Мәдәни җомга

Татар булып калыйк

Россиядә ун елга бер тапкыр үткәрелә торган халык санын алу башланды

Жан исап 2021


Стратегик юнәлешләрне билгеләргә мөмкинлек бирә торган бу кампанияне татар булуыбызга горурлану хисләре, милли мәгарифне үстерү, югары уку йортларында белгечләребезне әзерләүгә карата белдергән теләк-омтылышларыбыз, ихтыяҗларыбыз киләчәктә дәүләт күләмендә игътибарга алынып тормышка ашырылыр, дигән өметләр белән каршыладык. Чөнки җанисәп нигезендә милли мәгарифне, мәдәниятебезне һ.б. финанслау каралган. Бу җитди мәсьәләгә Казанның Камал театры бинасында үткән Милләт җыенында да зур игътибар бирелде. Халык санын алуга әзерлек барган көннәрдә Мәскәү татарлары штабы да Казанның “Гранд отель Казань” кунакханәсенең конференцияләр залында “Милли йортыбызны саклыйк” дигән темага зыялылар очрашуын үткәрде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Мәскәү татарлары штабының телебезне, мәдәниятебезне, милли бердәмлегебезне саклау буенча милләттәшләребез арасында уздырган сораштыруда алынган җавапларга игътибар итте. Ул телебезне саклап калу гына түгел, аны үстерү кирәклеген, моның өчен туган телебездә дәреслекләр булырга, мәдәни чаралар уздырылып торырга тиешлеген ассызыклады. Шулай ук милли матбугат, китаплар нәшер итү бүген дә беренче планда торырга тиешлеген искәртте. Классиклар тарафыннан язылган әсәрләрнең башка милләт вәкилләренә дә җиткерелүе, аларның рус һәм дөнья халык­лары телләренә дә тәрҗемә ителүе мәслихәт. И.Халиков икенче ел рәттән Халыкара Җәлил укулары бәйгесенең кураторы буларак, патриот-шагыйрь проекты белән дә шөгыльләнә. Бәйгедә “Җәлил -дөнья телләрендә” дигән номинация дә бар. Әмма тәрҗемәләрнең аз булуы сизелә. Җәлилне мәңгеләштерү йөзеннән аның шигырьләре дөнья халыклары телләренә дә тәрҗемә ителергә тиеш.

Танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев, Мәскәүдә зур бер клуб оештырып, шунда төрки халыкларның зыялыларын чакырып эшләгән штабка рәхмәт белдерде. Россия башкаласында татарлыкны саклап калу җиңел түгел. Әйтик, мәчет төзү турында сүз кузгатылса, ул тирәдә яшәгән кешеләрдән сораштыру үткәрә башлыйлар һәм башка милләт халкының 10 проценты каршы булса, Аллаһ йортын төзү кире кагыла. “Ә Казанда кайда телиләр, шунда чиркәү салына, татарлардан сорап тормыйлар. Кызганыч ки, Татарстаннан Думага сайланган депутатларның да әлегә кадәр телебезне саклау мәсьәләсендә авыз ачып сүз әйткәннәре ишетелмәде”, – диде язучы. Бердәм дәүләт имтиханы, бердәм стандарт дигән проектлар милли телләрне упкынга китереп терәде, “Ата-­аналарның фикере” дигән буш сүз уйлап чыгарылды. Мәскәүдә 10 еллар элек татар балалар бакчасы эшләп килгән, бүген алар ябылган. Ю.Лужков Мәскәү мэры булып эшләгән чорда татар телендә белем алу өчен оештырылган М.Җәлил исемендәге татар мәктәбендә хәзер 70 проценттан артык башка милләт балалары укый. “Татарстанның үзендә дә элек гөрләп торган авылларның бушап калуы сер түгел. Мәктәпләр ябык, балалар русча аралаша. Кайчандыр 700 шәхси хуҗалык булган туган авылымда быел бер бала да мәктәпкә бармый. Әлбәттә, бу Россия законнары йогынтысында шулай. Без милли тамырлардан, әхлак кагыйдәләреннән, йолаларыннан аерылдык Авылларда халыкны яшәтерлек эш урыннары булдыру кирәк”, – диде Р.Мөхәммәдиев.

Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияты рәисе Фәрит Мөхтәсәров, Татарстан милләттәшләребез өчен үзәк булып торуын искәртеп, Россия төбәкләрендә гомер итүче татарлар өчен дә телебезне өйрәнү мөмкинлекләрен арттыру, республика биләмәләрендәге лагерьларга гаилә белән килүне оештыру кирәклеген әйтте. Тарихчы Вячеслав Данилов керәшеннәрнең, без, Россиягә православие килгәнче үк, чукынган булганбыз, дигән фикерләрнең дөрес түгеллеген, аңарчы мөселман булганлык­ларын, көчләп чукындырылган татарлар икәнлеген документлар аша дәлилләде. 

Мәскәү татарлары штабы җанисәпкә әзерлек уңаеннан, танылган, олуг шәхесләребезнең фикерләрен туплап, “Үз җиремдә үз телем” дигән бик эчтәлек­ле китап чыгарган иде. Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалеев бу уңайдан халык санын алуга багышланган – 20, татар көрәше турында – 30, патриотик җырлар турында бер ролик төшерүләрен әйтте. Аларның барысы да Ютуб каналына куелган. Анда роликларны 15 мең кеше карап бара. Мәскәү штабы шулай ук яшьләребезнең телебезне яратуына, аларның үзара татарча аралашуына ирешүне максат итә, шушы нияттән клубта күп чаралар үткәрә. Мәскәүдә яшәүче өлкәннәребез исә нәкъ менә штаб ярдәме белән газета -журналлар белән танышып бара. Быел да штаб Актаныш, Түбән Кама, Минзәлә, Әгерҗе, Казанда яшәүче ветераннарыбызга 16 мең газета-журналны яздырган.

Сөембикә КАШАПОВА.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: