Мәдәни җомга

Татарларның Юрми олысы

Китапны төзүчеләргә Тогайны Җөри юлына барып кына йөргән “асаба башкорт” дип күрсәтү отышлырак. Аның фамилиясен һәм “асаба”лыгын кулланып, бөтен Юрми олысына “башкорт” исемен тагу, ә анда яшәүчеләрнең һәммәсен дә “башкортларның юрми ыруы” дип тамгалау файдалы

Юрми җир олысы Ык елгасы бассейнында урнашкан була, ул елганың ике як яры буенча сузылып, бүгенге Азнакай һәм Бакалы районнарын үз эченә ала. Моннан тыш, юрми ыруы вәкилләре Нәдер волостендагы (бүгенге Әлмәт һәм Лениногорск районнары) 13 авылда типтәр сыйфатында гомер итә.

XIX гасыр уртасындагы документлар болай бәян итә: “8 нче ревизия (1859 ел) Юрми олысында 1093 вотчина хуҗасы һәм 7 нче җанисәптән (1834 ел) соң килеп утырган 1482 татар, 1480 башкорт белән типтәр яшәвен ачыклый. Алар 141293 дисәтинә (чәчүлек өчен) уңайлы һәм 143128 дисәтинә уңайсыз (урман, тау-ерымнар, күл, инеш һәм сазлыклар) җирдән файдалана”.

Юрми олысы җирбиләүчеләре турында элек тә “Материалы по истории Башкирской АССР” җыентыгында байтак мәгълүмат басылган иде. Әмма “История башкирских родов” сериясендә чыгарылган китапларның “Юрми” ыруына багышланган 21 нче томында моңа кадәр билгеле булмаган бер чыганак дөнья күргән. Вотчинниклар саналган Сартай Диязбаев белән Тогай Беляковка багышланган документ аерым тикшерүне таләп итә.

Документ китапта “Юрмий волостендагы Казан башкорты Тогай Беляковның 1620 елгы шикаяте” дигән яңгыравык исем астында бирелгән. Беренчедән, чыганакның үзендә “юрми” сүзенә “й” өстәлмәгән, чынында сүз “Юрминск” олысында булган хәл турында бара. Икенчедән, чыганакта “Казан башкорты” дигән сүз дә юк, андый терминны комментарийларга гына өстәгәннәр. Ә архив фондының описендә документ “7134 (- 5508 = 1622) ел тәмамланып килү уңаеннан “чуаш” Урасай Тюкунов белән Ивашка Мордвиновка Ык елгасы буеннан вотчина, балык тоту урыны һ.б. гамәлләр өчен кишәрлекләр бүлеп бирү турында күрсәтмә” дип атала. Ул елларда Казан өязеннән күчеп килгән татарларны “чуаш” дип атаганнар.

Документта Казан өязендәге Җөри юлының Бәрсөт-Берсут авылындагы Тогай Беляковның Юрми волостенда вотчина тотуы турында хәбәр ителә. Вотчина аңа ерак бабасыннан ук калган була. Ул үзе дә Мәнәүс елгасы буена даими рәвештә килеп йөргән чакта куллану өчен йорт һәм мунча төзеп куйган. Олысның башка “башкортлары” шикелле, Уфа каласына сусар тиресе белән ясак түләп торган. Төп яшәү урыны Берсутта булганга күрә, Казанга да ясак түләгән, властьлар каршында башка бурычларын да башкарган. Бер үк вакытта Юрми олысында да мәҗбүри эшләрдә катнашу мөмкин булмаганга күрә, ул үзен монда олау белән ярдәм итү бурычыннан азат итүләрен үтенгән. Аның үтенече хаклы булуын искә алып, (Уфа) воеводасы Григорий Васильевич (?) Юрми олысы “старостасы” Сартай Диязбаевка әлеге вотчинникны “олау һәм хезмәтчеләр сорап” рәнҗетмәскә боерган.

1620 елда язган аңлатмасында Тогай Беляков үзенең Җөри юлында “чуаш” булып яшәвен хәбәр итә, әмма Ык ярында ерак бабасыннан калган вотчинасы булу сәбәпле, үзен “асабалар” катламыннан төшереп калдырмау­ларын да сорый. Татар Тогайның хәйләкәрлеге, бинокльләр аша күзәтмәсәң дә, күзгә ташланып тора. Ләкин китапны төзүчеләргә Тогайны Җөри юлына барып кына йөргән “асаба башкорт” дип күрсәтү отышлырак. Аның фамилиясен һәм “асаба”лыгын кулланып, бөтен Юрми олысына “башкорт” исемен тагу, ә анда яшәүчеләрнең һәммәсен дә “башкортларның юрми ыруы” дип тамгалау файдалы. Шунысы гына сәер: алар ерак бабаларының йорт вә мунча төзеп “вакланмыйча”, XVIII гасыр ахырына кадәр киез тирмәләрдә күчмә тормыш алып баруын гына бик тиз онытканнар...

Бер уңайдан, без Берсут авылында яшәгән тагын бер “башкорт вотчиннигы” исемен дә атый алабыз. Мәскәүдәге ­Россия архивының “Уфа приказлар йорты” фондында сак­ланучы “Берсут авылында яшәүче Казан “чуашы” Мәгсут Ураковның үз вотчинасында көчләүләр булдырмау турында шикаяте” дә – милләтләрне буташтырмау хакына өстәмә документ булып тора. Әлеге чыганаклар шушы Юрми волостена һәм, гомумән, бөтен Көнчыгыш Кама, ­Көньяк Урал буйларына XVI-XVII гасыр­ларда Казан һәм ногай татарлары хуҗа булып торуны раслый. Мәшһүр галим Марсель ага Әхмәтҗанов язганча: “XIV-XVI гасыр карталарында бүгенге Башкортстан җирендә фәкать Казан ханлыгы һәм Ногай Урдасы татарлары гына күрсәтелгән. Башкорт (иштәк) ырулары Чулман һәм Җаек елгалары башланган һәм Ногай Урдасыннан азат ителгән төбәкләргә урыс воеводалары һәм башка баскын көчләр белән бергә генә килгән”. Бу фикерне А.Аксанов та раслый: “Казан ханлыгы җирләре Урал тауларына кадәр сузылган. Урал буена чаклы килеп җиткән Агыйдел олысы Казан ханлыгы егылганчыга кадәр өч йөз ел буена яшәгән. Башкорт ырулары Пермь ягыннан фәкать Казан ханлыгы тар-мар ителгәннән соң гына Урал тирәсенә һәм XVII гасырда гына Көньяк Урал буена килеп урнаша башлаган”.

Юрми олысына кайтсак, Мәнәүс елгасы Азнакай районы буенча үтеп, Эстәрлегә килеп кушыла. Шушы төбәктә Әгерҗе, Азнакай, Эстәрлетамак авыллары утырган. 1747 елда үткәрелгән II ревизия Казан өязенең Арча һәм Җөри юлларында яшәүче татарларның әлеге төбәккә массакүләм рәвештә күчеп утыруын раслый. Аларны, беренче чиратта, Тогай Беляков кебек милләттәшләре чакырып китергәндер, дип нәтиҗә ясау нигезле. Элек “кыпчак җире” дип аталган төбәктә Туйкә, Балтач кебек авыллар үсеп чыга.

“Юрми” китабында 1662-1664 елларда Минзәлә төрмәсендә аманатлыкта (тотык, заложник) тотылган юрми ыруы вәкиле Крусай (Корычбай-?) Тинбаев урынына Юрманчы Досаев яки Урасай улын алмашка китерүләре турында да документ бар. Юрманчының – Урманчы, Урасайның Уразай булуы да мөмкин, өстәвенә Азнакай районында андый авыл да бар бит. Өстәвенә, башкорт галиме Ә.Әсфәндияров та Аскын районындагы элек Юрмияз булып йөргән авылның хәзер Урмиязга әверелүен раслый. Бу мисалларны ник кабатлыйм? Чөнки олыс исеме белән бәйләп кенә, бу төбәктә яшәгән халык­ларны ыруга әверелдерү – тарихи зур хата. Юрми дигән авыл элек Ирәкте олысында да булган. Бәләбәй янәшәсендә дә, 1874 елда җир сатып алып, Казан университеты галиме В.Е.Пальчиков үз утарын төзеп куйган. Бакалы районының Иске Костенеево җирлегендә дә шул ук исемдәге авыл бар. Янә бер кабатлыйм: олыс исеме – ыру исеме түгел!

Ә хәзер түбәндәге таблица белән танышыгыз.

Аннан күренгәнчә, 20 гә якын авыл халкы “башкорт” яки типтәр булып язылган, ә менә Нәдер олысына караган җир хуҗалары вотчинник йә “асаба” хокукына ия булу өчен әллә ничә төрле шикаять язып караса да, бер файдасы да булмый. Яңа Нәдер, Сөләй кебек авылларны “башкорт түгелләр” нигезли. Таблицада Әсәй авылы бөтенләй күрсәтелмәгән, ә аннан чыккан ирләр XIX гасырда Карамалы Елга авылын да нигезләгән әле.

Эстәрлетамак авылына тукталыйк. 1794 елгы документта ул Иске Усман дип атала (вотчиннигы Мортаза Муртазин), ә 1795 елда “коры” Усман гына, ләкин җәяләр эчендә “шулай ук Эстәрле” дип өстәлгән. Гомер итүчеләре – йомышлы татарлардан Мәсәгут Мәгсут улы Усеев (?), Рахманкул Сөнчәләй улы морза Сөендеков балалары, Усман Мәхмүт улы морза Тимбәков, Кәрим Ходайбирде улы морза Тимбәков һ.б. – барлыгы 95 ир-ат һәм 86 хатын-кыз. Икенче төркем йомышлы морза һәм татарлар Эстәрлетамак халкы булып язылган, 40 ир-ат һәм 55 хатын-кыз, аларында янә морза Тимбәковлар бар. Ни өчен болай аерымландылар икән, дисәң, җавабы күл төбенә яшерелмәгән, өстә генә тора: Усман кешеләре булып язылган Кәрим Тимбәков, Усман Тимбәков, Мансур Сөләйман улы Тимбәков, Шәрип Якуп улы Тимбәков һәм аларның балалары (16 ир-ат һәм 20 хатын-кыз) үзләрен 1794 елгы указ буенча кенәз-дворян катламында торучы аксөякләр итеп күрсәтә. Авыл әле XIX гасыр азагында гына икегә бүленеп, Югары һәм Түбән атамалары өстәлә, алардан тыш аерым Усман авылы да яши. Статистик мәгълүматлар буенча, 1910 елда Түбән Эстәрлетамакта – 917, Югарысында – 776, Усманда 1142 кеше гомер итә, һәр авыл аерым мәчет тота. Кайдан һәм нинди нигез тапкандыр, Ә.Әсфәндия­ров Югары Эстәрлетамакны “башкорт авылы” дип атый (морза дәрәҗәсен татардан башка сыңар башкорт та йөртмәгән). Тарихчы Дамир Исхаков Юрми олысы составына бөтенләй читтәге авылларны кушып куя. Аннары ясаклы татар йөзбашы Туйкә Абдулов 1722-1740 еллар аралыгында нигезләгән Туйкә авылын тулысынча диярлек типтәрләр генә тәшкил итүен дә әйтик, анда 6 җан “башкорт” 1816 елда гына пәйда була. Туйкә йөзбашы үзе 1758 елда вафат була, аның Яһүдә, Котчы, Ярмөхәммәт атлы уллары кала.

Бәләбәй янәшәсендәге Наратлы Елга авылын “башкортлаштырып” куйганнар, ә анда 1834 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча нибары Хөсәен Әитов нәселе генә “башкорт катламы” булып саналган. Милләтче башкорт галиме булып танылган Ә.Әсфәндияров бүгенге Мөслим районындагы Мәсәгут авылы белән Әлмәттәге Кичүчатны да Юрми олысына кушып куйган. Алай иткәч, Кичүчатта туган бөек Риза Фәхретдинны “юрми ыруы башкорты, безнең башкорт”, дип шәрран яру ансатрак күренгәндер.

Мөслимдәге Мәсәгут авылын Ә.Әсфәндияров янә “Аулы Мензелинских башкир” китабында телгә ала: “1728 елда Бүләр волосте башкорты Гомәр Туктаров һ.б. башкорт Әлмәт белән башкорт булмыйча торып үз исемендәге авылны нигезләгән Мәсәгут Тәтимовны асабалар гына лаек булырга тиешле җирләргә һәм урман кортчылыгына (бортничество) хуҗа булып алуда гаепли”. Икенче урында Ә.Әсфәндияров Уфа воеводасы Андрей Лихачевны 1742 елда Бүләр волостенда башкорт булмаган көенчә старшина булып торган һәм башкортлардан ясак җыю кебек “оятсызлык”ка барган Мәсәгут Тәтимовны һәм башкорт булмаган Әлмәтне ришвәт хакына “асаба” дәрәҗәсен сатып алуда һәм “ысын” башкортларны кимсетүдә гаепли. Югыйсә, Ә.Әсфәндияров 1728 һәм 1742 еллар белән бәйле рәвештә телгә алынган Мәсәгут Тәтимов төзегән авылның Азнакай районына катнашы юклыгын аерырга тиеш иде.

Кичүчат авылы да чыганакларны төрлечә фаразлау нәтиҗәсендә генә Уфа “галимнәре” тарафыннан “башкорт” исемлегенә кертелгән. 1816 елгы ревизия вакытында Кичүчат ирләре “почта йөртүче татарлар” булып исәпкә алынган. 1856 елда да авылдагы 509 кешене – типтәр, 190 кешене йомышлы крестьян дип теркәп киткәннәр. Әмма “Юрми” китабын төзүчеләр чиновник Ф.Наумов белән полковник В.Татищевның 1735-1740 елларда барган фетнә чорында Министрлар Кабинетына юллаган рапортларыннан өзек китерә: “Енабай Ишенбаев, Актанай Байдербышев атлы чирмешләр Кичүчат авылындагы башкортлар янына барган һәм, аларның сөйләвенчә, Акай Күчемов үзенең 600 кешелек отряды белән Зәй каласын таларга җыена икән”. Менә шулай итеп, бар провинциядә фетнә дөрләгән һәм Кичүчатта да фетнә отряды туплаган чагында әлеге авылда башкортларны очрату Кичүчатны тулысынча башкортныкы дип шәрран ярырга нигез бирә икән!

Башкорт “галимнәре”нең кәмит уйнавы алай гына да туктамый. Элекке Минзәлә, Бөгелмә һәм Богырыслан өязләренә җәелгән һәм Р.Фәхретдин бәяләгәнчә, “мәйданы буенча Бохара ханлыгыннан ким булмаган” бу мәйдан Нәдер волостена әверелгәч һәм әле шунда ук Кама аръягы саклык линиясе, Оренбург белән Казан арасында Мәскәү юлы төзелә башлагач, “үзләренең дәүләт алдындагы башкортлык бурычларын үти алмаганга күрә, Юрми, Байлар, Бүләр һ.б. көнбатыш башкортлары типтәр катламына күчәргә мәҗбүр булган” икән! Менә бит, почта йөртү, кирмән сакчысы булу кебек “техник прогресс” та бу милләтнең үсешенә кырын суга, каһәр!..

Гәрчә “Бохара ханлыгыдай” олыс хуҗасы Нәдер Урәзмәтов һәм аның улы Йосыф үз кул астындагы “башкорт” типтәрләренең саны артуга үзләре үк юл куя. Әйтик, 1760 елда татарлар үзләренең Алиш (Илеш) авылына Юлтимер авылында яшәгән “башкортлар”ны чакырып китерә. Богырыслан өязенең Бакай авылында гомер итүче “башкортлар” 1778 елда Нәдер-Сугышлы авылына күчеп утыра. Бәләбәй өязенең Шөгер авылында яшәгән “башкортлар” шул ук Алишка күченә. Габдрахман авылына да, нәкъ Нәдер-старшина рөхсәте буенча, “башкортлар” Бөре өязенең Аташ авылыннан күчеп килә. Минзәлә өязенең Әлмәт авылындагы “башкортлар” Тайсуган авылында гомер итә башлый... Инде аңлашылгандыр, бер төбәктән икенчесенә күченеп утырса да, “башкорт катламындагылар” үз дәрәҗәсен югалтмый һәм “башкортлыктан типтәрлеккә күчәргә мәҗбүр булганнар” дип мескенләнү урынсыз.

Казан өязендәге Арча юлының Адай авылында туган Нәдер Урәзмәтов Кама аръягына, бабалары мирас итеп калдырган вотчина җирләренә күчеп утыргач, үзенең җир хуҗасы икәнлеген 1625, 1647, 1675, 1676, 1686, 1692 елларда бирелгән грамоталар белән раслый. Берсут авылында яшәгән килеш тә Ык елгасы буендагы җирләргә хуҗа булып торган Тогай Беляков та – нәкъ шундый ук вотчинник. Андыйлар аз булмаган. Эстәрлетамак авылында гомер кичергән Темников морзалары Тимбәковлар (Тәнебәковлар) Эстәрле елгасы буенда 1607 елда бирелгән грамота нигезендә канат җәйгән. Башкорт “галимнәре”: “Тархан дәрәҗәсен фәкать башкортларга гына биргәннәр; Нәдер-старшина тархан дәрәҗәсен йөрткән, димәк, ул да башкорт”, - дип юкка гына күкрәк суга. Тархан дәрәҗәсенә, башкортлардан да иртәрәк, ногай татарлары ия булган. Ә татарлар, башкорттагы 40 ыру сыман, Себернекенә яки Әстерханныкына бүленми ул. Без – татарлар, без бүленмәс һәм бердәм!

“Юрми” китабын әвәләгән “галимнәр”: “Типтәр катламыннан булсалар да, Әхмәт-Зәки Вәлиди, XVII гасыр шагыйре Мәүлә Колый, 1735 елда башланган фетнә байракчысы Солтан-Морат Дүскәев, юрми ыруыннан чыккан Риза Фәхретдин, Афзал Таһиров, бертуган Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар гомер буе үзләрен башкорт санап йөргән”, – дигән сүзләр белән юкка гына халык күзенә төтен җибәрә. Яртылаш кына көмәнгә үтеп булмаган шикелле, татар милләтенең асыл уллары да бүген – татар, ә иртәгә башкорт була алмый! Җир шарында үз әтисенең йә бабасының кабер ташын күрше республикага, йә чит илгә күтәреп киткән татар табылмаган әле!   

Таһир КӘРИМОВ, тарих фәннәре кандидаты.

В.ИМАМОВ тәрҗемәсе.

Башкорт галимнәре ырулар картасын менә шулай сызып куя.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: