Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан мөфтиенең Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итте.

"Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Хөрмәтле татарстанлылар! Мөхтәрәм хәзрәтләр һәм дин кардәшләр! Газиз милләттәшләр!

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Бүген, 21 майда, Татарстанда Идел Буе Болгар дәүләтендә исламның рәсми рәвештә кабул ителү көне билгеләп үтелә. Киләсе елда әлеге бөек тарихи датага 1100 ел тула.

922 елда Идел буенда, ягъни бүгенге Россия дәүләтенең нәкъ үзәгендә булган вакыйга, ничәмә-ничә гасырлар узгач та, үзенең гаять зур әһәмиятен саклап калды. Татарлар арасында гына түгел, күпмилләтле Россиядә дә бу датага җитди караш саклана, чөнки ислам моннан 11 йөз ел элек болгар бабаларыбыз тарафыннан ирекле рәвештә кабул ителә һәм бөтен дөньяга динара һәм халыкара татулыкның күркәм үрнәген күрсәтә. Бүгенге зур Ватаныбызның кешелек тарихындагы билгеләнеше, тәкъдире дә шуннан гыйбарәт бит! Күргәнебезчә, бу бөек миссиянең чишмә башы символик рәвештә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүдән башлана. Үзләрененең дәвамчыларына - киләчәк буыннарга сәяси хикмәт, рухи җитлеккәнлек һәм иман ныклыгын күрсәткән борынгы бабаларыбызга карата чиксез рәхмәтләрне йөрәкләрдән тартып алып булмый. Аларның безгә тапшырган күпгасырлык рухи мирасы аркасында Россия бүген, үзенең җирлегендә Ислам үсешенең бай тарихына ия була торып, мөселман дөньясының аерылгысыз бер өлеше итеп таныла.

Шул ук вакытта татар халкы өчен Исламны кабул итүнең әһәмияте дәүләтләр һәм цивилизацияләр арасындагы багланышлардан да мөһимрәк: билгеле булганча, иман китергәч, бабаларыбыз төрле кавемнәрнең бер-берсе белән якынаюына, икътисадны үстерүгә, дипломатик мөнәсәбәтләрне киңәйтүгә ирешә... Ислам дине татар мәдәнияте үсешендә үтә дә зур роль уйный. Исламны кабул итү халкыбыз язмышында үзе кабул иткән иң мөһим карар булгандыр, мөгаен, һәм бу аңа Раббыбызның иң бөек Рәхмәтен – сөекле Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ өммәтеннән булу бәхетен ачкан. Ислам татарларга бай рухи мәдәният, мәгърифәт, Аллаһы Тәгаләнең изге боерыкларына нигезләнгән югары әхлак бирә. Күп гасырлар дәвамында динебез безгә тынычлыкта хезмәт итәргә һәм сугышларда Ватаныбызны сакларга ярдәм итә, кайгыда юаныч була, иманның татлылыгын тоярга насыйп итә, илһамландыра... Һичшиксез, авыр сынаулар вакытында да Ислам татарларга милләт буларак сакланырга көч бирә. Әлегә кадәр без шушы какшамас нигездә басып торабыз, иман исә киләчәгебезне якты маяк булып яктыртып тора.

Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы алдында торып, мин Раббыбыздан бөтен Россияне Үзенең чиксез Рәхмәте белән бүләкләвен, Ватаныбыз Татарстанга чәчәк атып үсүен һәм аның һәр гаиләсендә иминлек бирүен сорыйм. Хәерле һәм игелекле эшләрдә ниятләребез нык булсын!" -  диелә мөрәҗәгатьтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев