Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россиядә пенсионерларга өстәмә 15 мең сум түләргә тәкъдим иттеләр

Коронавирус пандемиясе чорында өлкәннәргә һәм пенсинерларга бер тапкыр түләнә торган ярдәм турында сүз бара.

Россиядә коронавирус пандемиясе чорында өлкән буын гражданнарына ярдәм буларак, 15 мең сум күләмендә бервакытлы түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр. Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев Россия премьер-министры Михаил Мишустин исеменә хат юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россиядә яшәүчеләрне риск төркеменә эләккән өлкән кешеләргә һәм пенсионерларга ярдәм итү мәсьәләсе борчый. Пенсионерларның даруларга гына да уртача чыгымнары 4 мең сумга артты. Күпчелек пенсионерларның өстәмә керемнәре юк, пенсия акчасына гына яшиләр», — диелгән Солтан Хәмзәев хатында.

Аның сүзләренчә, пандемия вакытында пенсионерлар йогышлы авыруларны кисәтү өчен дарулар сатып алырга акча тотарга мәҗбүр була. Алар чыгып йөрмәскә һәм табиб киңәшләрен дә үтәргә тиеш.

«Шул сәбәпле, гражданнар мөрәҗәгатенә һәм Россия гражданнарына адреслы ярдәм күрсәтү тәҗрибәсенә нигезләнеп, һәр пенсионерга бер тапкыр 15 мең сум күләмендә адреслы ярдәм күрсәтү механизмын эшләүне сорыйм», диелгән бу мөрәҗәгатьтә.

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев