Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Рубин" дүртенче урынга ук күтәрелде!

Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионатының чираттагы тур очрашуын Мәскәүдә җирле "Динамо"га каршы уздырды. Уеннан соң безнекеләр турнир таблицасының 4нче урынына ук менеп урнашты.

"Рубин" мәйдан хуҗаларын 1:0 исәбе белән отуга иреште, Бердәнбер тупны беренче таймда Джордж Деспотович кертте. Кызганыч, беренче таймда ук казанлылар алдынгы уенчыларының берсен - Хвича Кварацхелияне югалтты. "Динамо" сакчысы Сергей Паршивлюк белән бәрелешкәч, табиблар уенчыны алмаштырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Әлеге турдан соң Казан командасы, вакытлыча гына булса да, турнир таблицасының дүртенче баскычында урнашты.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев