Татар биюе һәм намус
Ни өчен бүген татар биюе яшьләрне кызыктырмый? Чөнки яңа буыннар милли биюебезнең мәгънәсен белми, аңламый һәм, иң аянычы, белергә теләми. Яшьләргә артык тир түкмичә, тиз арада үзләрен күрсәтү кирәк, шуңа күрә испан, аргентин биюенә кызыгалар
«Калеб» яңа буын җыены Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында «Дәрман» исемле татар биюе студиясе ачып җибәрде. Бик мактаулы күренеш бу, чөнки милли бию - еллар аша узганда җыр-музыка, тел, гореф-гадәттән дә ныграк онытылуга дучар булган өлкәләрнең берсе. Видеога яздыручы, һичьюгында тасвирлап язучы булмагач, югалмыйча нишләсен? Киңәшле эш таркалмас, дип «Калеб» җыенында катнашучы яшьләр бию турында «түгәрәк өстәл» дә җыйды. Анда бии-бии остарган мөхтәрәм артистлар белән бергә биюче яшьләр дә фикер алышты. Нәкъ шул очрашуда яңгыраган кайбер фикерләр сагаерга мәҗбүр итте дә инде.
Очрашуга килгәннәр арасында иң озак биюче Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән Раилә ханым Гарипова иде. Ул татар биюен сәхнәгә куйган хореографлар белән таныштыру йөзеннән Юлий Муко, Гай Таһиров, Фәйзи Гаскәров турында сөйләде. Бу мөхтәрәм шәхесләр берничә дистә ел татар биюен саклау, халыкка таныту буенча зур эш башкарган, профессиональ милли бию сәнгатебезнең нигезен салып калдырган. Әмма сөйләшү барышында сорау туды – бүген милли биюләребезне ничек бар шулай өйрәтсәк, яшьләрне кызыксындырып, җәлеп итеп булырмы? Ник дигәндә, профессиональ биюче яшьләр арасында татар биюен бик ошатып бетермәүчеләр дә бар икән бит. Милли биюләребез дәртле түгел, мескенлеге, басынкылыгы табигатебезгә каршы килә, аларда героика юк, башкорт биюе яисә Кавказ халыклары биюләре күбрәк күңелгә ошый, диеште берничә кыз һәм егет. Алар арасында, татар биюен ошатмыйча, испаннарның фламенкосын өйрәнеп, бүгенге көндә үзе бу испан биюен өйрәтерлек дәрәҗәдә остарган бер татар туташы да бар иде. «Ботны ботка кысып бию ир егетләр эшемени? Лачындай очып-очып биемәгәч, сәхнәгә чыгудан ни мәгънә?» – дип бер биюче егет фикерен тәгаенли төште. Яшьләрнең сүзләрендә хаклык бар, әлбәттә. Татар биюе әлегә испаннарның ЮНЕСКОга кергән фламенкосы белән чагыштырырлык түгел. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкаруындагы затлы биюләрне бик сирәк күрәсең. Эреле-ваклы фольклор коллективларының чыгышлары исә нигездә кәефне генә кыра. Чәчәкле-чуклы күлмәкләр өстеннән альяпкычлар бәйләп, чабата өстерәп чыксалар, бигрәк тә җир тишегенә кереп китәрдәй буласың.
Бу хәлләргә кем гаепле һәм татар биюен ничек үстереп була? «Бию сәнгате өч нигездә тора, – диде биюче Дәүләт Үмәров. – Аларның берсе – сәнгать, икенчесе – мәктәп, өченчесе – фән». Бүген Фәйзи Гаскәровтан сабак алган хореограф Раилә ханым Гарипова үзе олы яшьтә, аңа алмашка килердәй яшьләр күренми. Шуңа күрә сәнгатьнең киләчәге борчуга сала. Озакламый 85 еллыгын билгеләп үтәчәк җыр һәм бию ансамбленең әле һаман үз сәхнәсе булмавы, йөз кешелек коллективның кеп-кечкенә залда интегүе дә хөкүмәтебезнең бию сәнгатенә битарафлыгын күрсәтә. Республикабызда татар биюе буенча бер генә фестиваль-бәйге үткәрелмәве, «Созвездие-Йолдызлык» кебек зур фестивальләрдә дә татар биюе буенча аерым бүләкләү номинациясе каралмавы шулай ук бию сәнгатенең үсешен чикли.
Мәктәп мәсьәләсенә килгәндә, хәлләр бөтенләй мөшкел. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында татар биюләре өйрәтсәләр дә, аерым кафедра юк. Татар биюләрен өйрәтү методикасы эшләнмәгән. «Хореограф – биюне язучы. Чынлыкта исә, бездә биергә генә өйрәтәләр. Бию куя белмәгәч, нишләп соң алайса университетта хореография белгечлеге биреп чыгарабыз?», – дип ачынды Д.Үмәров. Үзе ул татар биюе өлкәсендә бәяләп бетергесез зур эш башкара. Әстерханнан килгән егет озак еллар буе милли биюләребезне өйрәнеп китап чыгарды. Үзе үк «Мирас» балалар фольклор ансамблен җитәкли. Анда балалар кечкенәдән Себер, Әстерхан татарлары, ногайбәкләрнең һ.б. төркем милләттәшләребезнең биюләрен, милли костюмнарын, гореф-гадәтләрен, йолаларын белеп үсә. Никадәр байлык бит бу! Әнә шулай фән һәм мәктәп кулга-кул тотынышып алга барганда гына милли биюебезне югары күтәреп булачак. Әмма Дәүләт Үмәров кебек галим дә, мөгаллим дә булган тырыш шәхесләребез бармак белән генә санарлык шул. Шуңа күрә татар биюе турында фән бөтенләй юк дияргә була. Дөрес, Фәнзилә Җәүһәрова җитәкчелек иткән вакытта, Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы фольклор үзәге, татар биюләрен өйрәнеп бер тәртипкә салу өчен, җитди эш башлаган иде. Моның өчен биюче Дәүләт Үмәровны, музыка белгече Гөлназ Гыйльмине, төрле милли музыка уен коралларын ясап, үзе үк аларда көйләр уйнаучы музыкант Дамир Габдрахмановны татарлар яшәгән төбәкләргә даими экспедицияләргә йөртте. Ни өчен бер татар биюенә өч белгеч йөрдеме? Чөнки бию сәнгате борынгы заманнарда калыплашып, җыр-музыка, гадәт-йола, тормыш-көнкүреш белән тыгыз бәйле булган. Шуңа күрә бию сәнгатен өйрәнгәндә комплекслы якын килү сорала. Башкорт дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеменә нигез салган Фәйзи Гаскәров та ерак-ерак авылларга барып, туй йолаларын, карга боткасы кебек бәйрәмнәрне, бию хәрәкәтләре атамаларын язып, милли костюмнарның эскизларын сызып кайта торган булган. Күп биюләребезнең билгеле бер сюжетка корылган булуы юктан түгел. «Сабан туе», «Бәйрәм бүген» кебек сюжетлы композицияләр озак еллар җыр һәм бию ансамблебезнең күрке булды. Биюләр җыр, көй белән дә тыгыз бәйләнгән. Болар барысы да саескан сотник, үрдәк үрәтник булган бик борынгы чорлардан килә. Ул заманнардан килә-килә бию сәнгате ниләр генә кичермәгән. Ислам мәдәнияте борынгы бабаларыбыз тормышына күп үзгәрешләр алып килгән. Таштан зур шәһәрләр корып яшәү дә милли мәдәнияттә чагылмый калмаган. Чукындыру, милли, дини эзәрлекләүләр мәдәниятебезнең югалуына сәбәп булган. Гасырлар аша узганда бию хәрәкәтләренең мәгънәсе онытылган. Ни өчен бүген татар биюе яшьләрне кызыктырмый? Чөнки яңа буыннар милли биюебезнең мәгънәсен белми, аңламый һәм, иң аянычы, белергә теләми. Яшьләргә артык тир түкмичә, тиз арада үзләрен күрсәтү кирәк, шуңа күрә испан, аргентин биюенә кызыгалар. Ни кызганыч, фольклор үзәгенә яңа җитәкчелек килү белән, анда татар биюен комплекслы өйрәнү эше туктатылды. Их, темпераментлары ташыганга күрә, «басынкы» татар биюен өнәмәгән бер унлап егетне җыеп, милләттәшләребез яшәгән төбәкләргә экспедицияләргә чыгарып җибәрергә. Ботны-ботка кысып биисе килми, имеш! Себернең сазлы күлләрендә, Әстерханның комлы чүлләрендә ботлары бик шәп язылыр иде дә бит! Әллә Фәйзи Гаскәровның темпераменты булмаганмы? Ансамбльдәге биючеләрне камчылап диярлек биергә өйрәткән. Шәһәр балаларын коллективка якын да китермәгән. Авылда үскән яшьләр генә милли биюләрне мәгънәсен аңлап бииячәк, дигән. «Пычракка йөзең белән егыл, дисәм, егылачаклар һәм кабат торып басачаклар», дип сөйләгән биючеләре турында. Ахыр чиктә шул кызу темпераменты аркасында харап булган. Әләкчеләр аны ансамбльдән җибәрүгә ирешкән. Әмма бүген башкорт ансамбле барыбер Фәйзи Гаскәров исемен йөртә, чөнки ул темперамент-фәлән, дип тормаган, үзен аямыйча милләткә хезмәт иткән. Бүгенге профессиональ биюче яшьләребезгә Гаскәров кебек яшәргә нәрсә комачаулый? Үмәров, Гыйльми, Габдрахмановның әйтүенә караганда, борынгы татар биюләрен мәгънәсен аңлап биючеләр үлеп бетмәгән әле, мәсәлән, Себер, Әстерхан авылларында татар биюләрен эре-эре йөреп, киң хәрәкәтләр белән гайрәтле итеп биюче әби-бабайлар очраган.
Бию сәнгате күтәрелмәгән чирәм җир кебек ич, кайсы ягыннан барып ябышсаң да ярый. Терминологиясен генә алыйк. «Калеб» җыенында катнашучылар очрашуга әзерләнгәндә Казан урамнарында кечкенә генә сораштыру уздырган. Нәтиҗәдә, казаннарның «борма», «өчпочмак» кебек бию атамаларын да белмәүләре ачыкланды. Ә бит алар бик күп: чылбыр, вак тыпырдау, чүгү-туп, тезмә, чыршы, тегү, үкчә-баш, бау, ике аяк белән кадак кагу, чалыштыру, борма, өчпочмак һ.б.
Татар биюе мескен, горур холыкларына ят, имеш. Испаннарның фламенкосын өйрәнәләр... Үзебезнекен торгызырга иренеп, чит-ятларның биюен бию – шул да булдымы горурлык?!
Кайбер яшьләрнең, татар биюен ничек бар шулай өйрәтсәк, кешене кызыктырып булырмы, әллә аны үзгәртү, заманчалаштыру кирәкме, дигән соравына Фәйзи Гаскәров күптән җавап биргән булган. «Биюне бармактан суырып булмый. Аны тормыштан эзләү, халык язмышына, аның фәлсәфәсенә һәм бигрәк тә – намусыңа тәңгәл китерү кирәк...»
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев