Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан лизингка авыл хуҗалыгы машиналарын яңарту буенча лидер булып танылды

Узган ел республика аграрийлары меңнән артык яңа авыл хуҗалыгы машинасы сатып алган.

Татарстан лизингка авыл хуҗалыгы машиналары паркын яңарту буенча лидер булып танылды. Узган ел иң күп машинаны кече һәм урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре ташламалы лизинг буенча сатып алган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бер елда зур үсеш булган. 2019 елда Татарстан инвестицион чыгымнар күләме һәм сатып алынган техника саны буенча Росагролизингның төбәк рейтингында унынчы урынны гына биләгән. Иң күп техниканы (911) кече һәм урта авыл хуҗалыгы берләшмәләр сатып алган», — диделәр министрлыкта.

Узган ел республиканың агросәнәгать комплексына Росагролизингның инфестицион чыгымнары 4,1 млрд сум тәшкил иткән. Татарстанга 1058 яңа авыл хуҗалыгы машинасы (116 комбайн һәм 197 трактор) кайтарылган.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, быел республика лизинг буенча авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту күләмен арттырырга планлаштыра. 

 

Надежда Гордеева

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев