Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ркаил Зәйдулла: Язучыларга активрак булырга кирәк, Президент ярдәм итәчәген әйтте

Татарстан язучылар берлегенең яңа рәисе, Татарстан халык язучысы Ркаил Зәйдулла ТР Президенты белән очрашып үзенең программасы белән таныштырган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язучыларның актив булуын, газета-журналларда, социаль челтәрләрдә үз фикерләре белән һәрдаим чыгыш ясауларын теләгән.

Татарстан язучылар берлегенең яңа рәисе, Татарстан халык язучысы Ркаил Зәйдулла ТР Президенты белән очрашып үзенең программасы белән таныштырган.

«Программаңны тормышка ашырсаң бик әйбәт була инде. Безнең тарафтан ярдәм булачак», дип вәгъдә иткән Рөстәм Миңнеханов.

«Әлбәттә, берлектә өлкән яшьтәгеләрнең шактый булуын да искәрттем. «Эшли алганнары белән эшләргә кирәк», - диде Президент. Эшләрбез инде», — ди Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә.

Президент заманча әйбәт әсәрләр кирәклегенә басым ясаган. «Грантлар системасын да эшләрбез — әсәрләре генә булсын», дигән. Әдәби тәрҗемә үзәге идеясенә дә хәерхаклы булган.

«Бинаның түбәсеннән су үтә бит әле. Җитәкчелек ремонт ясарга ризалык бирде. Шундый меркантильрәк әйберләрне дә сөйләштек инде. Килеп карарга тиешләр», — ди Татарстан язучылар берлеге рәисе.

Ркаил Зәйдулланың эш программасында Тәрҗемә үзәге, әдәби фонд, грантларга әсәрләр яздыру, гонорарларны күтәрү, яшь язучылар белән эшләү, пропаганда бүлеген торгызу кебек бүлекләр бар.

Татарстан язучылар берлегенең яңа рәисе итеп Ркаил Зәйдулла 3 март көнне Язучылар берлеге съездында күпчелек тавыш белән сайлап куелды. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев