Мәдәни җомга

Светлана ГЫЙЛӘҖЕВА: ЕРМАККА ҺӘЙКӘЛ КИРӘКМЕ?..

Аяз көнне яшен суккандай, көннәрдән бер көнне Казанда шаккатыргыч яңалык таралды: Төмәндә һәм Омскида Ермакка һәйкәл куярга җыеналар икән! Тарихи үткәненә битараф булмаган татар җәмәгатьчелеге шундук үзенең кискен каршы булуын белдерергә ашыкты. Бу җәһәттән Себер татарлары оешмалары, соңлабрак булса да, Бөтендөнья Татар конгрессы югарыдагыларның "ашларына таракан булып төште". Бер-бер артлы...

Аяз көнне яшен суккандай, көннәрдән бер көнне Казанда шаккатыргыч яңалык таралды: Төмәндә һәм Омскида Ермакка һәйкәл куярга җыеналар икән! Тарихи үткәненә битараф булмаган татар җәмәгатьчелеге шундук үзенең кискен каршы булуын белдерергә ашыкты. Бу җәһәттән Себер татарлары оешмалары, соңлабрак булса да, Бөтендөнья Татар конгрессы югарыдагыларның "ашларына таракан булып төште". Бер-бер артлы Төмән, Омск шәһәрләре җитәкчелегенә борчулы хатлар китте. Әмма татарның чаң сугуын идарәчелек колагына да элмәде. 3 август көнне Омскида һәйкәл барыбер ачылды.
Казак атаманы Ермак бер татарларның гына тешенә тимәгән. Ул - шул ук урыслар һәм башка милләтләрне дә талап, үтереп, авыллары белән яндырып һәм хәтта мөселман каберлекләрен актарып йөрүче бер вәхши. Заманында Явыз Иван үзе дә бу атаманны һәм аның гаскәрен тоту өчен ниләр генә эшләми, әмма барысы да бушка китә. Аптырагач, чарасызлыктан ул башкисәрне "читтән торып җәзаларга" дигән карар чыгара. Моңа карап Ермакның җинаятьләре кимеми, киресенчә, бар ил буйлап тарала гына төшә. Хайван инстинктлары белән яшәүче бу зат милек җыю һәм корсагын тутыру юлында Себергә барып җитә. Монда да татарлар беренчеләрдән булып явыз атаманга каршы яу белән чыга. Ерткыч Ермакны һәм аның Идел тамагыннан Себергә кадәр барып җиткән тәҗрибәле "бандасын" патша гаскәре туктата алмаганны бер татарлар гына туктата алса иде...
Әмма "Ермак тулаем Себерне яулап алган" дигән фикер дөрес түгел. Атаман Себер ханлыгының башкаласы Искерне кулга төшерә төшерүен, әмма бөтен Себерне буйсындыра алмый. Биредә яшәүче халык атаман көтмәгәнчә бик чыдам булып чыга: кырылса кырыла, әмма чукынмый да, Ермак ягына да чыкмый. Үлемен дә атаман шушы якларда таба.
Г.Ф.Миллер билгеләвенчә, 1583-1584 елның кышында Искердә бик каты ачлык башлана. Укчылар һәм казаклар күпләп үлә башлый, ә исән калганнары хәтта үлекләрне ашау дәрәҗәсенә төшә һәм зәңгелә авыруы (цинга) белән чирләп чыга [6].
Ермакны соңрак рус халкына "Себерне яулаган баһадир, батыр" дип күтәреп чыктылар. Бу адәм актыгын татар булган дип әйтүчеләр дә шактый табылды. Әмма тарихи документлардан күренгәнчә, Ермак - татар түгел! Ул казак гаиләсендә туып-үскән бала. Аның исеменең килеп чыгышына карата берничә фикер яши. Бер төркем тарихчылар аны Ермолай исеменең үзгәртелгән варианты дип карый. Рус язучысы В.Гиляровский аны Ермил Тимофеевич дип атый ("Москва Газетная"). Башка тарихчылар һәм елъязмачылар Ермак исемен Герман яки Еремейдан (Еремя) килеп чыккан диләр. Рус елъязмаларының берсендә Ермак исемен тәхәллүс дип, аңа Василий дип исем бирелә. Иркутск тарихчысы А.Г.Сутормин исә әлеге фикернең нәкъ шулай булуына шикләнми һәм Ермакны Василий Тимофеевич Аленин дип атый [1]. Тагын бер версия буенча Ермак исеме казак көнкүреше белән бәйле һәм "армак" (зур, уртак казан) сүзеннән килеп чыккан дип фаразлана. Ул заманда Русьта бик азлар гына фамилия йөрткән. Нигездә, югары катлам һәм бу якларга яшәргә күченеп килгән чит ил вәкилләренең генә фамилияләре булган. Ә җирле халыкның күпчелеге әтисенең исемен яки тәхәллүсен үзләренә исем итеп алган. Шул рәвешле, документлардан күренгәнчә, Ермакның чын исеме яки Токмак Ермак Тимофей улы, яки Токмак Ермолай Тимофей улы булганы билгеле [2, 3, 4].
Беренче рус инкыйлабына тикле Ермак исеменең килеп чыгышына карата тагын бер фараз яшәгән. Ермак исемен (тәхәллүсен) төрки яки монгол килеп чыгышлы дип танучылар арасында Дон тарихчысы Е.П.Савельев та бар. Аның фикеренчә, төрки-монгол сөйләшендә "ирмак" сүзе тиз агымлы суны аңлата (Кызыл-Ирмак елгасы, мәсәлән), ә татар телендә "ярмак" фигыле "яру, чәнчетү, кисеп ташлау"ны белдерә. Ермэк яки Эрмэк халык сөйләмендә Ермак буларак яңгыраш ала һәм монгол телендә буйдак, гаилә корудан сакланучы кешене аңлата [5]. Бу фикер белән дә килешергә мөмкин, әмма исеме татар булганлыктан гына кеше татар буламы соң? Безнең татарда да 1990-2000 еллар аралыгында бихисап Регина, Наташа, Мариналар пәйда була башлады.
Ермакны татар дип чыгару заманында тагын шул ук югарыдагылар өчен кирәк булды. "Татар башын татар ашар" дигән сүзне куәтләп, янәсе, Себердә татарлар үзара ызгышкан, башка милләтләрнең бу сугышта гаебе юк, дигән позициядән торып эш иттеләр. Кансыз Ермак татар булганга күрә шулай вәхшилек кылып йөргән, янәсе. Хәзер исә әлеге вәхшине "Русия җирләрен киңәйтүгә үзеннән зур өлеш керткән һәм Русиягә Себерне кушкан баһадир" таҗы кидереп, бөтен Себер буйлап (Сургут, Томск, Иркутск, Новочеркасск, Тубыл, Чусовой шәһәрләрендә Ермакка һәйкәл бар инде) аның һәйкәлләрен куялар. Татарларны, әйтерсең лә, сөяк биргән булып этне алдаган сыман, юри котырталар.
Урынлы сорау туа: бу юлы әлеге һәйкәл кемгә кирәк булды? Җил кайсы яктан искәнен барыбыз да сизә. Хәер, кысрык­лаулар бу һәйкәл белән генә дә бетми. Саный башласаң, ике кулдагы бармакларың җитмәс: татар факультетларын бетерү, Президент статусын юкка чыгарырга омтылу, татар телендәге басмалар санын кыскарту һ.б. Бичара татар 1552 елдан бирле тешен кысып яшәргә өйрәнгән, әмма чыдамлыкның да чиге була бит! Милләтебезне генә түгел, Гитлер һәм Муссолинилар сыман тоташ дөнья, ил халкын юкка чыгаручы вәхшиләргә һәйкәл куярга акча да, вакыт та кызганмыйбыз икән, безнең үзебезнең Кеше дигән исемне йөртергә хакыбыз каламы соң?! Алай иткәнче, шул ук татар авыллары, мәчет-мәдрәсәләре, мәдәният йортлары, мәктәпләренә акчалата ярдәм итсеннәр иде. Шул ук Себердә дә әлеге мәсьәләләр һаман да халыкның җан ярасы булып кала.
2014 елның җәендә мин Новосибирск өлкәсенә оештырылган экспедициядә катнаштым. Өлкәнең бик күп авылларында булырга туры килде. Төп максатыбыз тел материалларын, бараба татарларының фольклор үрнәкләрен туплау, халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләрен өйрәнү булса да, күзгә бәрелеп торган кимчелекләрне күрмичә калу мөмкин түгел иде. Күпчелек авыллар бик төшенке хәлдә: мәктәпләре, мәдрәсәләре, мәчетләре юк, ә халык аларга мохтаҗ! Шунлыктан да татарлар урыслашып бара. Монда татарны бетерү өчен Ермак та кирәкми - Себернең ерак авылларында торучы халыкның барлыгы турында онытсаң, шул җиткән! Мәгърифәт нуры күрмичә үскән, эш урыннары булмаган яшьләр эчкечелеккә бирелә. Хәмер сазлыгына баткан, акчасыз халык йорт-каралтысын тергезүне кирәксенми дә. Балага исем кушу, никах укыту, мәетне соңгы юлга озату кебек изге йолалар да, дин онытыла башлагач, тиешенчә үтәлми һәм тәмам онытыла башлаган. Бөтен авылларда да түгелдер, әмма күпчелек шундый кызганыч хәлдә.
Дәүләт органнарында утыручы абый-апалар, күпләп акча түгеп вәхшиләргә һәйкәл ачканчы, өлкә һәм район үзәкләреннән ерактарак урнашкан авылларга барып карасын иде. Аеруча шул Себердәге салаларга. Шул чакта, бәлки, уйга калырлар: явызларга һәйкәл куйыйк дип баш ватып йөргәнче, бәлки безгә сау-сәламәт, белемле киләчәк буын кирәгрәктер...
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:
1. Сутормин А. Г. Ермак Тимофеевич (Аленин Василий Тимофеевич). Иркутск: Восточно-Сибирское книжное изд-во, 1981.
2. Атаман Ермак Тимофеевич - покоритель Сибирского царства. - М., 1905. 116 с.
3. Грамота царя Ивана Васильевича в Югорскую землю князю Певгею и всем князьям Сорыкидским о сборе дани и о доставке её в Москву //Тобольский хронограф. Сборник. Вып. 4. - Екатеринбург, 2004. С. 6.
4. Грамота царя Ивана Васильевича на Чусовую Максиму и Никите Строгановым о посылке в Чердынь волжских казаков Ермака Тимофеевича с товарищи //Тобольский хронограф. Сборник. Вып. 4. - Екатеринбург, 2004. С.7-8.
5. Савельев Е. П. Кто был Ермак и его сподвижники.
6. Миллер Г.Ф. История Сибири. Т.1. - М: Изд-во Ан СССР, 1937. - С. 254.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: