Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА: Татар кычыткан чыпчыгы хәлендә

Путинның урыс теленнән гайре телләрне ирексезләп укытмаска дигән күрсәтмәсеннән соң социаль челтәрләрдә шау-шу башланды, әйтерсең әлеге күрсәтмә җен оясын тузгытты, моңарчы татар милләтенә булган нәфрәтләрен сиздермичәрәк йөргән бәндәләр дә, иркен сулыш алып, татар теленә каршы тоташтан һөҗүмгә күчте. Бу һөҗүмгә кушылучылар арасында үз «татарларымыз»ның да - урыслашканнарының гына түгел, әле...

Путинның урыс теленнән гайре телләрне ирексезләп укытмаска дигән күрсәтмәсеннән соң социаль челтәрләрдә шау-шу башланды, әйтерсең әлеге күрсәтмә җен оясын тузгытты, моңарчы татар милләтенә булган нәфрәтләрен сиздермичәрәк йөргән бәндәләр дә, иркен сулыш алып, татар теленә каршы тоташтан һөҗүмгә күчте. Бу һөҗүмгә кушылучылар арасында үз «татарларымыз»ның да - урыслашканнарының гына түгел, әле генә авылдан татарча укып шәһәргә килүчеләрнең дә - иярчен, сыек авазлары ишетелә. Әлеге бәхәсләрдә татар теленә, татар милләтенә карата нәфрәт өстенлек итә, алар актив, алар бердәм, татар телен яклап җавап бирүчеләргә бишәүләп, унаулап ташлана.
Бичара татар теле! Мескен татар халкы!
Үзебезнең телебезне, денебезне якларга кирәк булганда да тавышыбыз бөердән чыкмый, сына, пышылдауга күчә. Ә күбебез бөтенләй эндәшми. Курку гасырлар дәвамында, бигрәк тә совет чорында канга сеңгән.
Рәсми татар матбугатына күз салсаң, безне бөтенләй башка мәсьәләләр борчый икән. Тел кайгысымы монда! Әнә, бер җырлаучы малай "Кычыткан чыпчыгы" дигән җырга клип төшергән, ә шул исемдәге җырны Габделфәт Сафин инде егерме ел элек җырлады дип ду киләләр. Сүзләрдәге рифмалар да бертөсле имеш: "Чып-чынын - чыпчыгын". Плагиат! Татар гел чыпчык тирәсендә кайнаша. Югыйсә, бездә вак-төяк урлашуны кем җинаятькә саный инде... Җыр да булдымы мал? Тагын бер мөһим мәсьәлә татар җәмәгатьчелеген бимазалап интектерә: яшь җырлаучы Азат Абитов эстрада эшмәкәре Рифат Фәттаховның киявеме, түгелме?
Уйлап карасаң, безнең күбебез шул ук кычыткан чыпчыгы хәленә калган лабаса! Яфрак астыннан гына күтәрелеп карагыз - күк йөзендә бөтенләй бүтән кошлар канат җәя.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының "татар теле һәм әдәбиятын мәктәпләрдә укыту канун җәһәтеннән дөрес" дип белдерүе шау-шуны көчәйтте генә. Югыйсә, Россия Федерациясе Конституциясенә акка кара белән язылган: «Республика (дәүләт) үзенең Конституциясенә һәм канун чыгару хокукына ия». (5 нче маддә, 2 нче пункт). Татарстан - дәүләт! Һәм үзенең дәүләт телен ул мәктәпләрдә укытырга хокуклы гына түгел, бурычлы да! Димәк, Путинның күрсәтмәсе төп канунга каршы килә.
Аны да гаепләп булмый, ил Конституциясенең һәр маддәсен ничек истә тотсын? Аннан башка да эшләре бихисап... Күрсәтмә биргәндә бик алҗыган булырга да мөмкин. Юкса, Казанга бер килгәндә безнеңчә исәнләшкән дә иде, татар телен өйрәнүнең кирәклеге турында да матур-матур сүзләр дә әйтте әле. Хәер, Россия Федерациясенең Конституция мәхкәмәсе дә 2004 елда татар теленең Татарстан мәктәпләрендә дәүләт теле буларак укытылуын канунлы дип тапкан иде. Инде Россия Конституциясенең 68 нче маддәсенә күз салыйк: «Республикалар үзләренең дәүләт телләрен гамәлгә куярга хокуклы. Республикаларның дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә алар Россия Федерациясенең дәүләт теле белән янәшә кулланыла» (2 нче пункт).
Чыгырдан чык­кан шовинистларның "Татарстан - дәүләт түгел" дип шашынулары Россия Конституциясенә каршы килә, дәүләт төзелешен какшата, ләкин моңа канун сагында торучыларның кылы да селкенми. Югыйсә, бүтән очракларда бик уяу кыланалар. Менә шундый илдә яшибез. Хәер, Сталин Конституциясе дә дөньяда иң кешелекле кануннар җыелмасы иде, тик ул миллионнарча кешеләрне бер гаепсезгә юк итәргә киртә булмады.
Алай да, барыбыз да бөтенләй үк авыз йомып тормыйбыз икән, менә Бөтендөнья татар яшьләре форумы урыс телле ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыкты. Янәсе, тату яшик, кануннарны хөрмәт итик, безнең хәлне дә аңлагыз дигән сымаграк. Кем аңласын? Киресенчә, алар мондый мөрәҗәгатьне көчсезлек мисалы дип кабул итте.
Минемчә, аларга түгел - күзе тонган шовинистлар белән беркайчан да уртак фикергә килеп булмый! - татар телле ата-аналарга мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Кемнәрдер туган телебезне аяк астына салып таптарга җыенганда нигә без шулкадәр битараф булып авызга су кабып торабыз? Татар телен укытуны факультативка калдыруның нәтиҗәләрен яхшы беләбез бит. Чулпан Хамматова, әнә, факультативта үзенә татар телен укыткан ханымны Гитлерга охшатып нәфрәтләнүе хакында әйткән иде. Ундүрт яшендә үк чукынуы да шуңа булмады микән әле аның - татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә ачудан...
Шунысын да әйтергә кирәк, татар телен дәүләт күләмендә чын-чынлап гамәлгә кертү өчен Татарстан җитәкчелеге бармакка бармак та сукмады. Ул үз агымына куелган иде, мәктәпләрдә укытуның сыйфаты начар, дәреслекләрнең кимәле түбән, укыту методикасы хәзерге заман таләпләренә җавап бирми. Мәгариф һәм фән министрлыгына җитәкче булып Энгель Фәттахов килгәч кенә хәл яхшы якка беркадәр үзгәргән сыман тоелды, яңадан өмет чаткылары уянган кебек иде.
Хәзерге вәзгыять шундый - Мәскәү үз дигәненә ирешү өчен бөтен куәтен эшкә җигәр. Бу җәһәттән Татарстан җитәкчелегенең әлеге басымга каршы нык торуына өмет баглап булмый. Минемчә, иң булдыклы укытучыларны җәлеп итеп, урыс телен дә, кайбер чит телләрне дә тирәнтен өйрәтә торган, хәзерге технологияләргә ия, заманча җиһазларга бай чын милли татар мәктәпләре булдырырга кирәк! Алар артык күп тә булмаска мөмкин, ләкин үзара көндәшлектә өстенлек аларда булырга тиеш. Казанда бөтен татар дөньясыннан җыелган талантлы балалар өчен мәктәп-кампус төзү дә Татарстан җитәкчеләренең ихтыярыннан гына тора дип уйлыйм. Әллә ялгышаммы?
Югыйсә, безнең милли мәк­тәп­ләр, гимназияләр дип аталган уку йортларында да барлык фәннәрне диярлек урысча укыталар бит. Анысы гына аз тоелды, инде татар телен тәмам юкка чыгарырга телиләр. Һәм бераздан безнең балаларны, поплар килеп, мәктәптә яки балалар бакчасында ук чукындырачак та. Моны күзаллау өчен зур акыл кирәкми.
Урыс булмаган телләрне кыс­рыклау һәм тәмам юкка чыгару максатчан сәясәткә әверелде. Без бит Путинның милли республикаларны большевиклар тарафыннан дәүләт нигезенә куелган һәм акрынлап шартлауга көйләнгән миналар белән чагыштыруын онытмадык. "Саперлар" инде бу юнәлештә байтактан эшли. Татарның иң төп үзенчәлеге булган телне корытканнан соң Татарстан Республикасының да көннәре санаулы калачак. Һәм байлыгының да хәзерге морзалар кулында калуына ышаныч юк. Казан ханлыгының тарихын укыгыз, әфәнделәр!
"Азатлык" радиосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев