Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татар теле дәресләре, сабын кайнату һәм интеллектуаль квизлар: Казан лагерьларында балаларның ялы ничек уза

Өч сменада муниципаль учреждениеләрдә 11,3 меңнән артык бала ял итәчәк.

Казанның шәһәр яны лагерьларында өченче смена дәвам итә, бүгенгә 11 муниципаль учреждениедә 3070 бала ял итә. Тагын 1060 бала шәһәрнең предприятие һәм оешмалары лагерьларында урнашкан. Өч сменалы җәйге кампания 11 мең 335 баланы колачлаячак. Казан лагерьларында балалар ничек ял итә икәнен видеороликта карарга була.

Лагерьларда барлык сменалар да сәламәтләндерүгә, балаларның иҗади потенциалын үстерүгә, әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Шәһәр яны лагерьларында сәләтле балалар, спортчылар өчен профильле программалар, шулай ук бию, экологик һәм икътисадый сменалар оештырылган. Моннан тыш, дүртенче ел муниципаль лагерьларда татар телендә лингвистик белем бирү сменалары уза. Быел алар өчәү – татар халкының мәдәнияте һәм теле турында «Дуслык» һәм «Голстан» , «Тартария» балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль иҗаты төбәкара форумы.

30-нчы июльгә кадәр «Заречье» сәламәтләндерү лагеренда «Голстан» әдәби-сәнгать юнәлешенең татар телендә сөйләм практикасы белән төбәкара алмашынуы уза. Учреждениедә Россиянең 14 төбәгеннән 160 кеше ял итә. Татарстандагы балалардан тыш, лагерьда Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Свердловск, Киров, Саратов, Төмән, Курган, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре, Пермь һәм Красноярск крае, Мәскәү балалары да бар. Балалар өчен эксперт мәйданчыклары оештырылган, анда балалар лидерлык, тайм-менеджмент темалары белән таныша, команда эшенә һәм конфликтларны җиңәргә өйрәнә. Теләүчеләр татар һәм инглиз теле курсларын педагоглар – тел йөртүчеләр белән уза ала. Шулай ук балалар өчен i-Quiz интеллектуаль-иҗади уен, квестлар, бию батлы, Казан буенча экскурсияләр уздырыла. Моннан тыш, танылган артистлар, популяр блогерлар һәм Татарстанның әйдәп баручы мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар уза.

 

 

«Молодежный» лагеренда хәзер театр, кино, бию, җыр һәм сәнгать белән кызыксынучы балалар өчен Art-lab профильле программасы уза. Сменада катнашучылар тулысынча иҗади атмосферага чума һәм үз сәләтләрен үстерә. Программада – рәсем ясау, сабын кайнату, бию, вокал, кулинария, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар.

Моннан тыш, җәйге чорда барлык лагерьларда Телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган чаралар оештырылды: квизлар, уеннар, «Туган телләрдә 50 сүз...» акциясе һәм башка проектлар. Программаның профиленә карамастан, барлык лагерьларда иртәнге зарядка, команда ярышлары һәм саф һавада уеннар уза.

Яңартудан соң беренче тапкыр быел балаларны «Восток» лагере кабул итте. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашында тантаналы рәвештә ачылды. Капиталь ремонттан соң учреждение 7 корпуска кадәр киңәйде, һәркайсының фасадында күренекле космонавтларның портретлары сурәтләнгән.  

Бүгенге көндә «Яшь гвардия»» һәм «Огонек» лагерьлары капиталь ремонтта. 2018 елдан балалар сәламәтләндерү лагерьларын реконструкцияләү буенча республика программасы кысаларында 4 лагерь яңартылды: «Молодежный»«Заречье», «Восток» и «Юнитур». Аларның һәркайсы ремонттан соң үзенең үткәрү сәләтен берничә тапкыр арттырды. 

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев