Ренат Харис: Без Дәрдмәндне онытмадыкмы?
Быел, 2024 елның 23 ноябрендә, бөек татар шагыйре, мәгърифәтче, меценат, Россия дәүләт эшлеклесе Дәрдмәнднең (Закир Садыйк улы Рәмиев) тууына 165 ел була.
Без – аның иҗатында тәрбияләнгән әдәбият сөючеләр, язучылар, фәнни җәмәгатьчелек, республикабыз җитәкчелеге – ул көнне кая барып, ни нәрсәгә, шагыйрьне хөрмәтләп, чәчәкләр куярбыз икән? Бәлки, әле ел ярымнар элек, тарихи гаделлекне хаклап, республикабыз рәисе Рөстәм Миңнеханов ачкан, шагыйрьнең оныгы, даһи уйлап табучы, Сталин премясе лауреаты Бәшир Рәмиев исемендәге АйТи-технопаркка барырбыз... Ләкин анда да классигыбызның фамилиясен генә күрербез... Ә чәчәк куясы килә!
Атам-анам йорты өчен
Булса мең җаным фида,
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида, –
дип язган шагыйрьнең һәйкәле генә түгел, Җир йөзендә хәтта кабере дә юк. Дәрдмәнд 1921 елда Орск шәһәре күршесендәге бер авыл зиратында җирләнә. Бөек Ватан сугышы елларында аның кабере ашыгыч рәвештә эвакуацияләнгән хәрби завод астында кала. Әле сугыштан соң да шул тирәдә аунап яткан кабер ташын күрүчеләр булган ди, шагыйрьнең хәзерге биографы Лерон Хәмидуллин. Классик шагыйрьнең туган-үскән җире, ата-анасының йорты, татар халкы кайда милләт булып яшәсә – шунда, ә Рәмиевләр нәселенең төп тамыры безнең Әлмәт районының Тайсуган авылы туфрагында.
Татарлыктан татар
һич гарь итәрме
Кеше үз исмене инкяр итәрме.
Татарлыкта татар угылы
татармын,
Татар түгел димә –
башың ватармын! –
дип яшәгән Дәрдмәнд гомеренең күпчелек елларын көньяк Урал якларында, үзләренең алтын приискалары эшләгән төбәкләрдә үткәрә. Ләкин ул дөнья күрергә, Россиянекеннән аермалы булган тормыш, культура, икътисад белән дә танышуны кирәк саный һәм моңа вакыт таба. Бала чакта ук рус телен өйрәнеп алган Закир бик иртә Пушкин, Некрасов, Толстой иҗатлары белән таныша. Ул Төркиядә мөселман дөньясына хас югары белем ала, Шәрык һәм Европа мәдәниятләренә ишек ача, абыйсы Шакир хатыннан күренгәнчә, хәтта француз һәм немец телләрен дә өйрәнгән булса кирәк. 21 яшендә Закир шәкерт шунда француз язучысы Поль де Кокның бер әдәпсезрәк романын татарчага тәрҗемә итә һәм, «моны татар күрсә, ни уйлар?» дип, яндыра. Ул Төркиядә укыганда, абыйсы Шакир тәкъдиме белән, китап чыгару, типография, газета-журнал эшләрен дә өйрәнә.
Уңышлы алтын сәнәгатьчесе, меценат-хәйрияче Закир Рәмиев үз хисабына мәчетләр, мәдрәсәләр салдыра, рус-татар класслары ачтыра, аларның китапханәләрен уку әсбаплары белән тәэмин итә, бик күп җәмәгать китапханәләрен китаплар белән тулыландырып тора, чит илләр һәм Россия университетларында шәкертләр укыта. Абруйлы җәмәгать эшлеклесе 1906 елда Оренбург губерниясеннән Россиянең Беренче Дәүләт Думасына депутат булып сайлана һәм мөселман фракциясенә керә. Империя башкаласы Санкт-Петербургта яшәү, Дума эшендә катнашу, төрле карашлы депутатлар белән аралашу, бәхәсләшү, Думаның император һәм хөкүмәт белән чәкәләшүләрен күреп тору шагыйрьгә нык тәэсир итә – аның сәяси, икътисади карашлары, яшәеш фәлсәфәсе киңәя. Дәрдмәнд мондый ызгышларның илне игелеккә китермәячәген аңлый. 1908 елда язылган «Кораб» шигыре шуны күрсәтә...
Шаулый диңгез,
Җил өрәдер –
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөзәдер:
Юл бара ят ил карап...
Чыкты җилләр,
Купты тулкын –
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап.
Дәрдмәнд 1914 елда гаиләсе белән Европа илләрендә сәяхәт итә. Аларның Бельгиядә, Италиядә төшкән фотолары һәм Берлиннан язган хатлары шул хакта сөйли. Дәрдмәнднең, Римда чакта, журналист аккредитациясе белән Рим Папасы үткәргән пресс-конференциядә катнашкан булуы да ихтимал.
1917 елның июль ахырында Казанда Бөтенроссия мөселманнарының Икенче съезды уза. Анда Закир Рәмиев булачак Вакытлы хөкүмәтнең Финанс министрлыгы әгъзасы итеп сайлана.
1919 елның гыйнварында Казанда татар шрифтына һәм орфографиясенә багышланган Беренче бөтенроссия конференциясе уза. Анда гарәп графикасыннан латиницага – ягъни яңалифкә – күчү мәсьәләсе карала. Бу проблеманы, татар дөньясында беренчеләрдән булып, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев 1910-1911 елларда ук матбугатта күтәрә, бәхәс куптара. Һәрвакыт гарәп графикасын татар теленә җайлаштыру турында уйланып, борчылып йөргән, хәтта конкрет адымнар да ясаган Дәрдмәнд бу конференциягә Казанга килгән дигән хәбәр дә бар.
Дәрдмәнднең Казан белән иң зур һәм ныклы, иң нәтиҗәле бәйләнеше, әлбәттә, ул нәшер иткән «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы аша булган. Бу мәшһүр басмалар татар халкының иҗтимагый, эстетик аңын киңәйтүдә, әдәбиятын, мәдәниятен үстерүдә бәһалап бетергесез эш башкарган. Әлеге басмалар редакциясендә татар халкының күренекле уллары Ризаэддин Фәхреддинов, Фатих Кәрими, Борһан Шәрәф, Шәриф Камал кебек һәрберсенә бронза бюст куярлык галимнәр, язучылар, журналистлар эшли. Татар әдәбиятының көмеш чорын «Шура», «Вакыт» авторлары Дәрдмәнд үзе, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев, Җамал Вәлиди, Шакир Мөхәммәдов, Нәҗип Думави кебек шәхесләр тәшкил итә, аның актив авторлары Йосыф Акчура, Шәехзадә Бабич, Ярулла Вәли, Зариф Бәшири, Төхфәт Ченәкәй, Сәгыйть Сүнчәләй булуы да басмаларның дәрәҗәсе турында сөйли.
«Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы Россиядә иң затлы басмалардан саналган. Редакция журналистларының айлык хезмәт хаклары да империядәге барлык газета-журнал хезмәткәрләренекеннән югарырак булган. Баш редакторларының айлык хезмәт хаклары 130 сум булган, ягъни, Санкт-Петербургта чыга торган газета-журнал баш редакторыларыныкына караганда ике тапкыр күбрәк. Дәрдмәнд, Тукайны журналга эшкә чакырганда, аның һәр шигырь юлына 50 (илле) тиен түләү вәгъдә итә. Ул елларда беркайда да шигырь юлына 5 (биш) тиеннән артык түләмәгәннәр. Тукай 14 юллы шигырь акчасына бер кәҗә яки бер сарык сатып алыр иде.
Дәрдмәндкә ничә дистә еллар «буржуаз эстет», «эксплуататор-алтынчы», «карашлары чикләнгән»,«пессимист» ярлыклары тагып йөртәләр, үзен татар әдәбияты корбыннан төшереп калдыра язалар, Бәшир Искәндәрович Рәмиевнең әтисен – күренекле уйлап табучы-инженерны – ГУЛАГта черетәләр, оныгын университетлардан куалар... Коммунистлар партиясенең ХХ съездыннан соң гына (1956) Дәрдмәндкә караш әкренләп үзгәрә башлады: шагыйрьнең 100 еллыгына багышлап, Казанда 1959 елда фәнни-гамәли конференция оештырылды, ул вакытта сенсация буларак кабул ителгән «Сайланма әсәрләр»е дөнья күрде һәм татар-совет поэзиясенә яңа аһәң, фәлсәфи җегәр өстәде, шигъриятебезнең интеллектуаль юнәлешен үстерүче, Сибгат Хәким әйткәнчә, «дәрдмәндчә-үзенчә» язучы шагыйрьләр барлыкка килде. Әмма, Дәрдмәнднең шигырьләрен төрле телләргә тәрҗемә итәсе һәм иҗатын халыкара киңлекләргә чыгарасы урында без, гадәтебездәгечә, аны яңадан оныта башладык. Минем, «дәрдмәндчә-үзенчә» язучы яшь шагыйрь буларак, Дәрдмәнднең 110 еллыгына аның китабын рус телендә чыгарасым килде: шигырьләрен юлга-юл (подстрочник) русчага тәрҗемә иттем, аларны үзем белгән, ихтирам иткән Мәскәү, Казан тәрҗемәчеләренә тараттым, аларга шигырь юлларын төшенергә булыштым, яңа тәрҗемәләр янына «Антология татарской поэзии»дәгеләрен дә (1957) өстәп, китапны тупладым да нәшрияткә алып мендем. Ләкин нәшрият шагыйрьнең юбилеен китап белән билгеләргә ашкынып тормады. Мин Сибгат абый Хәкимгә китапның төзүчесе булырга тәкъдим иттем... Аның сүзе үтте, һәм 1970 елда «Дэрдменд» дигән китап дөнья күрде. Бу – бөек шагыйребезнең рус телендә чыккан беренче мәҗмугасы иде. Соргылт газета кәгазенә басылган, юка тышлыклы, бизәксез китапчыктан татар җәмәгатьчелегенең Дәрдмәндкә мөнәсәбәте, әлбәттә, ачык күренеп тора. Тагын 10 елдан соң гына «Исә җилләр», янә 10 елдан соң «Агарган кыл» китаплары басылып чыкты.
Дәрдмәнд, исән чагында, үзенең матбагасында бик күп китаплар, дәреслекләр нәшер итә, әмма үз әсәрләрен китап итеп бастырып чыгармый... Аның бер чемодан кулъязмаларын 1918 елда фронттан яраланып кайткан улы Җәгъфәр Орск тимер юлы вокзалында урлата. Бу – татар әдәбиятындагы иң зур, иң тиле югалтуларның берседер...
Аз күләмдә сакланып калган әсәрләре дә Дәрдмәндне татар әдәбиятының классигы дип танырга, аны мемориаль такталарга беркетеп, бронза сынын гранит пьедесталга менгереп, урамнарга, мәктәпләргә, китапханәләргә, әйтик, Татарстанның Милли китапханәсенә аның исемен кушып, кайберәүләр кебек, алтыннарын Швейцария банкларына күчереп, чит илгә чыгып качмаган, бөтен байлыгын, эшләп торган иллеләп алтын приискасын советларга тапшырган бөек шагыйрьнең истәлеген Татарстанда, Казанда мәңгеләштерергә мөмкинлек бирә. Кемнәрнеңдер: «Дәрдмәнд Казанда тумаган, укымаган, яшәмәгән» дип әйтүе мөмкин, ә Гоголь, Достоевский, Лев Гумилёв, Дзержинский, Тельман булганнармы соң?
Вакыт бара – «Бертуган Рәмиевләр» китабы, «Дәрдмәнд» фотоальбомы чыкканга да 20 ел узып китте. Менә тагын бөек шагыйребезнең юбилее якынлашты. Онытмадык микән без аны? Дәрдмәнднең биографларыннан берсе Мәдинә Рахманкулова: «Без Оренбургта Рәмиевләр йортына Дәрдмәнд истәлегенә мемориаль такта кую теләге белән шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткәндә, бу эшкә иң каршы төшүчеләр – татарлар булды. Безгә: Нигә миллионерга такта куясыз? Без каршы, диләр. Без аларга: Герцен патшадан да баерак булган, Толстойның бер өйдә ике сәгать кенә булса да тукталган җиренә мемориаль такта куерга бурычлыбыз. Башка милләтләр үзләренең мәшһүр язучыларын, шагыйрьләрен онытмый, дидек. Шундый каршылыклар булу сәбәпле, такта өч елдан соң гына куелды» – дип яза.
Кызганыч ки, мондый мисаллар әле бар. 1958 елда, Кави Нәҗми, генерал Якуб Чанышев, Сибгат Хәким, Кадрия Ишукова фронтовик-шагыйрь, фашистларга көрәштә дә, иҗатта да тиңдәшсез батырлык күрсәткән Фатих Кәримгә Советлар Союзы Герое исеменә документлар тутырып, Татарстан партия өлкә комитеты секретаренә керә. Секретарь, документларны карап чыга да, «Әйе, документлар дәлилле, ләкин безгә – татарларга – әлегә бер Герой – Муса Җәлил дә – бик җиткән...» ди...
Ник без шундый соң, ә?! Берәү «Бөек кешеләрен бөек итә белгән милләтләр генә бөек була» дигән... Без үзебезне бөек милләт дип санамыйбызмыни?..
Дәрдмәнд – безнең горурлыгыбыз! Аның иҗаты революциягә кадәр үк казах, кыргыз, башкорт әдәбиятларына да йогынты ясаган. Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Һади Такташ, Шәехзадә Бабич иҗатларында да, замандашларыбыз Мостай Кәрим, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Равил Фәйзуллин, Саҗидә Сөләйманова, Рәшит Әхмәтҗанов, Роберт Миңнуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Нияз Акмалов, Зиннур Мансуров, Мөхәммәт Мирза, Марсель Галиев, Газинур Моратов иҗатларында да Дәрдмәнд эзләрен күреп була – әйбәт эзләр!
Дәрдмәнд бүген дә үз постында – аның әсәрләре мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнелә, приискалары әле дә илебезгә алтын бирә, ул төзегән мәчетләрдә халкыбыз намаз укый, китапханәләрендә – белем эсти... Аның иҗатын популярлаштырырга, «Шура» журналларын гына булса да бүгенге татар шрифтына күчереп, ул хәзинәне халыкка тапшыра башларга, классикның үзен зурларга, исемен уку йортларына, китапханәләргә кушарга да, фәнни-гамәли конференцияләр әзерләргә дә вакыт җитәрлек – хәтта тагын бер кәбисә көн дә бар – җиң сызганырга гына кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев