Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татар читегенең читен хәле

Күн сәнгатен кабат байрак итеп күтәрәбез дисәк, дәүләт ярдәме кирәклеге көн кебек ачык.

Казах татар читекләрен үзенеке дип танытмакчы, дигән шомлы хәбәрләр әледән-әле ишетелеп, кәефне кыра. Иртәгә татар читекләренә башкорт, үзбәк дәгъва кылса, бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Моның бер сәбәбе – үткәндә татар читекләренең Идел буе, Урал, Көнбатыш Европа, Себердән тыш зур күләмдә Урта Азиядә сатылып, башкорт, казах, үзбәк халыклары костюмының бер өлешенә әйләнүе булса, икенчесе - татарның милли брендын саклый-яклый белмәве. XIX гасыр ахырында Казанда 2 мең, Казан тирәсендәге авылларда 10 меңләп оста күннән читек, кәвеш тегү белән шөгыльләнеп, елына 3 миллионлап читек җитештерелә торган булса, бүген күнче осталарыбыз бармак белән генә санарлык. 1910 елда Казанда гына да 43 сәүдә ноктасында 34 ширкәттә җитештерелгән читек-кәвеш сатканнар. Бүген шәһәребез үзәгендә милли аяк киемнәре тәкъдим иткән кибетләр калмады диярлек. Телдә «Сәхтиян», «Болгари» җәмгыятьләре, «Туран» фонды исемнәре әйләнә. Милли брендны сакларга тырышкан оешмалар шуның белән вәссәлам.

XIX гасырда татар читекләренең ни дәрәҗәдә таралган булуы турында уйласаң, башларың әйләнә. Бөек шагыйрь Сергей Есенинның хатыны атаклы Америка балеринасы Айседора Дункан татар читекләре киеп йөргән. Шагыйрь Максимилиан Волошинның әнисе милли аяк киемебезне бик яраткан. Бер пары Актүбә шәһәрендә шагыйрьнең музеенда бүген дә саклана. Актриса Вера Комиссаржевская читекләребезне Петербургтагы Александр театры сәхнәсенә киеп чыккан. Лев Толстой, Александр Дюма үзләренең геройларына татарча бизәлгән аяк киемнәре кигезгән. «Князь Игорь», «Садко» опералары каһарманнары читекләребезне кигән. Рус әдәбияты, сәнгате аша каюлы читекләребезне французлар белеп алган. XIX гасыр ахырында татар читекләре Чикаго, Париж, Копенгаген шәһәрләрендә күргәзмәдә алтын, көмеш, бронза медальләр белән бүләкләнгән. Кая, ник югалды татар аяк киеменең элеккеге даны?

Бу сорауга җавап эзләп ерак барасы түгел. Барысына да ваемсызлыгыбыз һәм пошмаслыгыбыз гаеп­ле. Сәнгать белгече Лилия Саттарованың «Казанская узорная кожа» китабы 2004 елда, ягъни моннан уналты ел элек чыкты. Бу вакыт эчендә аны әллә ничә тапкыр яңадан бастырырга, инглиз теленә тәрҗемә итеп бөтен дөнья буенча таратырга мөмкин иде. Әмма бу хакта уйлаучы да юк. Республикабызда иң зур күн эшләнмәләре тупланмасы милли музейда саклана. Милли музей 2014 елда аларны зурлап тамашачыга күрсәткән иде. Шуннан соң алты ел үткәч кенә агымдагы елның июлендә күн эшләнмәләрен кабат күргәзмәгә чыгардылар. Гап-гади рәссамнарның картиналар күргәзмәсе дә биш елдан биш елга үткәрелеп тора. Татар халкының бренды турында сүз барганда, эшне шулай озакка сузарга ярыймы соң?! Аз булса да осталарыбыз, сәнгать училищесында күн сәнгате буенча белем алучы бераз булса да яшьләребез бар. Алар алты ел дәвамында милли брендны күрмәде дигән сүз. Күн мозаикасы, шәрә хатын сурәте сыман, интернетка кергән саен, күзгә ташланмый. Булса да, интернетта акны карадан аеруы бик кыен. Чыккан китаплар таралып бетсә, күргәзмәләр оештырылмаса, яшьләр ничек өйрәнсен дә, осталар ни рәвешле һөнәрен камилләштерсен?

Хәер, милли музейны гаепләп булмый. Күн эшләнмәләрен саклауның үз тәртибе бар. Күн читекләргә билгеле бер һава температурасы, ут-яктылык урнаштыру сорала. Шуңа күрә июльдә ачылган күргәзмәне, өч ай үткәч, бүген ябарга мәҗбүр булдылар. Киресенчә, милли музейның эше мактауга лаек. Нинди шәп күргәзмә иде ул! Каюлы күн сәнгате төрле яктан яктыртылды. Археологик табылмалар янәшәсендә тарихи документлар куелды. Традиция һәм заманчалык күзлегеннән караганда да гаҗәеп кызыклы экспонатлар күрергә мөмкин иде анда. Каюлы күн сәнгатенең профессиональ өлкәдә һәм яшьләр иҗатында ничек үстерелгәнен дә күрдек. Осталык дәресләрендә дә катнаштык, белгечләрне бәйнә-бәйнә сөйләтеп аптыраттык.

Әмма күргәзмәне япкач, тыныч кына кул кушырып утыру ярамый, мәсьәләне күтәреп, дәүләт эшлеклеләрен һаман селкетеп торырга кирәк. Шуңа күрә күргәзмә ябылырга торган көннәрнең берсендә музей хезмәткәрләре галимнәрне, сәнгать белгечләрен, рәссамнарны җыеп, «түгәрәк өстәл» үткәрде. Биредә «Казанская узорная кожа» китабының авторы, милли музей генераль директорының урынбасары, сәнгать белгече Лилия Саттарова да бар иде. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм гамәли бизәү сәнгатьләре бүлеге мөдире Рауза Солтанова да күп проблемалар күтәрде. Милли музейдагы күн тупланмасының шактый өлешен 1960-1990 елларда нәкъ менә Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре авылдан авылга йөреп эзләп тапканын да искәртергә кирәк. Республикабызның Мәдәният министрлыгы каршындагы Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова да «түгәрәк өстәл»дә мәсьәләгә үз карашын җиткерде.

Бөтен хикмәт казахлар – киез сәнгатен, үзбәкләр – милли керамика, чигүне югары күргән кебек, без, татарларның каюлы читекне яңа чорда кабат халыкара мәйданга чыгара алмавыбызда. Югары мода подиумнарында зифа буй-сынлы чибәркәйләр аяк­ларыннан төшмәсә, милли читекләребезне бөтен дөнья кия башлар иде, мөгаен. Җитештереп өлгер генә. Хәер, Америка, Европага җитәрлек читек тегеп өлгерүебез бик шикле, чөнки ул кадәр осталарыбыз юк. Балалар бакчасыннан башлап читек сәнгате милли компонент буларак өйрәтелмәгәч һәм каюлы күн һөнәрен өйрәтүдә мәктәп – училище – югары уку йорты чылбырын әлегә кадәр булдырмаганбыз икән, осталар каян килсен? 2000 еллардан башлап сәнгать училищесында биш төркем каюлы күн осталары укып чыкты. Бүген аларның иҗат әсәрләрен көпә-көндез шәм яндырып эзләсәң дә, таба алмассың, чөнки эшләү өчен шартлар булмау сәбәпле ул бичаралар язгы кар сыман эреп югалды. Сәнгать мәктәбенә укытырга барырлар иде, әмма анда түләнгән 12 мең 700 сум акчага җан асрап булмый. Күңел биреп эшләргә, иҗат итәргә остаханәләре юк. Заказлар сирәк. Сувенир кибетләре бәяне ике мәртәбә арттырып кую сәбәпле, күн читекләр еллар буе сатылмаска мөмкин. Өстәвенә, салымнар бугазны буа. Мондый шартларда шыр тиле генә күн тегәр иде, мөгаен.

Күн сәнгатен кабат байрак итеп күтәрәбез дисәк, дәүләт ярдәме кирәклеге көн кебек ачык. Мәдәният министрлыгы вәкиле буларак сөйләшүдә катнашкан Алсу Мифтахова күн сәнгатен мәктәпләрдә укыту көйләнмәгән дигән фикерне инкяр итәргә тырышса да, каюлы күн һөнәре өйрәтелгән бер генә мәктәпне дә мисалга китерә алмады. Әмма күн читекләрне популярлаштыру мәсьәләсендә сөенечле бер яңалык җиткерде. Бүгенге көндә «Казан арты бизәкләре сере» туристик проекты эшләнеп килә икән. Аны Арчада тормышка ашыру каралган. Хәер, бу яңалыкка сөенергәме, көенергәме – белмәссең. Моннан утыз ел республикабыз суверенлыкка иреште. Өч дистә ел дәвамында берәү дә, күн текмә, дип чабудан тартып тормады кебек. Инде суверенитетка да ясин чыктык. Ә күн сәнгатен халыкка тарату һаман да әле проект рәвешендә икән. Утыз ел эчендә татар читекләре белән Җир шарын утыз тапкыр әйләнеп чыгарга мөмкин булгандыр. Милләтне коткару концепцияләре, меңләгән проектлар астында күмелеп, кычкырып үләбез ләбаса!

Алсу ханым кул осталарының дәүләт биргән грантлардан файдаланырга ашкынып тормавы җәһәтеннән борчылуын белдерде. Грант кәгазьләрен тутыру өчен юрист белеме кирәклеген генә искә алмады. Ятса да, торса да күз алдында бизәк күргән рәссамның юридик нечкәлекләрне белмәве табигый югыйсә. Рәссамның юристка әйләнгәнен көтмичә, аны берәр калын кесәле белән кавыштырасы да бит. Шул ук Мәдәният һәм сәнгать университетында ел саен көтү-көтү менеджерны ни пычагыма укытабыз соң алайса! Укып чыгып, рәссам, кул осталарына ярдәм итәсе урынга, мунча-сауналар ачып, баеп ятсын өченме? Сәнгать училищеларында эшмәкәрлек нигезләре курслары ачу кирәклеге көн кебек ачык анысы. Ләкин ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән кертеп булмаган кебек, һәр рәссамның да бизнес серләренә өйрәнә алмавы ихтимал. Шул «гаебе» өчен генә тормыш арбасыннан төшеп калсынмы?

Гомумән, акча мәсьәләсе үзәккә үткән. «Туран» фонды татарга никадәр игелек эшләде. Тегү, чигү, күн каю кебек борынгы һөнәрләребезне торгызып яңа сулыш өрде. Рәхмәт әйтәсе урынга, җитәкчесе Суфия Хәйбрахманованы моннан дүрт-биш ел элек түләнмәгән миллион сум салымы өчен арбитраж судья каршына китереп бастырмадылармыни? Чит илләр алдында каюлы читекләр, алтын чигүләребез белән барысы да мактанырга ярата. Республикага зуррак кунак төшсә, президентыбыз ярдәмчеләре дә, Казан башлыгы урынбасарлары да бүләккә Суфия ханымга йөгерә. Рим Папасы резиденциясендә дә, ЮНЕСКО штаб-квартирасында да милли сувенирларыбызга сокланып туя алмыйлар. Милли брендларны байрак итеп күтәргән Суфия ханымның ни өчен «Туран»ны эшмәкәр иренең ярдәме белән аякка бас­тырырга һәм эшләтергә тиеш иде әле? «Туран» аның тормыш иптәшенә генә түгел, бөтен республикага кирәк ләбаса! Үзбәкстан, Казахстан, Төрк­мәнстанда милли һөнәрләр нык үскән икән, моның бер сәбәбе – һөнәрчеләрне салымнардан азат ителүе. Без нәфис иңнәренә болай да авыр йөк күтәргән Суфия ханымны һәм аның кебек фидакарьләребезне ник салымнар белән буабыз?

Ресурс үзәк директоры Алсу Мифтахованың чыгышында тагын бер куанычлы яңалык – ул да булса «Түгәрәк уен» журналы. Хәер, ул инде яңа түгел, быел ун еллыгын билгеләп үтә, аны моңа кадәр эшләгән директор Фәнзилә Җәүһәрова гамәлгә куйган иде. Сәнгать белгечләренең милли һөнәрләр турында тәфсилле язмаларыннан торган журналның кыйммәте зур, әлбәттә. Тиражы һаман бер меңнән артмавы һәм рус теленә тәрҗемәсе булмавы гына борчуга сала. Республикада мең ярым китапханә генә бар. «Түгәрәк уен» китапханәләргә генә дә җитми булып чыга. Сәнгать мәктәпләре, училищелар бөтенләй коры кала. Ун еллык тарихы булса да, дөресен генә әйткәндә, матбугат әһелләренең дә хәтта бу журналны үз күзләре белән күргәне, кулына алып караганы юк. Үз журналын да популярлаштыра алмаган ресурс үзәкнең каюлы күн һөнәрен халыкка таратуда зур уңышка ирешүе шик тудыра. Яңалыгы исә шул – журналда сәнгать белгече Лилия Саттарованың күн сәнгате турында мәкаләләре басыла башлаган. Милли музей архивындагы кыйммәтле материалларга нигезләнеп язылган җиде мәкалә дөнья күреп өлгергән. Ерак районнарда гомер кичереп, милли музей тупланмасын барып карый алмаучылар өчен бер дигән ярдәмлек ич бу! Шулай булгач, «Түгәрәк уен»ның укучылар даирәсен бигрәк тә киңәйтергә кирәк. Сөйләшү барышында ун ел эчендә чыккан иң кызыклы рубрикаларны туплап антология чыгару тәкъдиме дә яңгырады.

Газета-журналларда күн осталарына реклама бас­тыру да файдалы булыр иде. Сәнгать белгече Рауза Солтанова, мәсәлән, 1913-1915 елларда чыккан «Россия сәүдәсе» газетасын күрсәтте. Анда күн осталарының кайда урнашулары турында ләүхәләр – үзенә күрә реклама язулары бастырылган. Анда нинди халыкара бәйгеләрдә җиңүләре дә, кайсы шәһәрләрдә нинди филиаллары булуы да язылган. Язылышы, кыяфәте дә үзебезчә, милли өслүбтә. Әмма бүген бер генә күн остасының редакция бусагасына егылып реклама бастыруны үтенгәне юк. Бер редактор да, күнчеләрне үзләрен эзләп йөрмәячәк, билгеле. Рекламаның түләүле булуыннан куркалардыр, бәлки. Хосусый газеталар милләттәшләргә бушлай да ярдәм кулы сузарга мөмкин. Дәүләт матбугаты да күнчеләрнең эшен күрсәтү җаен табар иде. Милләттәшләрнең соңгы ыштанын салдырып калучы кабих җаннар эшләми анда да. Реклама булмаса, бүтән формаларын табарлар. Килсеннәр генә. Шәһәр буенча эзли китсәң дә, каюлы күн сату турында бер элмә такта, ләүхә дә очратмассың.

Менә сиңа милли бренд!

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев