Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Виталий Милонов Изге Вәли көнен тыярга чакырды

Мәктәпләрдә дә, дәүләт учреждениеләрендә дә мондый бәйрәмгә урын булмаска тиеш, дип искәртте Дәүләт Думасы депутаты.

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында Россиядә Изге Вәли көнен (Гашыйклар көне) бәйрәм итүне тәнкыйтьләде, мәктәпләрдә дә, дәүләт учреждениеләрендә дә аны билгеләп үтүгә юл куярга ярамый дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Мәктәпләрдә дә, дәүләт учреждениеләрендә дә әлеге бәйрәмгә урын булмаска тиеш. Илебездә мондый чаралар үткәрү акыллы гамәл түгел. Без көнбатыштагы тук тормышны карго-культ дәрәҗәсенә күтәрергә папуаслар түгел бит», - дип искәртте ул.

Сәясәтче Изге Вәли көненең әлеге вакыйганың рухи һәм мәдәни контексты белән бернинди уртаклыгы да юк дип белдерде. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев