Республика мәктәпләре белем бирү процессын 1 сентябрьдән гадәти форматта башлап җибәрәчәк
Мәктәпләр яңа уку елына әзерләнә. Кайбер авылларда беренче сыйныфка баручы балалар булмаганда, шәһәр мәктәпләрендә укучыларга урын табуы да кыен. Яңа уку елына әзерлекне башкаланың “Салават Күпере” мисалында барларга булдык.
Казанның “Салават Күпере” микрорайонындагы 182нче политехник лицей – шундый зур җирлек өчен әлегә бердәнбер уку йорты. Ә биредә яшәүчеләр саны артканнан арта бара. Мәктәпләргә булган ихтыяҗ үзен нык сиздерә.
– Генплан буенча микрорайоныбызда 2021 һәм 2022 елларда мәктәпләр төзү планлаштырыла. Безнең мәктәп сыйдырышлылыгы буенча ике тапкырга артып китә, шуңа күрә белем бирү процессын ике сменада алып барырга ниятлибез, - дип ачыклык кертте лицей директоры Руслан Дуженков.
Директор сүзләренчә, укытучылар белән тәэмин ителеш буенча проблема юк дәрәҗәсендә икән.
– Физика, математика фәннәре буенча проблемалар бар иде. Алар хәл ителде, хәзерге вакытта башлангыч сыйныф укытучыларын комплектлаштыру мәсьәләсе кискен тора. Без әле дә кадрлар туплауны дәвам итәбез, яңа уку елына моны да хәл итәрбез дип уйлыйм, – ди лицей директоры.
Гаҗәп билгеле: беренче сыйныфка укырга керүчеләр 13 сыйныф (!) – "А", “Б”... “П” классларына бүленгән. Биредә 400 сабый беренче тапкыр парта артына утырачак. Лицейда яңа уку елында 2260 артык укучы көтелә. Мәктәп директоры Руслан Дуженков сүзләренә караганда, 1 сентябрьдә, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, 1нче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен линейка үткәрергә рөхсәт ителә.
– Дистанцион рәвештә уку барыбызга да мәктәпнең кыйммәтен аңларга ярдәм итте. Барлык өстенлекләргә дә карамастан, без бу форманы бары тик сыйныфтагы эш өстәмәсе буларак кына карыйбыз. Мисал өчен, цифрлы эшләнмәләр авыру яки башка сәбәпләр белән дәресләргә йөри алмаган укучылар өчен генә файдалы булачак. Без мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген ныклы контрольдә тотабыз. Балалар арасында дистанция калдырып утыртачакбыз – ул 1,5 метр булачак. Ата-аналарны мәктәпкә кертүне чиклибез. Нинди генә шартлар булмасын, без уку елын башлап җибәрергә әзер. Һәркөнне укучыларны һәм укытучыларны медперсонал каршы алачак. Алар һәрбер кергән кешенең тән температурасын үлчиячәк, кулларын дезинфекцияләү өчен антисептик ишек төбендә – сак хезмәте янында торачак.
Дәресләр бер кабинетта узачак. Бу укучылар арасында элемтәләрне киметү өчен эшләнә. Ашханәләрдә кеше әз булсын очен аерым график төзиячәкләр.
Дөрес, уку махсус график буенча эшли башлаячак, массакүләм чаралар бетерелде. Әмма иң мөһиме – гадәти дәресләр калачак, – дип ачыклык кертте Руслан Дуженков.
– Укучыларны тагын бер яңалык көтә – башлангыч сыйныфларның барлык укучылары өчен бушлай кайнар туклану. Сез моңа әзерме? – Мәктәп ашханәсе әзер һәм башлангыч сыйныф укучыларын кайнар тукландыру өчен барлык кирәк-яраклар белән тулысынча тәэмин ителгән. - Сентябрь-октябрь айларында Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак. Ул сездә үтәчәкме? - Яңа уку елы башлану – балалар өчен эмоциональ катлаулы чор. Озын җәйге каникуллардан соң сыйныфларга килү, яңадан мәктәпкә җайлашу авыр. Ә инде быел, үзизоляциядән соң, бигрәк тә. Ләкин шуны аңлау мөһим: бу контроль эш ниндидер билгеләр кую өчен кирәк түгел. Өлгерешкә йогынты ясаучы бәя булмаячак, әмма мәгълүматлар белем дәрәҗәсен билгеләргә һәм дистанцион укудан соң нәрсәгә игьтибарны юнәлтергә кирәклеген аңлау өчен ярдәм итәчәк. Бәлкем, ниндидер темаларны кабатларга кирәктер.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА
"Шәһри Казан"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев