Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТУГАН ТЕЛ КӨНЕНДӘ

Татарстан Республикасы Президенты УКАЗЫ 2016 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясе тәкъдимнәрен карап, карар бирәм: 1. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен түбәндәгеләргә бирергә: 1) Исмәгыйлев Нәҗип Фәйзрахман улына (Нәҗип Нәккашка) - шәмаилләр,...

Татарстан Республикасы Президенты УКАЗЫ
2016 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турында
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясе тәкъдимнәрен карап, карар бирәм:
1. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен түбәндәгеләргә бирергә:
1) Исмәгыйлев Нәҗип Фәйзрахман улына (Нәҗип Нәккашка) - шәмаилләр, шагыйрь Г.Тукайның шигъри юллары язылган ләүхәләр (гарәп шрифты белән текстлар язылган картиналар) циклы һәм Казан шәһәренең "Ярдәм", Татарстан Республикасы Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы мәчетләрен бизәгән (гарәп каллиграфиясе) өчен;
2) Моратов Газинур Васикъ улына (Газинур Моратка) - "Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар" китабы өчен, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2014 ел;
3) түбәндәге авторлар: Артамонов Илья Николаевич (рәссам-проектлаучы), Леухин Александр Петрович (рәссам-проектлаучы), Вәлиуллин Фәрит Рәшит улы (рәссам-монументчы), Шиһабетдинов Рашид Садрый улы (рәссам-монументчы), Щетинин Игорь Васильевич (рәссам-монументчы), Ситдыйков Айрат Габит улы (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры), Хәйретдинов Рамил Равил улы (Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры), Бугров Дмитрий Геннадьевич (археолог) кергән коллективка - "Болгарская цивилизация. Дорога длиною в тысячелетия" ("Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл") сәнгать-пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен.
2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына әлеге Указны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслауны тәэмин итәргә.
3. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Президенты
Р. Н. МИҢНЕХАНОВ.
Казан, Кремль,
2016 ел, 23 апрель.
ТУГАН ТЕЛ КӨНЕНДӘ
26 апрель иртәсендә Татарстан мәркәзенең Г.Тукай мәйданындагы Тукай һәйкәле яны бәйрәм рухында шаулап торды. Шагыйрьне искә алу өчен дәүләт җитәкчеләре, язучылар, артистлар, мәдәният эшлеклеләре, IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашучылар, шәһәр халкы килгән иде. Чәчәк салу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Көндез исә М.Җәлил исемен йөрткән Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы Тукай һәйкәле каршында җыр-биюле тамаша оештырылды, меңләгән милләттәшләребез Шигъ­рият бәйрәменә җыелды. Монда республикабызның күренекле каләм ияләре белән бергә Казахстан, Иран, Әзәрбайҗан, Тыва, Кырым, Кабарда-Балкар әдипләре дә чыгыш ясады.
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга һәм Туган тел көненә багышланган бәйрәм чаралары опера һәм балет театрында дәвам итте. Анда Татарстан сәнгать осталары чыгышы тәкъдим ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быелгы лауреатларын бүләкләде.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы да бөек шагыйрь юбилеен билгеләп үтте. Г.Тукай истәлегенә филармония янындагы паркта чыршы утыртылды. Агач төбенә киләчәк буыннар өчен Тукай сүзләре язылган капсула салып калдырылды.
Бу вакытта бәйрәм тантаналары яңартылган "Кырлай" паркында да барды. Анда шәһәрнең иҗат төркемнәре катнашында Туган тел көне концерты гөрләде. Мәктәпләрдә шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә җиңү яулаган укучылар чыгыш ясады.
Шагыйрьнең олуг юбилеена яшьләрнең дә игътибарын җәлеп итү, татар теленең көндәлек тормышта кулланышын активландыру максатында Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм!" дигән җырлы-уенлы тамаша уздырылды.
.Татарстан Президенты Р.Миңнеханов М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә быелгы Г.Тукай премиясе лауреатлары белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев