Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Роспотребнадзор белгечләре су коенганда коронавирус иярмәвен искәртә

Суда күп кенә башка инфекцияләр (церкариоз, лямблиоз, лептоспироз һәм ротавирус, шулай ук гепатит, дезинтерия, ваба, сальмонеллез һәм хәтта корсак тифы) йоктыру куркынычы бар.

Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, су кергән вакытта яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырудан куркырга кирәкми — вирус суда һәлак була. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.

«Ачык сулыклар яңа коронавирус инфекциясен йоктыру чыганаклары булып санала алмый, чөнки су кояш нурлары (ул вирус өчен зарарлы) йогынтысына дучар була. Кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән күчә торган COVID-19 коронавирусының су аша таралуын раслый торган фактлар әлегә юк», — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шул ук вакытта, Роспотребнадзорда искәртүләренчә, суда күп кенә башка инфекцияләр (церкариоз, лямблиоз, лептоспироз һәм ротавирус, шулай ук гепатит, дезинтерия, ваба, сальмонеллез һәм хәтта корсак тифы) йоктыру куркынычы бар.

Шунлыктан су керү урынын игътибар белән сайларга, ОРВИ симптомнары, тиредә яра һәм тырналган урыннар булганда су коенмаска, суны йотмаска һәм су кергәннән соң чиста су белән чайканырга, өйдә исә душ керергә кирәк.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев