Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вахит Имамов: Бүрәнә аша бүре тотмакчылар...

Республикадагы электрон га­зеталарның берсенә "Сасыборын"га "Никкилдем?" атлы бер мәкалә язып элгәннәр. Татар авылларының атамалары коточкыч рәвештә бозылу йөрәгемне яндырганга күрә, әлеге электрон язмага да кызыксынып кердем һәм... керүемә үкенеп бетә алмыйм. Гомуммилләт тарихы, һичьюгы төбәк тарихы турында ике-өч дистә китап та укымаган, димәк ки, бу өлкәдә әлифне таяк дип белмәгән...

Республикадагы электрон га­зеталарның берсенә "Сасыборын"га "Никкилдем?" атлы бер мәкалә язып элгәннәр. Татар авылларының атамалары коточкыч рәвештә бозылу йөрәгемне яндырганга күрә, әлеге электрон язмага да кызыксынып кердем һәм... керүемә үкенеп бетә алмыйм. Гомуммилләт тарихы, һичьюгы төбәк тарихы турында ике-өч дистә китап та укымаган, димәк ки, бу өлкәдә әлифне таяк дип белмәгән яшь-җилкенчәк нигә гыйлем иясе булып кыйлана соң?!
Мәкаләне язган "эшем ияләре" инә очы кадәр дә яңалык әйтә алмый. Сәнгать әһелләре яки тарих белән тырнак очы кадәр таныш кешеләр дә Әзһәр Шакиров белән Нәҗибә Ихсанова туган авылның элек заманнарда "Буклы" дигән ат йөртүен белә. Әлеге авыл әллә ничә еллар элек юкка чыкты һәм хәзер инде җиһанда юк малны тел очына алып авыз төкерек­ләүдән кемгә, нинди файда? Мөслим белән Минзәлә районнары чигендә урнашкан "Сасыборын" атлы авыл да юк. "Бөек ачыш ияләре" фаразлавынча, андый кушамат ошбу төбәктә бал исеме аңкытып утырган умарта урнашканга күрә дә тумаган, андый атны очраклы рәвештә килеп чыккан землемер мал үләксәсенә нисбәтле рәвештә дә кушып китмәгән. Нәкъ исеменнән үк аңлашылганча, авыл Ык елгасының үтә боргаланып аккан бер урынында, су эченә борын ясап кергән ярымутрау өстенә урнашкан булган. Елга буйлап аккан ботак-санак, печән-салам, югары агымдагы гамьсез бәндәләр чыгарып ташлаган җыен чүп-чар, хәтта эт һәм мәче кебек хайван калдыклары менә шушы ярымутрау янындагы тар бугазга кереп тыгыла һәм көчле яңгыр ташкыны килеп кузгатканчы сасып ята торган булган. "Ник килдем?", "Ник күчтем?", "Аю көйдергән", "Теләнче" ише атамалар да Татарстан буйлап та, аның аръягында да - бик күп дистәләгән. "Теләнче Тамак" авылы бүген дә исән-сау, заманында Ворошилов районының үзәге булып та исәпләнгән әле. "Баскан" авылының асыл исем нигезен "Баскан кызлары матур" дигән шырдый-бырдый җыр юллары да аңлатып бирә алмый. Димәк ки, мәкалә тулаем рәвештә бармактан суырып алынган хорафат һәм аннан-моннан ишеткән имеш-мимеш нәтиҗәсендә генә барлыкка килгән. Үз милләт җирлегендәге хурлыклы һәм сәер атамалар табып, кабинеттан чыгып һәм бармакка-бармак та сугып тормыйча гына сенсация тудыралар, шаккатыралар, имеш.
Бәгырьне иң телгәне - Теләкәй һәм Акай белән бәйле авыл исемнәре. Боларча, "Теләнче" дигән исем Теләкәй атлы кеше шушы авыл урынында нигез кору өчен түрәләр каршында теләнеп йөргәнгә күрә ябышып калган икән. Томаналык, хурлык! Мөслим районы чигендәге "Акай Күл" дигән авыл да күл янындагы калкулык акаеп торган күз шикелле күренгәнгә күрә үзенә шундый ямьсез исем алган, янәсе. Янә хурлык, мәгърифәтле бәндә күзен акайтырдай мокытлык вә ялган! Мамадыш районындагы Катмыш авылын - Акай батыр туган төбәк дип күрсәтү дә буш сафсата гына!
Электрон матбугатка мәкалә язып элгән өч "даһи баш" өчен генә әйтмим, авыл яки милләт тарихы турында тегеннән-моннан эләктергән имеш-мимешләрне матбугатка күтәреп чыгуларны, яшь буынны ялгыш юлга кертеп җибәрүне, зинһар, туктатыгыз! Фәкыйрегез Җир шарындагы бер генә халыкта да булмаган Теләкәй-Күчем-Акай нәселе турында дистәләгән мәкалә дә, йөзәр мең данә тираж белән "Татарларның Ватан сугышы", "Запрятанная история татар", "Сәет батыр", "Татар яугирләре", "Безнең төбәк тарихы" атлы ки­таплар да нәшер итте инде. Бу хакта кабат-кабат тәк­рарларга әзер.
Теләкәй морза - бүгенге Актаныштан ун чакрым ераклыкта үз исемендәге авылны 1650 елдан да соңга калмыйча нигезләгән һәм меңәрләгән сандагы елкы ат һәм сарык көтүләренә ия булып яшәгән бик зур җирбиләүче. Ул Ык буеннан башлап бүгенге Сарапул һәм Бөре калаларына кадәр сузылган тугай-яланнарга хуҗа булып торган. 1680 елларда Россия тәхетен вакытлыча эләктергән Софья-патшабикә үз ягына дин әһелләрен аудару максатыннан чиркәү һәм монас­тырьларга җир өләшә башлагач һәм Теләкәйнең шәхси биләмәсе булып саналган Пәнҗәр (Пьяный Бор, хәзер Красный Бор) авылын да шуларга бүләк иткәч, безнең горур морза акыртып талауга түзеп тора алмый һәм ун мең татар-башкорт җайдагын ияргә күтәреп, баскын кавемгә каршы яуга чыга. 1681 елда ул Уфа воеводасы Коркодинов гаскәрен тар-мар итүгә ирешә. Шушы хурлык өчен Коркодиновны воеводалыктан алып ыргыталар. Әмма 1682 елда булган яңа яу барышында Теләкәй морза авыр яралана һәм карательләр кулына әсирлеккә төшә. Безнең каһарманны дар агачына асып үтерәләр.
1703 елда Нева ярында яңа пайтәхет төзелешен башлагач һәм швед короле Карл ХII гә каршы сугыш алып бару, флот нигезләү өчен Урал тавы чаклы акча кирәк булгач, урыс тарихында изгеләрдән-изге булып саналган Петр патша ике эмиссарын, эт шикелле котыртып, Казан губернасына өстерә. 1704 елның көзендә теге юлбасарлар, 72 төрдәге яңа ясак уйлап табып, татар-башкорт крестияннарын акыртып талый башлый. Башкаларын санап чыгу өчен ярты газета кирәк, күзнең төсе өчен генә дә 6 яки 8 тиен акча таларга ният итүләрен әйтү дә бик җитә. Элек тә шәрехләдем, хәзер дә кабатлыйм: безнең бабайлар бүгенге буын төсле күндәм, куркак, җебегән булмаган. Уфа белән Казан провинцияләрендәге 772 старшина, Уфадан 12 чакрымдагы Казый мәчете янына җыйналып, җирбит баскыннарга каршы фетнәгә кузгалырга чакыру ташлый. Уфа-Казан арасындагы волостьлардан бу юлы да ун мең җайдак җыела. 1680 елларда дар агачына асылган Теләкәй морзаның улы Күчем шушы атлы ташкынның әйдәманы һәм сәрдәренә әверелә. 1708 елның февралендә 30 мең гыйсъянчы крестиян Казаннан 30 чакрымдагы авылларга таралып урнаша, ниятләре - әлеге мәркәзне яулау һәм Казан ханлыгын кабат торгызу була. Ләкин безнең кавем бер башлыкка гына буйсынып яшәү дигән гадәтне беләмени? Ногай юлыннан февраль уртасында гына рәхим иткән Алдар атлы тархан үзе белән каракалпак халкының шаһзадәсе Морат солтанны да ияртеп алып килә. Елга аркылы төзелгән басма өстенә кергән ике тәкә төсле, юл бирми сөзешәләр: Казанны яулап алгач, хан тәхетенә кайсыбызны мендереп утыртабыз, янәсе. Ул арада Петр патша Казанга бригадир Хованский җитәкчелегендәге биш полк солдатны куып китерә. Тегеләр башбаштак фетнәчеләрне Чаллыга хәтле куып, Чулман ярына тери. Крестияннар 1711 елга кадәр фетнәне дәвам итсә дә, инде файда булмый. Күчем морзаны карательләр юллаган җанкыяр пычак белән суя...
1734 елда патшабикә Анна Иоанновна, киләчәктә Урта Азия өстенә сикерү максатыннан, Ур елгасы ярында плацдарм-кирмән кору өчен махсус гаскәр куа. Янә газиз ата-бабаларыбыздан калган җирне яулап алу өчен килүләрен аңлап өлгерүгә, татар белән башкорт старшиналары тагын баш күтәрә. Казан-Уфа арасыннан тупланган ун мең җайдакны янә дарга асылган Теләкәйнең оныгы, яллы җанкыяр пычак белән суйган Күчем морза улы Акай батыр җитәкли. Өч елдан артыкка сузылган яулар барышында крестияннар подполковник Хохлов вә Чириков, генерал Румянцев полкларын тар-мар итә, баскыннар каршына баш иеп килергә дә уйламый. Ләкин бер яу барышында, нәкъ бабасы Теләкәй шикелле үк, Акай да яралана һәм карательләр кулына әсирлеккә төшә. Акай батырны Петербург каласына чаклы алып китеп, 1738 елда дар агачына асып үтерәләр. Моның ише каһарманнар нәселе Җир шарындагы һичбер милләттә юк! Җаны булган һәрбер татар өчен бу - горурлык!..
Ә инде яшь-җилкенчәк шыт­тыр­ган сафсата язмага кире кайт­сак, Акай батыр үзенә утарны Ык елгасының сулъяк ярына, бүгенге Азнакай белән Мөслим чигендә нигезләгән була. Ыкның уң ярында бик матур күл, аның артында тау. Әнә шул тау өстендә Күчем морза үзенә утар кора, сул ягына улы хуҗа була. Бернинди дә акаеп торган таулар турында гайбәт таратмагыз, үтә томаналар өчен янә бер кабатлыйм: тау өстендә пычак белән суеп үтереләчәк Күчем нигез кора. Ыкның сул ягындагы авылны халык "Акай Күле" дип атый. 1738 елда Акайны дарга аскач, бу авылга урыс баскыннарын китереп утырталар. Авыл Рус Шуганы дип атала башлый, әмма хәтта 1897 елгы җанисәп вакытында да документларга "Акай-Куль тож" дип теркәлә әле...
Безнең бөек тарихны урыс кимсетү дә, күрше халык ертык юрган урынына йолыккалау-талаулар да җиткән. Инде уйдырма язмалар аша үзебезнең данны пычратырга ирек бирмик!
Күңелдә тагын бер шөбһә һич тә тынгы бирми. Хөкүмәт, бәйгегә чыккан чаптарларны куалагандай, электрон матбугатны үстерү-киңәйтүне туктаусыз таләп итә. Электрон матбугат елга рәвешен алса, басма газета-журналларны, чыгымы бик кыйммәт, дигән сылтау белән ябып куймакчылар. Моны кулына каләм тотып түгәрәк җөмлә төзи белмәгән һәм Ана телебездән аерылган маңкортлар да хуплый. Кара гавам мал көтүе дәрәҗәсенә төшә барган саен карак җитәкчеләргә алар белән идарә итү җиңеләя генә. Ә ул электрон матбугатны менә шушы "Сасыборын" турындагы ялган һәм гайбәт белән тулы язма басып китсә, тарихта адашкан бу милләтне хакыйкать юлына кабат кем кайтарыр?..
6 апрель, 2017.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев