Мәдәни җомга

Сочи Сабантуеның абсолют батыры: Ял итәргә килгән җирдән җиңүче булдым

Абсолют җиңүчегә бүләккә тәкә һәм акчалата бүләк бирелде.

Адлер ял һәм күңел ачу паркында оештырылган Сабантуйның батыры Казаннан Ильмир Сафиуллин булды.

«Дуслар белән ял итәргә дип килгән идек. Көрәшеп карарга булдым. Бу үзенә күрә туган көнгә бүләк тә булды. Иртәгә минем туган көнем», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

 

Җиңүчеләр исемлеге:

70 кг үлчәм авырлыгы:

  • 1нче урын – Айнур Замадиев;
  • 2нче урын – Джаминбек Камилов;
  • 3нче урын – Флазибек Новрузов.

85 кг үлчәм авырлыгы:

  • 1нче урын – Илнур Ярмөхәммәтов;
  • 2нче урын – Ильмир Ямалов;
  • 3нче урын – Альберт Шәмгәрәев.

90 кг үлчәм авырлыгы:

  • 1нче урын – Ильмир Сафиуллин;
  • 2нче урын – Таһир Хуҗагалиев;
  • 3нче урын – Илфир Галимуллин.

 

 

Көрәшчеләрнең берсе – алып баручы, җырчы Ильмир Ямалов Сабантуйга махсус гаиләсе белән килгән. «Сабантуй буласын ишеткәч, ял итә торган җиребез Геленджик шәһәреннән килергә булдык. Элек мин гел көрәшеп йөрдем», – дип сөйләде ул.

Җиңүчеләрне төп сәхнәдән оештыру комитеты рәисе Алмаз Уразаев игълан итте.

Краснодар өлкәсендә көрәш буенча турнирның вице-президенты Гадел Камеев оештыручыларга Сочида татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйның матур һәм күңелле итеп үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде.

Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Алия Мәүлетова Сабантуйның Сочида 19нчы тапкыр үткәрелүен әйтте.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: