз җиренә үзе хуҗа түгел, эшкә, һөнәргә әллә ни бирелмичә, көн үтсенгә йөргән килмешәк авыл башлыгына риза булып, сүрән генә яши бирә. Инкыйразга таба йөз тотып…

Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: