Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда турнирында беренче урынны яулады

Камилә Вәлиева кыска һәм ирекле программада беренче булды.

Бүген Пекинда фигуралы шуу буенча командалар турнирында Россия спортчылары алтын медаль отты.

Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда турнирында Россиядән кыска һәм ирекле программаларда хатын-кызлар арасында Камилә Вәлиева, ирләр арасында Макар Кондратюк, бозда биюдә Виктория Синицина — Никита Кацалапов, парлы шууда Анастасия Мишина — Александр Галләмов катнашты.

Бүген команда турнирының соңгы ярыш көне булды. Ирекле программаларда башта парлы шуучылар Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов чыгыш ясады. Алар, 145,20 балл җыеп, беренченче булды һәм Россия командасы хисабына 10 балл өстәде.

Аннары бозда биюдә Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов пары, 128, 17 балл җыеп, икенче булды. Соңыннан Камилә Вәлиева хатын-кызлар арасында ялгыз шууда 178, 92 балл белән беренче урынны яулады. Ул шуу вакытында егылса да, барыбер иң югары балларны җыя алды.

 

 

 

 

Россия командасы даими исәп буенча 74 балл белән җиңде. Икенче урынны Америка Кушма Штатлары командасы яулады, Япония — өченчене.

Олимпиадада фигуралы шуу ярышы дәвам итә, алга таба спортчылар шәхси медальләр өчен көрәшәчәк. 

 

Гөлия Хәсбиуллина 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев