Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шагыйрьнең илле яшьлеге

2 декабрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь, прозаик, әфган сугышы ветераны Марат Закирның 50 яшьлегенә багышланган кичә булып узды.

Әлбәттә, замандаш әдипне әүвәл Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов котлады. Аннары аңа үзе укыган Казан педагогика институты мөгаллиме, филология фәннәре докторы Рифат Сверигин, Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, шагыйрә Нәҗибә Сафина һ.б. каләмдәшләре җылы теләкләр җиткерде. Маратны моннан 30 ел элек аның белән бергә канлы фронт газап­ларын кичкән әфган сугышы ветераннары да онытмаган. Тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһанов белән сәхнәгә менгән көрәштәшләре, шагыйрь Рәкит Әбделманов җитәкчелегендәге Чаллы делегациясе, аны олылап килгән якташлары – мамадышлылар да фронтовик әдип белән горурлануларын белдерде.

Әдәби кичә Азат Тимершәех, Наилә Яхина, Гөлнара Габидуллина, Илгизәр Исламов башкаруында яңгыраган җырлар белән аралашып барды. Үзе Язучылар берлеге әгъзасы, сәхнә ветераны Альберт Гаделша фокуслар да күрсәтте. Кичә күмәк рәвештә Г.Тукайның бөек “Туган тел”ен җырлау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев