Мәдәни җомга

Вахит ИМАМОВ: СПОРТ – КЕМНӘР УТАРЫ?

Футбол буенча Европа чемпионаты төгәлләнде. Финал уенын төн йокламый күзәттек, бик тә җан тетрәткеч, драмалы узды. Гаделлек, вөҗдан дигән хисләр бер генә милләткә дә җитми. Франция футболчысы Пайе Португалия командасының әйдаманын, иң төп бомбардиры Криштиану Роналдуны сафтан чыгару өчен, уен барышында ике тапкыр махсус рәвештә аның сул тезенә типте. Нәтиҗәдә...

Футбол буенча Европа чемпионаты төгәлләнде. Финал уенын төн йокламый күзәттек, бик тә җан тетрәткеч, драмалы узды. Гаделлек, вөҗдан дигән хисләр бер генә милләткә дә җитми. Франция футболчысы Пайе Португалия командасының әйдаманын, иң төп бомбардиры Криштиану Роналдуны сафтан чыгару өчен, уен барышында ике тапкыр махсус рәвештә аның сул тезенә типте. Нәтиҗәдә өч мәртәбә Европаның иң көчле уенчысы исемен яулаган Криштиану, ачынудан күз яшьләре белән елый-елый, беренче тайм яртысында ук мәйданны калдырып чыгарга мәҗбүр булды. Ләкин Ходай Тәгалә барыбер дә гаделлеген кылды. Өстәмә таймның 20нче минутында бердәнбер туп кертеп, Португалия футболчылары үз тарихларында беренче мәртәбә Европа чемпионы исемен яулады, ай буена бөтен Җир шары халыклары күзәткән бәйрәм тәмам булды.
Тәмамын-тәмам, әмма шул чемпионатта бердәнбер мәртәбә ничьяга уйнап һәм ике тапкыр хурлыклы рәвештә җиңелеп качарга мәҗбүр булган Россия командасы өчен гарьләнү хисләре күңелне һич ташламый. Җитмәсә, шушы ук команда уенчылары үзләренең һичнинди киртә-вөҗдан белмәгән адымнары белән безне бөтен Җир шары алдында тәмам рисвай итә.
Шушы "бөек" команданың ике уенчысы - Кокорин белән Мамаев ниндидер сөенечтән үз командаларыннан аерылып Европада калган да, Монте-Карло кебек аксөякләр каласының элита ресторанында ниндидер тантананы билгеләп узарга ният иткән. Чит ил журналистлары тәкрарлавына караганда, һәрберсе 500 евро торган 500 шешә шампан шәрабе китертергә һәм аны Россиянең дәүләт гимны авазлары астында күккә сиптерергә җөрьәт иткән болар. Нәтиҗәдә шушы ике "бөек" футболчының шабаш мәҗлесе 250 мең евро бәягә барып җиткән. Соңыннан, инде бөтен­ дөнья алдында хурлыкларга калгач, "Зенит" командасы җитәкчеләре бу ике "бөек"не берәр айлык хезмәт хакы күләмендә җәзага тартырга карар кылган. "Җәза" таләбе буенча "атаклы" һөҗүмче булып саналган Кокорин гына да 290 мең евро "хезмәт хакы"ннан мәхрүм калачак икән.
Инде үзебезнең "агач" акчаларга күчереп исәпләп карыйбызмы? Европа чемпионатында Англия командасы белән ничьяга уйнау бәхетеннән шөрепләре какшаган бу ике "бөек"нең Монте-Карлодагы шабаш мәҗлесе генә дә 20 миллион тәңкә тора. Шушы "бөекләр" арасыннан Кокоринның айлык "хезмәт хакы" 25 миллион тәңкә чамасы тәшкил итә икән. Елына 300 миллион тәңкә! Нинди "бөеклеге" хакына? Нинди фондтан? Кайсы газиз катлам бәрабәренә бу? Кемнәр рөхсәт иткән?..
Мондый башбаштаклык һәм әлеге коточкыч шабаш турында югары җитәкчеләр белми калганнардыр, дип хилаф уйламагыз. Һәммәсе дә белә, һәммәсе күз йома. Аларга ни өчендер менә шундый "һава белән өреп тутырылган", "данлыклы" командаларны күккә чөеп уйнау отышлырак. Әнә, үзебезнең "Рубин" командасында гына да Төркиядән, Сербия йә Перудан чакырып китерелгән дөнья "бөекләр"ен елына 2-2,6 миллион евро түләп тамаша кылалар бит. Кокоринныкы белән чагыштырганда кимрәк-кимрәген дә, ләкин барыбер дә елына 170-220 миллион тәңкә чамасы туры килә. Әле футболчыларыннан тыш хоккейчылары бар, "элита" саналган ике волейбол командасы, тагын баскетболчылары да кимен куймый, ягъни "хезмәт хаклары" хурланырлык түгел. Ләкин мәзәге шул - миллион һәм миллиард тәңкәләргә тотылган ул ясалма "бөекләр" генә безне бер дә искитмәле җиңүләре һәм уңышлары белән сөендерә алмый. Алай гына түгел, Россия спортчыларын Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына, хәтта җиңел атлетика буенча узган Европа чемпионатларына да кертмичә мыскыл итәләр бит. Халыкара казыйлык оешмалары, әллә нинди ассоциацияләр күптән кара мөһер сугып куйды - Россия спортчылары тыелган препарат, допинглар кулланып кына уңышка ирешә, алар башка ил вә милләт вәкилләре белән гадел көч сынашуда катнашырга лаек түгел. Мондый кара мөһерләрнең никадәре - хак, ничаклысы - ялган, монысын инде миллионлаган тәңкә "хезмәт хакы" түләргә рөхсәт биреп утыручы оешма җитәкчеләре хәл итсен. Ә шәхсән үземне ватандашларым өчен гарьләнү, хурлану хисе дә талый, аннары... яңа төрле дистәләгән сорау һичкайчан тын бирми.
Олимпия уеннары, Универсиада, бөтендөнья йә Европа чемпионатлары үткәрәбез, дигән булып, Россиянең төрледән-төрле почмагында, дистәләгән калаларында стадионнар да, көрәш ареналары, баскетхоллар, теннис академияләре, тагын әллә никадәрле биналар төзеп чыктык. Югарыдагылар сүз берләшкән төсле: "Ул спорт объектларының һәммәсе дә йә сезнең карамакка, йә балаларыгыз өчен торып калачак бит; анда шөгыльләнеп, миллионлаган ватандашыбыз сәламәтлекләрен ныгытачак", - дип, күзгә карый-карый, күпме юаттылар! Ә хәзер сезнең шул көрәш сарайларына, боз ареналарына, теннис мәйданчыкларына балаларыгызны йә оныкларыгызны җитәкләп илткәнегез бармы? Кайсында балаларны бушлай гына, бер тиен дә таламыйча гына спортзалга, боз өстенә, су бассейннарына кертеп җибәрәләр? Белүчеләр бармы, йә әйтегез: мин иртәгә таңда ук шул спорт корылмасына чират алырга дип, иң беренче булып барып басам!..
Ни кызганыч, андый оешманы инде таба алмассыз. Балаңны хоккейчы, теннис остасы, йөзүче йә көрәшче итеп күрәсең киләме - иң-иң башта шул спорт корылмасы кассасына һәр ай саен меңәрләгән тәңкә акча илтеп түлә. Балаңны биюгә өйрәтәсең килсә, акча. Газизең музыкага сизгер һәм аның шул сәләтен үстерәсең килә икән, әүвәл акча. Балаң рәсем ясауга бик һәвәс һәм аны рәссам итеп үстерүдәме исәбең - рәхим итеп, янә сәрмая тупла син, акча, акча түлә. Кәгазьдә бушлай кебек күренгәненә дә кием өчен, кәшәкә өчен, алкасы, ракеткасы өчен акча ташып җаның чыга. Менә шушындый тәртип хөкем сөрә хәзер. Һәрбер түгәрәккә, һәр спорт сараена бушка йөреп үскән совет чорын һәм совет илен ничек сагынмассың?! Ел саен Россия бюджетында массакүләм спортны үстерүгә һәм сәламәт буын тәрбияләүгә дип карала һәм берсүзсез кабул ителә торган миллиардлар гына кая китә икән? Әллә Казан каласында революциягә чаклы хөкем сөргән "Бакыр бабай бакчасына татарлар һәм этләр керү тыела" дигән канун бүген безнең оныкларга әйләнеп кайттымы соң?..
Ә теге, Монте-Карлоларда типтереп яши торган Кокориннарга карата һәм ошбу сәясәткә дә "ничарадан бичара" җавап әзер минем. Аның ише "асаба бөекләр"гә тотыла торган "тиле-миле" миллион тәңкәләрдә оныкларым спорт түгәрәкләренә илтеп түли торган бакыр тиеннәр дә бардыр. Бардыр...
Бер уңайдан, дөньякүләм спортта пәйда булган сәер бер күренешкә дә күз йөгертү кирәк. Әле генә тәмамланган Европа чемпионатында катнашкан командалар составына игътибар иттегезме? Бельгия, Франция, Германия, Италия, хәтта шул ук Португалия командаларына тупланган уенчылар төсе шаккатырды. Хәзер һәр командага теләсә нинди юллар, төрле хәйлә белән "немец, итальян, француз"га әверелдергән Африка футболчылары шыплап тулган. Финал уенына да французлар, мәсәлән, дүрт - ак тәнле, җиде негр составында чыкты. Бик чамалыйм, 1963 елга кадәр Франциянең колонияләре булып исәп­ләнгән һәм шунда колонизаторлар нигез салып киткән француз мәктәпләрен тәмамлаган, аннары Европага юл тоткан Алжир, Марокко, Тунис вәкилләре болар. Нәкъ шулай ук, җиңел атлетика буенча әле яңа гына тәмамланган Европа чемпионатында да Голландия, Франция, Италия, Англия командаларында йөгерүче һәм сикерүче спортчыларның күпчелеге - кара тәнле кунак. Ягъни, "Язның унҗиде мизгеле" кинотасмасында без мыек астыннан көлеп кенә карарга күнеккән "чиста ариец" командаларының эзе дә юк. Димәк ки, хәзер күпчелек илләрнең спорт командаларын чиста француз, немец, португал вәкилләре тәшкил итми, алар - җыелма, бөтен дөньяныкы. Яман мисал бик йогышлы бит ул, болай барса, Россия командаларын да иртәгә миллион долларларга ялланган кениялеләр, конголылар яклап чыкмагае! Казна акчалары өч тиен дә тормас "бөек" Кокориннар кесәсенә агып әрәм була, ә хәерчелектән башы чыкмаган гавам балалары өчен спорт залларына юл бикләнә икән, андый күңел укшыткыч хәлләр дә әллә ни ерак йөрмәс...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: