Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вахит ИМАМОВ: Без – Тукайлы халык!

Бөек Тукаебызның 130 еллык тантанасы җитте. Күңелләрне зур горурлык били. Җиһанда нибары 27 ел гына гомер итеп, үз исемен барча кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язып калдыра алган бүтән бер генә төрки шагыйрь дә юк! Әзәри яки казах дусларыбыз егермешәр миллионлы, төрек кардәшләребез хәтта 75 миллионлы халык булып саналса да,...

Бөек Тукаебызның 130 еллык тантанасы җитте. Күңелләрне зур горурлык били. Җиһанда нибары 27 ел гына гомер итеп, үз исемен барча кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язып калдыра алган бүтән бер генә төрки шагыйрь дә юк! Әзәри яки казах дусларыбыз егермешәр миллионлы, төрек кардәшләребез хәтта 75 миллионлы халык булып саналса да, аларда 27 яшендә милләт символына, милләт байрагына әверелгән Бөек Тукайлар юк!
Әлбәттә, исемнәрен сагынып һәм сызланып искә ала торган әдипләр бар инде ул. Чуашларда, әнә, Михаил Сеспель, 1917 елгы инкыйлабтан соңгы елларда өяз комиссары булып йөргән чакта икмәк карточкаларын туганнарына өләшеп ята дип нахак гаеп ташлаулары өчен протест йөзеннән, 22 яшендә асылынып үләргә мәҗбүр булган. Русның бөек шагыйре Михаил Лермонтовны 27 яшендә талантыннан көнләшеп һәм җаһил падишаһлар алдында тез чүгә белмәве өчен атып үтергәннәр. Үзебезнең мескен татар халкының тагын бер бичара шагыйре, 26 яшьлек Шәехзада Бабичны, Колчак армиясенә ияргән Зәки Вәлиди, Сәлимгәрәй Алкин полкларын "башкортларга аерым дәүләт төзергә ирек бирәбез" дигән ялган вәгъдәгә сатылып, үзләрен большевик комиссарлар тез астына кайтарудан шашкан татар-башкорт солдатлары җир өстендә таптап үтергәннәр. Ләкин аларның һичкайсы да үз гомере агышында 6-7 томга җитәрлек бөек әсәрләр иҗат итәргә һәм милләт мәхәббәтен казанырга өлгермәгән әле. Фәкать безнең Тукаебызны гына үзе исән чагында ук милләт әйдәманы итеп таныганнар!
Үз-үзебезне "безнең Тукаебызны дөньяның һәр почмагында беләләр", дип юатып яшәсәк тә, ни үкенеч, хәтта кардәшләребез дә аны санга сугып бетерми шул һаман. Астана каласында әле соңгы елларда гына барча төрки дөньяның бөек талантларын "җыйган" һәйкәлләр аллеясы калкып чыкты. Казах кардәшләр анда, үзләренекеннән тыш, төрек, әзәри, үзбәк, кыргыз, төркмән халыкларының күренекле шәхесләрен тезгән. Ләкин шулар арасында үзләре үк телдән төшермичә "остаз, акын" дип үсендереп йөргән Бөек Тукаебызга урын табылмаган. Уйлавымча, сәбәп гап-гадидер: гәрчә без аларга караганда мең ел элегрәк зур дәүләтләр төзеп, җиһанны дер селкетеп яшәгән милләт булсак та, бүген алар белән янәшә басардай мөстәкыйльлеккә ия түгел шул, буй бәләкәй. Без 1990 елда союздаш республика статусын дәгъвалаган чакта ук, казах һәм кыргыз җөмһүриятләренең илбашлары Назарбаев белән Акаев моңа каршы чыгып, безне түбәнсетеп карауларын күрсәтергә өлгергәннәр иде, шуны хәзер янә бер мәртәбә расладылар гына. Ә без үч тотмыйбыз, без киң күңелле вә тугандаш, имеш; Казандагы үзәк урамнарның берсенә Назарбаев исемен чәпәп куйдык. Ләкин гыйбрәте шул: мөстәкыйльләр түгел, кулы богаулылар да үзләренә якын китермиләр. Әнә, татарның икенче башкаласы булып саналырга хаклы Уфада да Тукаебызга һәйкәл куярга ашыкмыйлар әле...
Үзебездә Бөек Тукай юбилеен лаеклы каршылыйбыз, дип әйтерлек ныклы нигез бармы? Вафатыннан соң йөз ел үткәч булса да, Тукайның сайланма әсәрләре, ниһаять, 6 томлык булып дөнья күрә. "Җыен" мәдәни мирас фонды үтенече буенча, филология фәннәре докторы Рәмил Исламов белән тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин бөек шагыйрьнең замандашлары язган истәлекләрне туплаган ике томлы "Тукай - ядкярләрдә" китабын нәшер итте. Вафатыннан йөз ел узгач, ниһаять, Тукайның 130 шигыре төрек теленә тәрҗемә ителде һәм махсус журнал, аерым китап булып дөньяга чыгарылды. Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре күптән вәгъдә ителгән ике томлы "Тукай энциклопедиясе" әзерләгән иде дә, акча юк дигән сылтау белән, аның ярты өлешен кисеп ташларга мәҗбүр иттеләр. Әле анысын да Тукай юбилеена чыгара алмадылар. Без инде театрларда Тукай турындагы әсәрләр шаулап барыр, дигән өмет белән көтеп йөргән идек. Тик Г.Кариев исемендәге яшьләр театрында гына режиссер Ринат Әюпов өч спектакльдән хасил махсус тамаша оештырды да, башка театрларны Европа йә урыс авторлары язган әсәрләр күмеп китте.
Һәм, әлбәттә, без Казандагы Тукай әдәби музее да яңартылган төстә сафка басар, дип бик тилмереп көттек. Ул безгә чәчән каһарманы, имам Шамил йортында урнашкан булуы белән дә бик кадерле, чөнки ул - барча төрки дөнья өчен мөстәкыйльлек юлында көрәш символы да. Тукай музеена затлы ремонт үткәрү, заманча җиһазлау, аны киңәйтү турында сүзләр шагыйрьнең әле 125 еллыгын каршылаган чакта ук кузгатылган иде. Иң зур җитәкчеләр тарафыннан музейны һичьюгы Тукайның 130 еллыгына ремонтлау хакында кайнарлардан-кайнар вәгъдәләр дә булды. Без ышандык, чөнки Казанда, әнә, Лев Толстой, Боратынский, Аксенов музейларын һәркем көнләшерлек итеп аякка бастырдылар. Акчасы да, оста куллар да табылды. Ни әкәмәт, безнең Тукай музее гына, бичара шагыйрьнең үзе кебек үк, дөм ятим калды. Милләт көзгесе булган Тукаебызны үзебез үк кара пәрдә артына этеп куйгач һәм мирасын типкәләгәч, аны төрки бөекләре мәҗлесеннән читтә калдыруда күршеләрне гаепләрлекмени? Шуңа да карамастан, олуг юбилей дип төрек, гарәп дуслар, казах, гагауз, чәчән, чуаш кардәшләр дә сукмак салмый калмас. Аларга ярык диварлы, тишек түшәмле музей бинасын тамаша кылдыру милләтебез өчен дә, лидер саналган җөмһүрият өчен дә олы гарьлек. Югыйсә, безгә бер Тукай мирасханәсе генә дә җитми әле. Меңьеллык әдәбиятыбызның бөеклеге инде күптән Академик театрларга тиңдәш булырдай Әдәбият-сәнгать музеен таләп итә.
Сабыйларыбызның бер өлеше, Аллага шөкер, әти-­әниләренә кушылып, Тукайның бөек "Туган теле"н горурлана-ашкына җырлый әле. Милләт балаларының күпчелеге аңардан да мәхрүм: алар өлкән агай телендә "үргә бара". Күңел хыялый бит: хәтта шуларның да, кулларына ал чәчәкләр тотып һәм татарча җырлап, Тукай һәйкәлләре каршында баш ия башлаганнарын бик күрәсе килә. Шарты бер генәдер - нәкъ Тукай хыялланганча, газиз милләтебез гафләт йокысыннан бер айнысын иде. Нигезебез саллы. Безнең хәзинәдә барча төрки дөнья гына түгел, хәтта Европа-Азияләр каршында горурланып күтәрер асылташ бар:
- Без - Тукайлы халык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев