Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Көн темасы

Шагыйрьнең “Бердәнбер мәхәббәте” Әминәме?

Тукайның Әминә туташ белән ике арада кабынган «соңгы мәхәббәте»нә мөнәсәбәтебезне шәрехләргә омтылабыз икән, шагыйрьнең гомумән хатын-кыз, сөю-мәхәббәт, гаилә кору кебек мәсьәләләргә үзенчәлекле карашы, язмаларында чагылышы хакында да фикер йөртергә тиешбездер

Тукайның тууына 136 ел


Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның мәхәббәте темасын яктырткан мәкаләләр, яңача шәрехләүгә омтылышлы язмалар әледән-әле басылып килә. Болардан Рауль Мир-Хәйдәрев каләменнән чыкканнарны мин бигрәк тә кызыксынып укып барам. 

Аерым алганда, әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән (шул исәптән, татар теленә дә), бу танылган әдип, публицист һәм җәмәгать эшлеклесенең татар һәм рус вакытлы матбугатында чыккан «Последняя любовь поэта (Неизвестные факты из жизни Габдуллы Тукая 1911-1912 годов» // «Республика Татарстан» 2018 ел, 20, 27 сент., 4 окт.), «Неизвестные факты из жизни Габдуллы Тукая. 1911-1912 гг.» («Идель», 2018 ел, 7 нче сан), «Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте», («Идел», 2018 ел, 11 нче сан) исемле мәгълүматка гаять бай мәкаләләре белән, шулай ук интернетта урнаштырылган «Последняя любовь поэта (Неизвестные факты из жизни Г.Тукая 1911-1912 гг.)» дигән материал белән дә моннан өч-дүрт еллар элек танышып чыккан идем. Аларда Тукайның 1911-1012 елларда хәзерге Арча районындагы Күпербаш авылында булуы, Әминә исемле 18 яшьлек кызга күзе төшүе, аның белән хәтта гаилә корырга теләгәнлеге языла, ул шагыйрьнең соңгы мәхәббәте сыйфатында шәрехләнә. 2019 елда «Идел» журналы битләрендә мин аларга үз мөнәсәбәтемне белдергән идем... 

Күренә ки, Рауль Мир-Хәйдәрев Тукай һәм Әминә темасына тагын да мөрәҗәгать иткән: быелның гыйнварына кергәч, «Звезда Поволжья» газетасында ул «Единственная любовь поэта» дип исемләнгән язмасын бастыра башлады (ул барысы 10 санда чыкты, соңгы өлеше - 2-8 апрель санында). Монысында да әлеге тема үзәккә куелган, һәм, әйтергә кирәк ки, бик тәфсилле рәвештә тикшерелә. Шуңа күрә мин тагын да инде Р.Мир-Хәйдәревнең бу мәсьәләгә кагылышлы уй-фикерләренә мөнәсәбәтемне белдермичә калмамдыр. 

Авторның укучылар игътибарына тәкъдим ителгән ошбу соңгы язмасының (русча) күләме элгәреләренә караганда күпкә зур кебек. Автор анда башлыча язучы-документалист, мемуарист сыйфатында чыгыш ясый. Чит җирләрдәге, бу очракта, автор үзе туып-үскән Мартук бистәсендәге (Казахстанда) татар халкы вәкилләренең яшәү-тереклек рәвешләре, аерым затларның язмышы, Татарстан, Күпербаш авылы белән бәйләнешләре турында бик җитди сүз алып бара. Мине аеруча да кызыксындырганы – әлеге дә баягы шул Күпербаш, Әминә һәм Тукай мөнәсәбәтләре, ягъни «Г.Тукайның 1911-1912 еллар тормышының билгесез сәхифәләре». Бу язмасында сүз сөреше Әминә тирәсендә әйләнә. Бу юлы да моңа төп сәбәп: әлеге дә баягы вакыйга – язучыга «Минем балачагым станциясе» («Станция моего детства») дигән әсәре текстында Мартук бистәсе дә телгә алынуын очраткан Рамил Шерлановтан (табиб-хирург, шагыйрь, Нукус шәһәрендә яши, интернеттагы библиографиясе гаять бай) хат килеп төшү (рус телендә; тулы тексты язучының мәкаләләрендә китерелә). Анда хөрмәтле Рамил әфәндебез Мартукта яшәгән әбисе Гыйльмениса Хәбибуллинаның үзенә «гаҗәеп бер тарих» («удивительная история») сөйләвен хәбәр итмәкче. Якынча 1912 елда Гыйльменисалар гаиләсе яшәгән Күпербаш авылына үпкә туберкулезы авырулы, «прилично киенгән» мәгълүм шагыйрь Габдулла Тукай (караңгы төстәге сюртуктан!) еш килеп йөргән (!) икән. Р. Шерланов язуына караганда, Күпербаш авылы старостасы вазифасын да үтәгән бабасы (бабасының атасы) Казан губернасында иң яхшы кымызга ия булган (яхшы атлар – кобылицалар тоткан). Тукайга исә яңа гына әзерләнгән кымызны аларның Әминә исемле иң өлкән (18 яшьлек) кызлары китереп бирә икән («всякий раз подавала Габдулле Тукаю чашу со свежим кумысом»). Мондый очрашулар вакытында, билгеле ки, яшьләр арасында әңгәмә дә була. Һәм алар бер-берсен ярата да башлый. Ахыр чиктә шагыйребез, кыюланып китеп, хәтта бабаебыздан Әминәсенең кулын да сорый. Әмма хуҗа – Хәбибулла Дәүләтшин (ул Р.Шерланов бабасының атасы) «неустроенный» кешегә кызын биреп җибәрергә теләми. Кинәт үзенә килеп кергән хатны укудан гаять тә шатланган Р.Мир-Хәйдәрев Әминәнең (кайда гына яшәмәсен) бу беренче мәхәббәтен гомер буе онытмавын сөйли. Әминә Тукай шигырьләрен әледән-әле алып кат-кат укый икән, гыйшкый хисләр кичергән... Тукай белән очрашулар истәлеге Әминәгә катлаулы тормыш шартларында исән калырга, 1911-1912 елларның шигърият һәм мәхәббәт белән сугарылган бәхетле ике җәен (1911 һәм 1912 еллар?) искә төшереп яшәргә, балалар үстерергә дә мөмкинлек биргән. Р. Шерлановка әбисе хәтта Тукайның Әминәгә багышланган шигыре булуын да әйткән икән (хат авторы аның исемен хәтерләми). 

Мәкаләдә Р.Мир-Хәйдәрев Р.Шерланов хатындагы мәгълүматларның тәү башлап нәкъ үзенә килеп керүенә нисбәтле куаныч-шатлыгын, әйе, без кабиләдәшләр белән дә уртаклашыр­га теләвен яза (балачактан ук Тукай белән үзе арасында мистик бәйләнеш булганлыгын да әйтеп куя). Ул Әминә тормышында бу вакыйга чыннан да булганлыгына һич тә шикләнеп карамый, аны үзенең табышы итеп күрсәтә. Мәкаләсе дәвамында Р.Шерланов хатына чаклы ук ул Тукай белән «очрашып» торганлыгын, мәсәлән, Мәскәүдә уздырыла торган юбилейларына нисбәтле чараларда катнашлыгын искә төшерә. 

1940 еллардан башлап Тукай турындагы истәлек-хатирәләрне җыйнау һәм укучылар игътибарына тапшыруга да шактый зур әһәмият ителде. 1960, 1976, 1986 елларда алар өч мәртәбә китабый басмалар (төзүчеләре – С.Исәнбай; И.Нуруллин һәм Р.Якупов) рәвешендә дөнья күрде. Шагыйрьнең тууына 130 ел тулу вакытларына аның хакында җыела килгән барлык диярлек истәлек язмалары (басылганнары да, кулъязма рәвешендә генә сакланганнары да) күләмле ике томга тупланып («тулылык­ка дәгъва итми»чә) тәкъдим ителүен («Тукай – ядкярләрдә», 2015-2016; төзүчеләре – Р.Исламов, Җ. Миңнуллин) дә әйтергә кирәк. Төрле чорларда, төрле иҗтимагый вәзгыятьтә һәм төрле принциплар кулланып әзерләнгән бу басмаларда Тукайның иҗади эшчәнлеге белән янәшәдә, шәхси дөньясы да, холкы-фигыле дә шактый тулы чагылыш таба. Шул исәптән, адәм балаларының фани дөньядагы яшәешен аеруча мәгънәле итә, ике җенес вәкилләрен бер-берсенә бәйли торган сөю-мәхәббәт хисләре белән Тукайның да януы турында кайбер замандашлары сөйләп калдырган фактик мәгълүматлар да. Хәер, алар әллә ни күп түгел. Укучыларны аеруча да кызыксындыра торган бу бик тә үзенчәлекле сфера башлыча аның самими дусты Ф.Әмирхан язмаларында ачыла. Шунлыктан да фәнни хезмәтләрдә, төрле мәкаләләрдә, әдәби, сәнгати әсәрләрдә авторлары Тукайның сөю-мәхәббәткә баглы интим кичерешләре турында фикер йөрткәндә бик хаклы рәвештә Ф.Әмирхан язганнарга таяналар, Чистайдан 1908 елның февралендә Казанга укырга килгән, әсәрләре вакытлы матбугат битләрендә әледән-әле басылып торган тере шагыйрьнең үзе белән танышырга омтылган Зәйтүнә Мәүлүдова белән берничә очрашу нәтиҗәсендә шагыйрь күңелендә дә туган саф, нечкә хисләр, тойгы-кичерешләр, эчкерсез, җылы мөнәсәбәтләр хәзерге вакытта шагыйрьнең беренче (һәм бердәнбер мәхәббәте) рәвешендә интерпретацияләнә. Менә 114 ел дәвамында «яшәп килгән», бүген дә күңелләребезне дулкынландыра торган бу мәхәббәттән тыш шагыйрьнең икенче бер конкрет затка сөю-мәхәббәт хисләре белән янганлыгына ышанычлы дәлил булырдай башка фактлар инде табылмастай тоелган иде. Ялгышканмынмы? 2018 елда, кинәттән дип әйтимме, Р.Мир-Хәйдәрев, шагыйребезнең тагын бер (соңгы) мәхәббәте булган дигән фикерен үзәккә куеп язылган мәкаләләре белән чыгыш ясады. Быел исә бу теманы ул тагын да тәфсиллерәк стильдә шәрехләргә уйлаган. Билгеле ки, Тукай турындагы һәрбер кечкенә генә истәлекне дә без һәрвакыт аеруча да зур кызыксыну белән укыйбыз (ул Тукайны иҗатчы шәхес буларак, яңа яктан, башка истәлекләрдә күренмәгән образ-сурәтләрдә ачар шикелле каршы алына). Әмма яңа дип тәкъдим ителгән теге яки бу хәбәр-истәлек чынбарлыкта булган реаль хәлләрне, Тукай белән очрашу-сөйләшүләрне төгәл чагылдырамы соң? Мондый сорау туу гаҗәп түгелдер. Бөек Тукаебыз турында сүз бара бит. Кыскасы, бу юлы да миндә Рамил Шерланов хатында урын алган ике яшьнең очрашу факты Күпербаш авылы тарихында булдымы икән, дигән сорау туды. 

Тукайның үз истәлекләреннән дә мәгълүм ки (балалык елларын санамаганда), Җаектан Казанга кайтып яши башлагач та, туган ягы – Казан арты авылларында ул ике мәртәбә булып киткән. Беренчесе – 1907 ел көзендә, октябрь аенда, гаскәри хезмәткә (солдатка - призывка) каралырга кайтканда. Ул чакта шагыйрь туган авылы Кушлавычта, шулай ук Каенсарда, Кырлайда, Югары Масрада, Иске Җөлби, Олы Әтнәдә, Олы Мәңгәрдә була (ун-­унике көн чамасы). «Мин дә менә, Казанны вә туган җирем булган Казан арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым», – ди ул Габдулла Кариевка 1907 елның 30 декабрендә язган хатында. Әлеге сәфәре вакытында ул шат күңелле (мондый рухи күтәренкелек аннан соңгы гомерендә (4-5 елда) еш булдымы икән әле!), кымыз эчеп дәвалану да «перспектива»да күренеп тормый. «Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!» шәһәрендә әле ныклап урнашып, үз кеше булып өлгермәгән, андагы яшь буын татар язучы-әдипләре, газетачылар, наширләре белән рәтләп танышып та, фикерләшеп тә, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиевләр белән дуслашып та өлгермәгән була ул. Истәлекләрдә шагыйрь күңелен дулкынландырырлык гүзәл җенес вәкилләре белән очрашу-әңгәмә коруы турысында бер сүз дә юк. Хәер, Р.Мир-Хәйдәрев тә Тукайны Күпербаш авылына бу вакытларда түгел, бәлки соңрак, 1911-1912 елларда кайтып йөргән (бер генә тапкыр түгел!) итеп яза.

Икенче мәртәбә Тукайның туган ягына (авылга) кайтып тору факты аның Гыйльметдин Шәрәфкә, Әхмәт Урманчиевка адресланган хатларында, «Мич башы кыйссасы» исемле юлъязмасында, истәлекләрдә чагылыш тапкан. 1911 елның 29 сентябрендә үк салкынлыктан зарлана башлаган Тукай, үзе язганча, «Наплевать на все», ди дә декабрь урталарында ямщик яллап, Өчиле авылына юнәлә (билгеле, кайту мәсьәләсе абыйсы (әнисе Мәмдүдәнең энесе, әниләре башка) Кәшфелкәбир белән алдан сөйләшеп куелган була). Ул вакытларда Мәмдүдәнең атасы Зиннәтулла мулла Әмиров (1829-1909) инде вафат булып, нигезендә яшәп яткан улы Кәшфелкәбир хәзрәт һәм аның хатыны Рабигалар йортына ул инде бик авыру хәлдә аяк баса («Чанадан үзе төшә алмады, ирем белән без култыклап төшереп, күтәреп өйгә алып кердек. ... Берәр атнага кадәр урыныннан тора алмады», дип сөйләгән Рабига 1944 елда Мөхәммәт Галигә). Бу мәрхәмәтле туганнары шагыйрьне савыктыру өчен кулларыннан килгән бөтен шартларны тудыр­ган. Ул «яхшы гына тазарган», аның «рухы күтәрелгән» (Рабига сүзләре). Тукай белән Кәшфелкәбир бервакыт «ун чакрым җыраклыктагы базарлы авылга» (Арчага) баралар. Анда да тулысынча савыкмаганлыгы сизелгән аның: бер урыс өенә кергән җирдә суык аның «тешләрен шакылдатып, Казандагы рәвешчә бөтен тамырларын дерелдәтә» башлый. Тукай мич башына менеп ятарга мәҗбүр була. 1912 елның март башларында гына Кәшфелкәбир аны Казанга илтеп куя.Шәһәргә кайткач та, ул салкын тидереп, яңадан авырып алган әле.

Беренче карашка, Тукай Өчиледә өч ай чамасы гомерен уздыр­ганда (вакыты күп кебек), Арча янындагы Күпербаш авылына да барып йөргән дип уйларга ярый да шикелле. Әмма бу, минемчә, һич тә мөмкин түгел:

– ник дигәндә: ул, әйт­кә­небезчә, тулысынча ук сау­-сә­ламәт түгел; шулай да авылдан китеп барганда беркадәр савыккан булуы исә «дөге ярмасы белән пешерелгән үрдәк шулпасы» ашау, җылы сөт эчү, авыл һавасын сулаудан, җиңгәсенең тәрбиясеннән булгандыр (Әминә белән очрашкан чагында Тукай инде авыру,... ул моңа кадәр дә үзенең нинди нәтиҗә («близкий исход») көткәнен сизгән, дип яза автор да!);

– тагын да бик мөһим нәрсә: ул үзенең Өчиле авылында икәнлеген берәүгә дә белгертмәскә кушкан (китаплары белән жандармерия бик тә кызыксынган вакытлар); Р.Нәфыйков 1966 елда Казан цензура комитетының 1912 ел ноябре-апрельләрендә Тукайны эзәрлекләве турында язды;

– җиңгәсе Рабига да истәлегендә (1944) аның башка берәр авылга кымыз эчәргә барып йөрүе турында бер сүз дә әйтми (әгәр шул вакытларда башка бер авылга барып йөргән булса, моны язмый калмас идеме?);

– Өчиле белән Күпербаш арасы унбиш чакрымнар, шактый ара; сәламәт булмаган хәлдә кышкы юлда кымыз эчәргә (Р.Мир-Хәйдәрев төзәтмәсе: «кәҗә сөте эчәргә») («Тукай приезжал в Купербаш на козье молоко.... «часто (!) приезжал из Казани» (!) диелә) йөрерме, үзенең авыру икәнлеген белгән хәлдә дә өйләнү турында сүз ачармы, гаилә кору кебек гаять җитди мәсьәлә белән шөгыльләнерме?

Г.Камал истәлегендә «Берничә тапкыр (!) авылга кайтып китүләрен исәпләмәгәндә, Тукай, Казанга килеп тора башлаганнан башлап үлгәнчегә чаклы бары өч тапкыр Казаннан читкә чыгып кайтты», диелгән. Бу «берничә тапкыр» сүзен кулланганда кимендә өч тапкыр булу күз алдында тотыла кебек. Югарыда икесе турында гына әйтелде (Г.Камал, бу сүзендә «тапкыр»ны истә тоткандырмы, бу – билгесез). 

1912 ел башында өч ай чамасы Өчиле авылында яшәп алуы турында алда сүз булды инде, фикеремне әйтә алдым кебек. Автор тарафыннан билгесез дип тәкъдим ителгән (фаразланган) Әминә белән Тукайның очрашулары, бәлкем, элегрәк заманга – 1911 елга карыйдыр. Реаль факт: 23-24 апрельләрдә «Тургенев» исемле пароходта шагыйрь Әстерханга китеп барган. Монда аны әзәрбайҗанлы доктор Нариман Наримановка күрсәтәләр. Аңа кымыз эчеп көч җыярга киңәш ителә. 6 июньдә ул пароходта Казанга кайтырга чыккан. Кайтуга иҗат эшенә чумган, җәен бер ай чамасы шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй белән очрашып торган. Көзге якта авыруы көчәю турында алда инде язылды... 1911 елда Тукай Күпербаш авылына барып йөргәнме соң?.

Р.Мир-Хәйдәрев мәкаләләрендә кузгатылган Тукайның Әминә туташ белән ике арада кабынган «соңгы мәхәббәте»нә мөнәсәбәтебезне шәрехләргә омтылабыз икән, шагыйрьнең гомумән хатын-кыз, сөю-мәхәббәт, гаилә кору кебек мәсьәләләргә үзенчәлекле карашы, язмаларында чагылышы хакында да фикер йөртергә тиешбездер. Дүрт ай ярымлык чагында кинәт атасы үлеп китеп, дүрт яшьләрендә исә газиз анасы да гүр иясе булып, тома ятимлеккә дучар ителеп, кулдан кулга күчеп йөреп үсәргә, тернәкләнергә тиеш булган бу ир бала, билгеле ки, нормаль тормыш шартларында тәрбия күрмәгән, тулы гаиләләрдәге ата-ана һәм балакайлары арасында була торган сөю-яратулы мөнәсәбәтләрне тоеп үсмәгән. Ятимлектә кимсенеп үсү, шатлык­лы кичереш­ләр аз эләгү, 22-23 яшьләрдә үк сәламәтсезлек билгеләре күренә башлау аның холык-фигыленә, психологиясенә (дөресрәге, үз-үзен идентификацияләүгә) бер генә дә тәэсир-йогынты ясамаган, дип әйтергә ярамастыр. Әмма моңа карап кына сөю-мәхәббәт хисләре аның иҗатында чагылыш тапмаган икән дигән нәтиҗә ясалырга тиеш түгел. Дистәләгән шигырьләре шагыйрьнең хисси дөньясы бай, сизгер, нәфис, нәзакәтле булуы белән бүген дә безне дулкынландыра. Истәлекләрдән күренгәнчә, Тукай реаль тормышта да мәхәббәт хисләрен олылаган, бу мәсьәлә белән бәйлелектә килеп туа торган гамәли моментларга гаять җитди караган, хатын-кызларга гына хас психологик үзенчәлекләрне дә яхшы күзаллаган. Аның хатын-кызлар булган очрашу-сөйләшүләргә катнашырга теләмәве, шигырьләрен яратып укып, үзен дә күрергә, үзе белән – ­шагыйрь кеше белән дә күрешергә, танышырга килгән кызлардан (мәсәлән, Зәйтүнәдән) читләшүе турында дуслары, замандашлары (З.Вәлиди, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Ф.Туктаров, Ф.Апакова һ.б.) шәһадәтлек бирә. «Мин аңар үзе мәхәббәт итә торган бер кыздан (чынында, Зәйтүнәдән) качып йөрүенең сәбәбен аңламаганлыгымны вә гайре табигый санаганлыгымны сөйләдем. Ул озак җавап бирми торганнан соң, үзенең бер күзен ишарә белән күрсәтеп, «Печать проклятия», диде», – дип яза Ф.Әмирхан. Хиссез шагыйрь була аламы икән? Истәлекләрдә аның да хис кешесе булуына басым ясала (Ф.Әмирхан: «Хис белән генә тора торган кеше»). Әмма Тукайда акыл да җитәрлек. Шуның чагылышына бер мисал. 1910 елның 4 декабрендә дусты С.Сүнчәләйгә юллаган хатында, ул чаклардагы тормыш чынбарлыгыннан чыгып, үзенең гаилә хакындагы «коры фикере»н яза: «Әгәр ... рәфыйкаңның (хатыныңның) синдәге хакын бөтенләй үк тәләф итмәгән булсаң (бозмаган булсаң), син – аны, ул сине якындан белеп яратышсаң, шуның өстенә, шәрмәндәи гыял (гаиләңне оятка калдыру) булмасын өчен, иң азында, җыл тәүлегенә биш йөз тәңкә килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш». Кыскасы, Тукай үзенең нинди хәлдә булуын яхшы аңлаган, һич кенә дә гаилә кору теләге белән яшәмәгән, мәхәббәт хисләре белән янса да (Зәйтүнәне оныта алмавы билгеле). Әмма шагыйрь­дә бу яшерен төс алган:

Файдасыз ит кисәгендән гыйбарәтдер йөрәк,
Парә-парә кисмәсә гыйшык мәхәббәт кайчысы.
... Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! –
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы! –
дип яза ул «Мәхәббәт» шигырендә (1908). «Актык тамчы яшь»тә исә (1910):
Бик юашлатты мине яшьрен сөюдән җан көю,
Бар иде булган чагым хәтта арсландан кыю!
...Үлде рух яшьрен мәхәббәттән, – хафаю күлсәдә, –
Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю! –дия.

Бу урында Җан (Галимҗан) Шәрәфнең бик тә кызыклы фикерен укучы игътибарына китермәкче булам. Аныңча, Тукай «... мәхәббәтен яшерен саклый, ләкин мәхәббәтен мәхбүбәгә белдермәве хәзер Тукайның куркуыннан, әйтергә кыюлыгы җитмәвеннән түгел, бәлки башка сәбәптән: Тукай «яшерен мәхәббәт», игълан ителмәгән, ачылмаган, хәтта мәхбүбәнең үзенә белдерелеп тә, яңалыгы, сафлыгы югалмаган мәхәббәт белән ләззәтләнә башлый. Ул тирән, куәтле мәхәббәт дип шундый мәхәббәтне генә саный башлый».

Укучы күргәндер: 2018 елгы мәзкүр язмалар укучыларга «Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте» («Последняя любовь поэта») дип тәкъдим ителде, быелгысы исә «Единственная любовь поэта» дип исемләнгән. Әүвәлгеләрендә ул Зәйтүнә белән Тукайга нисбәтле хис-кичерешләрне Тукайның беренче мәхәббәте дип саный иде (Зәйтүнә – «Г.Тукайның сөек­лесе», «она была возлюбленной Тукая», «первая возлюбленная Тукая» – Автор сүзләре). Тукай белән Зәйтүнә арасында 1908 елларда килеп туган мөнәсәбәтләрнең асылда чын мәхәббәт төшенчәсенә туры килүе истәлекләрдә, мәкалә-язмаларда килә. Аларның исемнәрен атап чыгарга кирәкмәс дип уйлыйм. Бу урында тик берсен генә күрсәтмәкчемен: ул – язу­чы-тарихчы Мирсәй Гарифның «Мәңгелек мәхәббәт. Тукай белән Зәйтүнә хикәяте» исемле китабы (Казан, 2006). Хикәят дигәч тә, ул легендар яңгырашлы вакыйга һәм образларга нигезләнеп язылган дип уйланмасын. Автор үз фикерен Тукай тормышы һәм иҗатына караган күптөрле реаль моментларга таянып яза.

Р.Мир-Хәйдәрев «Звезда Поволжья» газетасында ике ай дәвамында басылып торган бай мәгъ­лүматлы мәкаләсен юкка гына «Шагыйрьнең бердәнбер мәхәббәте» дип исемләмәгән. Аныңча, Тукай Күпербаш авылына килгән («часто бывал у Хабибуллиных»; «где много раз бывал Тукай»; Казаннан килеп йөргән; «его подарки»!?), Әминә күңелендә дә, шагыйрь күңелендә дә гыйшкый хис-тойгылар пәйда булган, һәм алар бакый дөньяга киткәнчегә кадәр дәвам иткән икән ич. 1945 елдан башлап Мартукта гомер кичергән Әминә Камалиеваның (1895-1976) вафат булгач та, кыз фамилиясе – «Хәбибуллина» белән күмелү фактында да, читләтеп кенә булса да, Тукай белән очрашулары версиясе раслана диелә язмада. Автор фикеренчә, шагыйрь Күпербаш авылына очраклы гына барып чыкмаган, ул анда эшләгән (?), дәваланган («лечился»). Үз интуициясенә дә ышанып, Р.Мир-Хәйдәрев Тукайның сөеклесе белән очрашуы иҗатында эз салмый булмагандыр дигән фикергә килә. Моңа кире каккысыз дәлилләр итеп автор шагыйрьнең 1912 ел 30 декабрендә чыккан «Җан азык­лары»ндагы «Ни кирәк тагы?» һәм дә «Йолдыз»дан да курка» шигырьләрен күрсәтмәкче... 


Ә М.Мәһдиев Г.Гейне сүзләренә Ф.Шуберт тарафыннан язылган романсның заманында бик популяр булуын, текстын Фет, Майковлар тәрҗемә иткәнлеген язып чыккан иде. Анда (текстта) «Җанкисәгем, ни кирәк тагын?» соравы рефрен сыйфатында гәүдәләнә. Нәкъ Тукайдагыча. М.Мәһдиев версиясе: «Тукай бу шигырьне немецча текстка ияреп, үзенчә үзгәрткән». Аныңча, Г.Гейненең «Әлмансур»ын турыдан-туры тәрҗемә иткән С.Сүнчәләйнең аны Тукайга укып күрсәткән булуы мөмкин, яисә Фет тәрҗемәсе белән очрашкандыр. Экспромт дип кенә аталуы да шигырьнең кинәттән язылуы, бик кызыклы рефрен «җилкәсендә» генә тууы турында «кычкырып»тора ич...

Быелгы мәкаләсенең исеме, кү­ренә ки, ике төрле уйларга ирек бирми: Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте, инде һичшиксез, «юкка чыгарылырга» тиешле. Шунлыктан да мәкаләнең соңына таба укучыны Р.Мир-Хәйдәрев үзенең версиясен раслардай уй- фаразлары белән таныштырмакчы. 

Мисалга берсе. Автор 1908 елда 14 яшендә чагында Тукай белән танышкан Зәйтүнә, ни өчен, үсә төш­кәч тә, Тукай белән очрашырга омтылмаган дигән сорау куя. Җавап бирү кыен түгел. Казандагы тормыш читенлеге аркасында Зәйтүнәләр киредән Чистайларына кайтып киткән бит (аны Тукайдан читләштерү өчен, имеш). Аралар да ерагайган, Тукай белән икесе арасында туган гыйшкый хисләр дөньясында гына торып яшәү мөмкинлеге булмаган бит. Р.Мир-Хәйдәрев Тукайның 1908-1909 елгы шигырьләрен карап чыккан һәм аларда Тукайның Зәйтүнәгә яшерен мә­хәббәте яшәгәнлегенә дәлилләрлек шигъри сурәт-образларны, ишарәләрне очратмаган. Ә бит тикшеренүчеләр, истәлек язучылар шагыйрьнең «Вәгазь», «...гә (Очраган...)», «Кызык гыйшык», «Кулың», «Мәхәббәт» кебек ши­гырьләренең нәкъ менә Зәйтүнә бе­лән очрашулар нәтиҗәсендә туган хис-кичерешләрне чагылдыруын әйтә. Зәйтүнә исеме хәтта «Мә, мә, мә!» шигыренең текстына да «килеп кер­гән»... Җәмалетдин Юмаев «Яшерен мәхәббәт» исемле мәкалә белән «Сөембикә» журналында чыгыш ясагач, Зәйтүнә ханымның «чын ышанычлы, мәрхәмәтле дин кардәше» Г.Исхакыйга «аклангандай» хат язуыннан, язучының аңа җавабыннан Зәйтүнә Тукайны яратмаган дигән фикер тумый... Мин сүземне кыскартып, Тукай белән Зәйтүнә арасында мәхәббәт темасының күпсанлы мәкаләләрдә урын алганлыгын әйтү белән чикләнергә телим. Кыскасы, Тукайның бердәнбер мәхәббәте тууга сәбәпче кыз – Зәйтүнә. Тукай (үзе белән күрешмичә дә) шигъриятен яратуы, әсәрләрен укып хозурлануы Әминәгә җиңел булмаган тормыш шартларында сок­лангыч гомер кичерергә мөмкинлек биргән, дип уйлыйм.
 
Зөфәр РӘМИЕВ, филология фәннәре докторы.
14.04.2022, Казан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев