Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Якутияда «Казан» скверын ачуда катнашты

Якутияда татарлар өчен әһәмиятле яңа урын барлыкка килә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» скверына нигез салыну чарасында белдерде.

«Бу барлык ватандашлар өчен дә мөһим вакыйга, чөнки Саха (Якутия) Республикасы башкаласында татарлар өчен әһәмиятле яңа урын - якташлар очрашуы, мөһим чаралар уздыру урыны барлыкка килә», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Казанның Россиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе булуын, аның белән илнең күп кенә халыкларының, шул исәптән якутларның да язмышы бәйле икәнлеген билгеләп үтте.

«Республика башлыгы Айсен Сергеевич Николаевка, Якутия хакимиятенә «Казан» исемендәге скверны булдыру буенча ватандашларыбызның инициативасын хуплаганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Ул безнең республикалар һәм тугандаш халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен яңа этәргеч булсын», - дип тәмамлады сүзен Президент.

Яңа скверда татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X