Татар театрының Башкортныкына әйләнүе
Башкортстанда театр сәнгатенең нигезендә торган кайсы артистны алсаң да татар, труппа кайчан һәм ничек башкортча уйнап киткән соң, дигән сорау борчый.
Җавапны галимә Наталья Хәйретдинованың «Становление и развитие государственных профессиональных театров в 1917-41 годах (на материалах театров города Уфы)» дип исемләнгән кандидатлык диссертациясендә табарга мөмкин. Бу ханым 1917–1941 елларда Уфада театрлар эшчәнлеген өйрәнгән. Безгә хезмәтнең милли театрга кагылган өлеше кызык. Н.Хәйретдинова Башкортстан театрында татар һәм башкорт мәсьәләсенә ачыклык кертүне максат итеп куймаган, билгеле. Әмма хезмәте белән танышкач, Башкортстан Республикасы, башкорт теле кебек үк, башкорт театрының да ясалма булуы, басым астында башкортлашуы яхшы аңлашыла башлый.
1919 елда илдә «Театр эшенең берләштерелүе» турында декрет имзаланганнан соң, Уфадагы Хезмәт һәм сәнгатьләр сараенда Нури Сакаев җитәкчелегендәге татар-башкорт труппасы эшләп китә. Анда Казанның «Сәйяр» һәм Уфаның «Нур» труппаларының элеккеге артистлары керә. Тәүге көннәреннән үк труппада Башкортстан театрында беренче профессиональ драма артисты милләттәшебез Мәкәрим Мәһдиев хезмәт итә, ә 1933-1937 елларда директор вазифаларын үти. Аңа кадәр дә, аннан соң дистә ел дәвамында да труппада бер генә профессиональ артист та булмый. Артистлар аз булу сәбәпле, Уфага Омскидан V армия татар-башкорт труппасын чакырып кайтарырга карар кылына. Шулай итеп труппага Камал I, Гыймазетдин Казанский, Шакир Шамильский, Әмин Зөбәеров, Галләм Саттаров, Барый Фәйзуллин, Маһирә Мирвәлиева, Ниса Макулова һ.б. килеп кушыла. Беренче артистлар Тинчуринның «Беренче чәчәкләр», Г.Камалның «Бәхетсез егет», М.Фәйзинең «Галиябану» әсәрләрен куя һәм Казаннан революция темасына язылган пьесалар юллата. Бөтен тамашалар да татар телендә уйнала.
Ә аңа кадәр Кече Башкортстанның башкаласы Стәрлетамакта дәүләт театры оешкан була инде. Анда да «Ширкәт», «Нур», «Сәйяр» труппаларының элеккеге артистлары катнаша. Җитәкчеләре – милләттәшебез Вәлиулла Мортазин-Иманский.
Нәкъ шул вакытта башкорт әдәби телен формалаштыру бара. 1919 елда башкорт автономиясе барлыкка килгәч, башкорт әдәби теле формалашып бетмәүгә дә карамастан, аны рус теле белән бертигез дәрәҗәгә күтәрәләр. Шулай да, театрда беренче спектакльләр татар драматургларының әсәрләре буенча сәхнәләштерелә, чөнки тел оешып бетмәү башкорт телендә әдәби әсәрләр язуга киртә була.
1922 елда Уфа губернасы Кече Башкортстанга кушылгач һәм Уфа шәһәре республиканың башкаласы дип игълан ителгәч, Стәрлетамактагы труппаның бер өлешен яңа башкалага күчерәләр. Шул ук вакытларда Уфа труппасына Нәгыймә Таҗдарова килеп кушыла. Казаннан килгән Мохтар Мутин баш режиссер вазифасына билгеләнә.
Зурайтылган республикада пешер-пешмәс башкорт телен популярлаштыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әйләнә һәм бу максатта театрны файдаланалар. 1923 елда Башполитпросвет, башкорт телен белүче актерлар аз булу сәбәпле, труппаны яңарту һәм тамашаларны татар һәм башкорт телләрендә уйный башлау мәсьәләсен күтәрә. Озак та тормыйча С.Мирасов әсәре буенча куелган «Салават батыр» спектаклендә башкортларның рольләре – башкорт телендә, калган рольләр татарча башкарыла. Шуннан соң матбугатта гауга кубып, башкорт сәхнәсендә ике теллелеккә урын булырга тиеш түгел, дигән сүзләр бастырылгач, Башкортстан өлкә комитеты президиум утырышында театр сәнгатенең җирле халыкның мәдәниятен торгызудагы роле искәртелә һәм театр өчен башкорт кадрлары әзерләү мәсьәләсе күтәрелә. Яңа кадрлар килгәнче исә театрга татар һәм башкорт телләрендә уйнап тору тәкъдим ителә.
Хәзер инде труппада низаг куба. Татар актерлары башкортча уйнарга теләми. Шуның өстенә җитәкчеләрнең яклавын күреп, аз санлы башкорт артистларының кәпрәеп йөри башлаулары татарларның ачуын китерә. Диссертациядә Шакир Шамильскийның Всерабис идарәсе утырышында «Уфада 1924 елдагы җәйге театраль сезонны оештыру турында» чыгышыннан кайбер сүзләре китерелгән: «Хакимиятнең башкортча уйнарга кушуы аркасында җәйге сезонда акчасыз калу куркынычы бар, чөнки шәһәрдә башкортлар бик аз, татарлар исә башкортча уйналган спектакльләрне яратмый, актерларга да чит сөйләштә спектакль уйнавы кыен», – дигән ул. Чыннан да, Н.Хәйретдинова китергән мәгълүматларга караганда, 1920 елгы җанисәптә Уфада татарлар саны – 10230, башкортлар исә нибары 1247 кеше. Әмма бу сүзләрнең бер файдасы булмый, хакимиятнең башкорт телен театр сәхнәсеннән популярлаштыру таләбе үзгәрешсез кала.
1923 елда татар-башкорт труппасын үз канаты астына алган шәһәр Советы шулай ук милли төркемнең спектакльләренә, рус труппасы белән чагыштырганда, халыкның ике ярым мәртәбә азрак йөрүенә игътибар иткәннән соң, табыш китермәгән милли труппа артистларына хезмәт хакы түләүдән баш тарта, спектакльләрен атнага бергә калдыра. Шул ук вакытта рус труппасы атнага алты спектакль уйнап, татар-башкортларга караганда биш-алты мәртәбә күбрәк табыш ала торган була.
Шуннан соң труппаны бөтенләй ябып куярлар дип куркып, Вәлиулла Мортазин-Иманский, Стәрлетамакта да, яңа башкала Уфада да башкортлар аз булу сәбәпле, күчмә башкорт труппасы оештыру тәкъдимен әйтеп Башполитпросветка доклад юллый.
Шулай итеп, 1924 елда 13 кешедән торган труппа (анда артистлар гына түгел, ярдәмчеләр дә керә) М.Буранголовның халык иҗаты нигезендә иҗат ителгән «Ашкадар», Х.Габитовның «Ынйыкай һәм Юлдыкай» исемле тамашалары белән башкортлар яшәгән авыллар буенча гастрольгә чыгып китә. 26 авылда 41 спектакль күрсәтә. Биш-алты ел рәттән җәйләрен гастрольләрне кабатлый һәм азмы-күпме уңыш казана. Галимә труппаның кайсы авылларда булуын, авыл тарихларын, анда элек-электән татармы, башкортмы яшәгәнен тикшермәгән, билгеле, чөнки хезмәтенең максаты ул түгел. Труппаның уңыш казануы башкорт авылларының сан ягыннан күплеге һәм халкы күп булуы турында уйларга нигез бирми, димәк. Татар авылына театр килсә, гомерендә спектакль күрмәгән авыл халкы кызыксынып бармас идемени? Әллә нинди гайре табигый сөйләштә уйнасалар да, урыс, түгел, үзебезнең мөселманнар лабаса.
Уфада татарлар оештырган театр труппасын башкортлаштыру өчен бүтән чаралар да күрелә. Мәсәлән, 1924 елның сентябрь-октябренә иҗат планы төзегәндә Башполитпросветның сәнгать бүлеге җитәкчесе Мортазин-Иманский һәм труппа җитәкчесе Н.Сакаев һәр айда алты спектакль, шул исәптән башкорт телендә ике тамаша уйнауны максат итеп куя. Шуның өстенә 1924 елда Башнаркомпрос шул чор вакыйгаларын үзәккә алып башкорт телендә язылган иң шәп пьесага бәйге игълан итә. Анда Мәҗит Гафуриның «Кызыл йолдыз» һәм Афзал Таһировның «Алатау» пьесалары җиңә.
Ә 1922 елда башкортлардан профессиональ кадрлар әзерләү максатыннан Мәкәрим Мәһдиевне Мәскәү театр сәнгате үзәк техникумына укырга юллыйлар. Аны тәмамлап, Уфага кайткач, Уфа музыка техникумында зур үзгәрешләр булып театр бүлеге ачыла һәм беренче елларда анда фәкать кантоннардан башкортларны гына укырга алганнары билгеле. Башкортстанда татар сәнгатькәрләрен кысу әнә шул вакытлардан бирле килә, димәк.
Фәнни хезмәттә 1920-1930 елларда театрларның эшчәнлеге турында кайбер кызыклы мәгълүматлар да белергә мөмкин. Мәсәлән, 1920 елларда сәхнәдә үз зурлыгында кибиткалар, тегермәннәр корылып, аларны алмаштыру күп вакытны алу сәбәпле, тәнәфесләр берәр сәгатькә, тамашалар таңга чаклы сузылгач, 1930 еллар башында театр урнашкан мәдәният сараенда әйләнмә сәхнә коралар һәм ул декорацияләр кору мәсьәләсен шактый җиңеләйтә.
Репертуар киңәеп, шартлар җиңеләя баргач, спектакльләр саны да арта. Рус һәм татар-башкорт труппалары бер мәдәният йортына сыеша алмый башлый. Шуңа күрә татар-башкорт артистларын мәдәният йортында калдырып, рус труппасын башка чыгару мәсьәләсе күтәрелә һәм бу хакта махсус карар чыга. Әмма Уфада башкортлар аз булганга күрә, татар-башкорт труппасының үз-үзен аклавын шиккә алып, карарны үтәми калдыралар. Галимә бу урында 1926 елгы җанисәп саннарын да мисалга китереп узган. Аннан күренгәнчә, Уфада татарлар халыкның 14,5 процентын, башкортлар исә нибары 4,7 процентын тәшкил итә.
1930 еллар ахырында булып узган репрессияләр Башкортстандагы театрны да читләтеп үтми. Нәтиҗәдә, Вәлиулла Мортазин-Иманский, Мәкәрим Мәһдиевне атып үтерәләр. Зәйтүнә Бикбулатова, Бәдәр Юсупованы кулга алалар, азат итсәләр дә, театрдан куалар. Фәнни хезмәтнең репрессияләр турындагы өлешендә галимә тагын бер гыйбрәтле мисал китергән. «Красная Башкирия» газетасында басылып чыккан бер мәкаләдә, мәсәлән, 1935 елда ук Мәкәрим Мәһдиевкә карата театр артистларының кайберләре тарафыннан оештырылган шикаятьләр хакимият органнарына юллануы турында язылган. Анда бүтән «гаепләр» арасында Мәһдиевнең башкорт телен хөрмәт итмәве, санламавы күрсәтелгән. Үзе театрны башлап йөреп тә, анда әллә нинди гайре табигый сөйләштә спектакль уйнарга һәм директор буларак кул астындагы артистларны мәҗбүр итәргә теләмәве табигый югыйсә...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев