Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вахит Имамов: Мәгариф яңарышка мохтаҗ

Быелгы көз уртасы татар тарихына "кара октябрь" мөһере белән кереп калыр сыман. Телебез киселде, аның дәүләт теле дигән югары дәрәҗәсенә күләгә ташланды. Төп канун нигезендә аның кагылгысызлыгын хәтта "халык ышанычлылары" да яклап кала алмады. Ләкин милләт матәм сөременә төренеп яши алмый. Татар - мең сынаулар үткән бөек халык. Безнең милли...

Быелгы көз уртасы татар тарихына "кара октябрь" мөһере белән кереп калыр сыман. Телебез киселде, аның дәүләт теле дигән югары дәрәҗәсенә күләгә ташланды. Төп канун нигезендә аның кагылгысызлыгын хәтта "халык ышанычлылары" да яклап кала алмады.
Ләкин милләт матәм сөременә төренеп яши алмый. Татар - мең сынаулар үткән бөек халык. Безнең милли мәгариф 1552 елдан соңгы көчләп чукындыру бәкеләреннән дә исән-имин чык­кан, мәдрәсәләрне 1870 еллардагы көчләп урыслаштыру туфанын да җиңгән. Безне 1926 һәм 1939 елларда әүвәл латин, аннан Кирилл хәрефләренә күчереп тә гомумсовет милләтен тәрбияләү казанына салып карадылар. Юк, сынмадык, бөгелмәдек, һәммә сынау-газаплардан исән көе чыктык.
Хәзер дә милләт алдында яңа бурыч тора. Махсус өсләтү һәм явыз тикшерүләрдән соң гына ачыкланып җитте - татар телен дәүләт дәрәҗәсенә күтәрәбез, ди-ди, чама чиген узып, кайбер өлкәләрдә хаталар җибәргәнбез. Иң беренче чиратта - мәктәп­ләрдә татар теле укытуның сәгатьләрен чиксез арттыру ул. Атнасына алты сәгать укыту - асылда да көчләү, мәҗбүриләү. Аеруча урыс яки безнең җирлеккә килеп төпләнгән хохол, якут, чәчән, яһүд... балаларына икенче сыйныфтан ук татар грамматикасындагы алмашлыклар, суффикслар, иҗек күчешләре, хәтта әле урыс сәгатьләрендә дә телгә алынмаган иялек яки төшем килешендәге "ның-нең, га-гә, на-нә" кисәкчәләренең дөньякүләм әһәмияте хакында дыңгычлап укытырга маташу - башка сыймас ордым-бәрделек, күрә-карау, аксау, сукырлыктыр. Димәк, безнең дәреслекләр - чит кавем балаларында татар теленә мәхәббәт уятырдай дәрәҗәдә камил төс алмаган, киресенчә, маемлаткан, гарык иттергән. Димәк, ул дәреслекләрне мәктәп системасы һәм мәгарифтән бик еракта йөрүче, әмма каләм хакы өчен ошбу керемле гамәлне еллар буена үз кулында тотучы надан мөтәгалимнәр "бүләк итә" барган, акча суккан.
Инде шушы сынаулардан соң да, бөтен милли мәгариф системасының астын-өскә китереп, үз милләтебезгә һәм аның теленә мәхәббәт, хөрмәт, ихтирам тәрбияләрдәй дәреслекләр һәм укыту программасы әзерли алмыйбыз икән, без - мәрттәге милләт. Һәр сынаудан сабак алу фарыз. Иң әүвәле, без хәзер урыс телле балаларны укытуда сазлык­тай грамматика эчендә казынганчы, сөйләм телен өйрәтүгә йөз тотарга, укыту алымнарын кискен төстә үзгәртергә тиеш. Үз милләтебезгә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан, укыту программаларында татар әдәбияты, татар тарихы, күренекле шәхесләребез турында әңгәмә-дәресләр нигез ташы булып ятса отышлырак. Моннан ары грамматика яки әдәбият сәгатьләре ни дәрәҗәдә кызык һәм мәгънәви үтә - ул өр-яңадан язылып гамәлгә куелачак дәрес­лекләрнең сыйфатына бәйле.
Инде татар теле сәгатьләренең атнасына ике генә булып калдырылуына кайтсак, әйе, ни үкенеч, йөзәрләгән мөгаллимнәребез үзләре дистә еллар буе укыткан татар теле дәресләреннән читләшеп, өр-яңа квалификацияләр үтәргә, кичәге татар укытучылары иртәгәдән яки өч-дүрт айдан соң озынайтылган көн тәрбиячеләре, география, тарих, биология, хәтта урыс теле мөгаллимнәре булып та китәргә мәҗбүр. Һәрбер гамәлне дә ноктасына-өтеренә чаклы матәм итеп күрмик. Кулны йөрәк турысына куеп әйткән чакта, без йөзәрләгән татар теле укытучыларының инде заманча белем арбасыннан төшеп калыр дәрәҗәдә катып калган, калыпланган булуын да танырга тиешбез бит. Нинди күлмәк-туфли кию, нинди рәвештәге чәч ясату кебек нечкә өлкәләргә кереп тормасак та, гадел тану тиеш: ни үкенеч, безнең татар теле мөгаллимнәре затлылык, зәвык вә зыялылык ягыннан үзләре белән бер үк коллективта эшләп йөргән инглиз, француз теле укытучыларыннан да кискен аерыла. Озын итәгенә һәм чәч толымына ихатасындагы салам калдыкларын ияртеп яки он-көрпәгә буялып килә торган, өстәвенә еллар буена сыңар гына да яңа китап һәм вакытлы матбугат алдырмыйча көн үтсенгә йөргән узгынчы мөгаллимгә бүгенге замана мәктәбендә һич урын юк. Усал яңгырыймы, әллә хакыйкатьме, ләкин татар теле укытучыларын да дистә еллар буе дәвам иткән "кадимлеге, консерваторлыгы" өчен каты иләкләрдән үткәрү бик зарур. Эшмәкәрләр, алыпсатарлар, игенче-терлекче фермерлар үзара ярыша, хәтта язучылар, җырчы-биючеләр арасында да усал узышу-бәйге яши, аларның бетәсе юк, чөнки алар казанны кыздырып торган учакка тиң. Димәк, безнең мәгариф өлкәсе дә нәкъ шундый ук конкуренциягә һәм, бигайбә, усал иләкләргә дә корылган булырга тиеш иде.
Инде, менә, кичәге татар теле укытучыларына квалификация үткәреп, алардан тиз арада башка фән мөгаллимнәрен "чүкеп чыгару" хаҗәте калыкты. Югары белемле укытучылар хәзер үзләре институт һәм һөнәрләр сайлап, өр-яңадан "йөзне" үзгәртергә һәм белгечлекләрен яңартырга әзерләнә. Мәктәпләрдән кергән гаризаларга таң калырлык: Татарстан буенча 450 гә якын укытучы Институт экономики, управления и права дигән уку йортында "белгечлеген" алыштырырга «заявка»лар биргән! Нинди әкәмәт бу?! Идарә һәм хокук йорты, ачылганнан бирле, һичбер генә адәм баласына да соңыннан биология, химия, физика, хәтта инде физкультура, рәсем яки җыр укытучысы булып китәрлек нигез белемнәр дә бирми! Яки шушы "квалификация яңарту" дигән мәхшәрдән һәм хөкүмәт тудырган түләүдән файдаланып, диплом алыштыру, газиз мәктәпләрне ташлап качудамы иң төп исәпләре? Алайга китсә, алар элек тә җанын мәгариф һәм киләчәк буын хакына фида кыла торган асыл мөгаллимнәр сафында булмаган бит. Кораб трюмында тишек пәйда булуның да файдасы бар - аяк астында буталган һәм мәсәреп яткан артык йөкләр борт артына оча. Анысы да хәерле, мәктәп коллективлары артык балласттан арынып, чистарып калачактыр!.. Ә менә инде асылда да гыйлем бишегеннән аерыла алмыйча гомер итүче мөгаллимнәр икән, ул чагында белгечлекне алыштыру институтларын да дөрес сайласалар, иң мөһиме - милли мәнфәгатьләребезгә тугры калсалар иде!..
Безне чигенергә мәҗбүр иттеләр, әмма җиңелмәдек! Татар халкы, ут өстендә чыныккан корыч шикелле, кабат укмашыр­га һәм рухи көчен, үҗәтлеген, бердәмлеген туплап, газиз теле саклау хакына яңа ялкыннарга ташланырга әзер. Ана теле - безнең кулыбызда, тәү чиратта, шул байлыкны сабыйларга тапшыра белүче мөкатдәс мөгаллимнәр кулында. Газиз телгә мәхәббәтне ана белән бергә мөгаллим тәрбияли. Мәктәпләргә янә милли рух өркү, татар сабыйларын күршеләр янәшәсендә башын горур тоткан, тулы хокуклы алмаш итеп тәрбияләү дә татар мөгаллимнәре җилкәсенә ята. Без гасырлар буена үзебезне сындыртмадык, бил бөкмәдек, кешелек дөньясы каршында үзбаш булып яши, Тукай-Җәлил-Туфаннарны, Әлфия-Сара-Илһамнарны, Сәйдәш-Бакыйларны маяк итеп күтәрә-күтәрә, бар җиһанга аваз сала белдек. Без кабаттан рухыбызны барларга, явыз көчләр таптарга маташкан чакларда да газиз телебезне байрак итеп күтәрергә, бер адым да артка чигенмичә, тулы гаилә булып сакланырга тиеш. Бу безгә җитәкчеләр ансат кына онытуга сабышкан, кул селтәгән тагын бер өлкәне яңарту - һәрбер район үзәгендә фәкать саф татар телендә генә эшләүче һәм һәр сабыйга милли рух өстәүче мәктәпләр, башкалада Милли университет ачтыруны таләп итү өчен дә бик кирәк! Аларга өстәп, халкыбыз калаларда Иж-Бубый мәдрәсәсе үрнәгендә өчәр-дүртәр телдә гыйлем бирүче уку йортлары калкып чыгуга да күптән лаек!
Бөтен өмет - мөгаллимнәрдә! Узган гасырларда мөдәррис һәм хәлфәләр газиз мәдрәсәләребезне ничек саклап калган һәм татарның һәрбер үксез баласына гыйлем орлыкларын чәчеп үткән булса, бүгенгеләр дә, нәкъ шуларча, Ана телебезнең кадерен югалтмаска, бәгырьләрдә фәкать өмет учагы кабызып, яшь буынны киләчәккә атлатырга тиеш. Бөек Тукаебыз, җәллад зинданнарында юк ителгән Галимҗаннар, Нигъмәти, Тинчуриннар рухы бездән бердәмлек, тугрылык, фидаилек һәм җиңү, Җиңү көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев