Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ӘРЕМ ТӘМЕ...

Халкыбыз язмышын мин ак әрем белән чагыштырам. Татарның язмышы әрем кебек ачы, кышкы салкынга чыдам әремнең суык җилдә дә, буранда да ап-ак кар өстенә коелган орлыклары шикелле бөтен дөньяга сибелгән без. Һәммә җирдә татар балалары җан асрый, күбесе тормыш ачысын татып көн күрә...

(Әдип, галим Тәлгат Галиуллинга 80 яшь)


Миңа калса, һәр татар әдибенең язмышы да әрем сыман ачы. Гомер бәйрәмен каршылау­чы Тәлгат Галиуллинныкы да шулай: сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән балачак, мәктәптә ачлы-туклы килеш укыган яшүсмер чак, Казан дәүләт университетында “фән граниты”н кимергән, аннары аспирантурада белем алып, Тел, әдәбият һәм тарих институтында аз хезмәт хакына эшләгән вакытлар, Алабуга дәүләт педагогика институтында 15 ел буе ректор вазифасын башкаргач, ялган шикаять, кара көнчелек аркасында кәнәфидән төшерелү, гомер бишеген, гаиләсен Казанга күчерү мәшәкатьләре, башкалабызның дәүләт педагогика институтында рус әдәбиятын укытуы, аннан соң Казан университетына күчүе һәм татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына декан итеп сайлануы, факультетның шаулап чәчәк аткан һәм гөрләп торган чаклары, инсульт газабы, даны еракларга таралган татфакның 2010 еллар башында юкка чыгу фаҗигасе, профессорның КФУдан бөтенләй китүе, әдәби иҗатын Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ике тапкыр тәкъдим итеп тә, бирми рәнҗетүләр...    

Тәлгат Галиуллинның нинди генә әдәби әсәрен, әйтик, “Кияү” хикәясен, “Сәет Сакманов” роман-трилогиясен, “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” роман-эссесын яки яңа гына “Казан утлары” журналында дөнья күргән “Татар әреме” (2018, №5) хикәясен укысаң да, яки милли матбугатыбызда басылган күпсанлы публицистик мәкаләләрен анализласаң да, автор һәрчак татар милләтен борчыган мөһим мәсьәләләр турында кыю фикер йөртә. Совет Армиясендә хезмәт иткәндә марҗа кызына өйләндерелгән татар солдатының авыр язмышы булсынмы, шыксыз һәм куркыныч 90 нчы елларда менә дигән булдыклы татар егетләренең мафия “кармагы”на эләгүе һәм берсен-берсе атып, үтереп бетерүләре (Яңа Татар бистәсе зиратындагы аерым аллея – ике метрлы кара мәрмәрдән коелган каберташлар безгә шул хакта сөйли) дисеңме, Мөхәммәт Мәһдиев кебек атаклы татар баласының ачы тәҗрибәсе турындагы истәлек әсәрендә совет заманында олы шәхесләрнең кадере булмавын искәртүме, югарыда телгә алынган соңгы хикәясендә “татар әреме”нең нинди ачы һәм шул ук вакытта авыру кешегә бик файдалы булуы дисеңме, Татарстанның район үзәкләрендә элиталы татар гимназияләре оештырырга чакырып язган газета мәкаләләре, Казанда Милли университет ачу кирәклеген кат-кат тәкрарлаган конкрет тәкъдимнәре һ.б. 

Әрем хәленә калмаска дип матбугат битләрендә чаң какты язучы! Т.Галиуллин, конвейер кебек, көн кадагына суккан мәкаләләрен язып кына торды, ләкин аның гамәли фикерләренә колак салучы булмады, ул күтәргән милли проблемаларны хәзер ишетергә теләүче дә, тыңлаучы да юк. Хәлләр болай барса, безнең милләт әремгә әверелеп бетәчәк ул.

...Тумышы белән Тәлгат ага хәзерге Татарстанда муллыкка, байлыкка ирешкән иң күркәм районнарның берсе булган Нурлат туфрагыннан. Район үзәгеннән шактый ерак урнашкан, экзотик исемле Кычытканлы авылында дөньяга аваз салган. Иван Явыз Казанны яулап, татар ханлыгы җирләрен басып алгач, әби-бабайларыбыз урманлы-кычытканлы урында бу авылга качып-посып кына нигез салган. Алар арасында Галиуллалар нәселенең дә җиде буыны билгеле... 

Тәлгат абыйның бабасын – Хафизулла улы Галиулланы – авылда “писарь” дип йөрткәннәр, чөнки ул мәдрәсәдә укыган, Карамал исемле күрше авыл чибәренә өйләнгән. Фани җиһанда тормыш михнәтен күп кичергән. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, фронтта чагында урысча укырга, язарга өйрәнгән. Алман әсирлегенә эләккәч, дошман телен дә үзләштергән. Үзе кебек үк улы Нәбиулла да сугыш утыннан исән калган фронтовик, ә икенче малае хәбәрсез югалган. Татар халкының менталитетына хас булганча, мәгърифәт нурының яктылыкка илтүен тирән аңлаган, беренче карашка гади кибетче, әмма кан тамырларында татарга хас сәүдәгәрлек геннарын саклаган Нәбиулла абзый да балаларын укытып, олы тормыш юлына озаткан, кеше иткән...

Т.Галиуллин белән беренче очрашуым 1992 елның июль ахырында узган тантаналы җыелышта, университетның ул җитәкләгән татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, “Казан университеты студенты” дигән горур исемгә ирешкәч, декан кулыннан зәңгәрсу тышлы студент билеты алганда булды. Т.Галиуллин шул чакта татар факультеты тарихында беренче һәм соңгы тапкыр рекордлы санга җиткән контингентның – бюджет урыннарына алынган 136 студентның һәм тагын Татарстан мәгариф министры Васил Гайфуллин биргән квота нигезендә укырга кергән 40 студентның кулын кысты. Безне алты төркемгә бүлделәр, арабызда халык артистлары Равил Шәрәфиев һәм Фердинат Гыймадиевнең уллары Вил белән Илшат та бар иде.

Мондый югары күрсәткеч 90 нчы еллар башында милли мәгарифнең ныклап аякка басуына, татар теленең дәүләт теле буларак гамәлгә керә башлаган чорда ана телебез укытучыларына зур ихтыяҗ булуына нигезле дәлил иде. Бу эштә Т.Галиуллинның саллы өлеше бар. 

Остаз буларак, Тәлгат ага – әдәпле, ипле, укымышлы фәнни җитәкче. Ул үз шәкертләре белән җайлы сөйләшә, юмор кушып ала, фикереңне ярты сүздән аңлый. Холкындагы бу сыйфатлар гомере буе студентлар арасында кайнавыннан, Алабуга институтында 15 ел буе ректор, ә КДУда 12 ел декан булып эшләгәндә яшьләр дөнья­сын аңлый белүеннән килә, күрәсең.
Студент чакта ул “Хәзерге әдәбиятның актуаль проблемалары”, “Фәнни эшкә өйрәтү” дигән махсус курслар укытты. Гаҗәп ки, аның дәресенә барыбыз да йөрдек, аудиториядә биш төркем бергә, шыплап тутырган шырпы тартмасы кебек утыра идек. Мөгаен, кырыс холыклы, гадел кыяфәтле деканнан шүрләгәнбездер. Калын дәфтәргә лектор сөйләгәннең сүзен-сүзгә, тиз-тиз язып бардык. Т.Галиуллин кебек аңлаткан темасы хакында ләззәтләнеп, тоташ бер тын белән лекция укучы галимнәр бик сирәк очрый.

Язмышыма рәхмәтлемен, миңа Т.Галиуллин фәнни җитәкчелегендә КДУ аспирантурасында укырга һәм “ХХ гасырның 80-90 нчы елларында татар повесте (чор һәм автор образы)” дигән темага кандидатлык диссертациясе якларга насыйп булды. Аның кул астында эшләп, гыйльми хезмәтне язу нечкәлекләренә тирәнрәк төшендем. 

Әдәбият галиме буларак, Т.Галиуллинны энциклопедик белемле, киң эрудицияле, югары мәдәниятле фән әһеле, дип саныйм. Әле 1968 елда ук “Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган бит үзе.

“Доктор булуның ние бар...” публицистик язмасының (1994) “Алма-Атада татар десанты” дигән беренче бүлегендә галим үзенең докторлык диссертациясен 1981 елның октябрь аенда Казахстан башкаласында яклавы турында җентекләп яза. 

“Кешенеке – кештәктә, үзеңне – үзәктә” исемле өченче бүлектә 1991 елның җәендә КДУның татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты каршында төрки телләр һәм әдәбиятларыннан докторлык яклау Советы ачылу тарихын тасвирлап уза (рәис итеп КДУда уку-укыту эшләре буенча проректор булып эшләгән тарихчы галим, татар филологиясе факультетын һәм татар журналистикасы кафедрасын ачуга зур көч куйган Миркасыйм Госманов тәкъдим ителә). Бу эш авырлык белән барган, әлбәттә. Озакламый Т.Галиуллин докторлык яклау Советы рәисе итеп раслана. 1990 ел­лларда Х.Миңнегулов, Р.Ганиева, 
Ә.Нигъмәтуллин, Ф.Гарипова, Х.Курбатов, Р.Әхмәтҗанов, М.Бакиров, В.Гарифуллин, Ә.Сәхапов, Ф.Яхин, Д.Заһидуллина, И.Бәширова, Ф.Бәшир һ.б.лар фәнни уңышка иреште...

Аның тәнкыйди язмалары матбугатта 1960 еллар уртасында ук күренә башлый. “Казан утлары”ында халык шагыйрьләре С.Хәким, Х.Туфан, И.Юзеев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис шигъриятләрен анализлаган мәкаләләре басыла. “Еллар юлга чакыра”, “Яңа үрләр яулаганда”, “Безнең заман – үзе җыр”, “Дәвамлылык”, “Шагыйрь­ләр һәм шигырьләр”, “Шигъ­рият баскычлары”, “Гомер учагы” җыентыклары Казанда, ә “Здравствуй, поэзия!” китабы Мәскәүдә дөнья күрә.

“Шигърият баскычлары”нда тәнкыйтьченең 1995-1999 елларда язылган “Милли үзаң һәм шигърият”, “Татар әдәбиятында “диссидентлар” булганмы?”, “Тарих мизгелләре яңарганда”, “Шагыйрьләр – изгеләр нәселеннән”, “Фикер һәм хис бердәмлеге” һ.б. әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган. Галим “Татар поэзиясе тарихын яңача өйрәнү мәсьәләләре”, “Тукай һәм ХХ гасыр татар шигърияте”, “Тукай шигырьләрен яңача укыганда”, “Хәзерге татар шигърияте” дигән гыйльми язмаларында ХХ йөз шигъриятебезне яңача өйрәнә, аның үзенчәлекләрен бүгенге милли-мәдәни үсеш баскычыннан торып бәяли.

90 елларда Т.Галиуллин публицистика, чәчмә әсәр жанрларында каләмен сынап карады: әдәбиятыбызда үзен әйтер сүзе, үз фикере, үзенчәлекле стиле булган публицист һәм язучы итеп исбатлады.

Публицистның мемуар жанрында иҗат ителгән “Замана балалары” (1993) тормыш күзәтүләренә бай истәлекләрдән, атаклы татар совет түрәләре Фикрәт Табиев, Гомәр Усманов, Рәис Беляевның кылган гамәлләренә кырыс бәяләрдән, катлаулы заманыбыз турында уйланулардан тора.

“Дәгъва” (1995), “Шәхесне гасырлар тудыра” (2003) китаплары “Замана балалары”ның дәвамы санала. “Дәгъва”га авторның хикәяләре, публицистик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган. Басмага кергән “Хаҗга зыярәт шәхси эшме?” (1993), “Кияү” каласында Сабантуй” (1994) язмалары сәяхәтнамә жанрында иҗат ителгән. Соңгысында сүз Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе Индус Таһиров белән бергә Украина башкаласы Киевка барулары һәм җирле татарлар оештырган Сабантуйда катнашулары хакында бара...

Т.Галиуллин, аерым алганда, хикәя жанрында да нәтиҗәле эшләде. “Кияү”, “Туган көн”, “Урман хуҗасы”, “Ниткән хат ул?”, “Абу”, “Һавада “татарин”, “Ышанычымны акламадыгыз!”, “Суган суфые”, “Колюнчик”, “СПИД вә мәхәббәт”, “Дәгъва”, “Ура, таптык!” хикәяләрендә чынбарлыкта булган вакыйгаларны сурәтләде. Хикәяченең сурәтле фикерләвенә үткән заман хәлләре хакында хәзерге чор позициясендә торып уйлану, аларны дөрес бәяләү, язучы теленә исә җиңелчә шаярту, йомшак һәм ачы көлү хас. Бу яктан мин аның язу стилендә, фикерләү сөрешендә И.Бунин, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев иҗатларына хас уртак чалымнар, уй-хис бергәлеген тоям.

Т.Галиуллин үзен роман жанрында да уңышлы сынады: кызган табадан төшкән кайнар коймак шикелле “Тәүбә” (1996), “Элмәк” (1997), “Төнге юллар” (2003) романнары бер-бер артлы басылды. Нәтиҗәдә ул үзен сәләтле прозаик итеп танытты, безнең милләт тә бу роман-трилогия йөзендә үз тормышының лаеклы чагылышын тапты. 

Гомумән, 1990 еллар татар прозасында роман жанры да җанланды. Моңа күз йомып булмый. Бу күренеш бигрәк тә 1996-1997 елларда көчәйде. Мәсәлән, шул ук 1997 елда “Казан утлары” журналының 1-8 саннарында бер генә повесть тә юк. Сан саен татар романнары тезелеп киткән: Т.Галиуллин “Элмәк”, К.Миңлебаев “Бакый”, Зөлфәт “Гөнаһ”, Р.Сибат “Исабәт”.

Шулар арасында аеруча Т.Галиуллин, Зөлфәт романнары җылы кабул ителде. Ни өчен? Чөнки татар укучысы моңарчы рус телендә басылган Александр Гуровның “Красная мафия”, “Я – вор в законе” әсәрләре һәм Италия, Америка мафиозилары турындагы документаль китаплары, талантлы милләттәшебез Рауль Мир-Хәйдәровның гомуми тиражы 5 миллион данәгә җиткән “Пешие прогулки” (1988), “Двойник китайского императора” (1989), “Масть пиковая” (1990), “Судить буду я” (1992), “Ранняя печаль” (1996), “За всё – наличными” (1997) романнары белән таныш булса да, милли әдәбиятыбызда әлеге мохитне үзәккә алган әсәрләр юк дәрәҗәсендә иде. Шуңа күрә татар-рус мафиясе, замана байлары хакында үз ана телендә укырга сусаган укучыбыз Т.Галиуллинның “Тәүбә”, “Элмәк”, “Төнге юллар” романнарын көтеп алды. Бу әсәрләрнең әдәби-эстетик кыйммәте – бүгенге тормышта байлыкка, акчага табыну проблемасын кыю яктыртуда, татар әдәбиятында базар икътисады, эшмәкәрлек, эшкуарлар дигән яңа теманы күтәреп чыгуда, прозабызда яңа тип саналучы Сәет Сакманов исемле замандашыбыз­ның каршылыклы образын тудыруда, аның характерын ачуда. Миңа калса, геройның прототибы – италь­ян, американ фильмнары үрнәгендә, 1990 елларда Алабуга янында, “Вольво” машинасында атып үтерелгән Татарстан Югары Советының элеккеге депутаты, алыпсатар Сәид Гафиатуллин. 

 Р.Фәйзуллин “Сайланма әсәрләр”енең биш томлыгы чыгу уңаеннан язылган “Ташларны барлар вакыт” мәкаләсендә Т.Галиуллин халык шагыйренең әдәби-публицистик мәкаләләре, иҗат портретлары, әңгәмәләре, эссе-уйланулары турында фәлсәфи фикер йөртә, рухи-сәяси күзәтүләр ясый. “Татар мәктәп-гимназияләребезнең саны да, сыйфаты да канәгатьләндерми, күп очракта күз буяу, үзебезне алдау фарсыннан уза алмый. Шәһәрләрдә, хәтта авылларда мәктәп хуҗалары, укытучылар татар мәктәпләренә балаларны зур авырлык белән җыялар, тагын да зуррак тырышлык илә саклап тоталар. Әлбәттә, моның төп сәбәбе итеп Мәскәүне атыйбыз (анысы да хак), үзебезнең 90 нчы еллар башында бирелгән форсаттан файдалана алмавыбыз, мәңге шулай иркенлек булыр дип авыз ачып йөрүебез турында онытабыз. Шул елларда татарларны башка төбәкләрдән кайтарырга, милли университетны ачып, яшәп килүче югары уку йортларында татарча укытуны кертеп, ректорлар сафын төп милләт вәкилләре исәбенә баетып була иде...” 

Галим “Тарихыңны онытсаң – юк киләчәгең...” мәкаләсендә (1992) Р.Батулланың “Сөембикә кыйссасы” романы, Ә.Рәшитнең “Сөембикәнең Казан халкы белән хушлашуы” поэмасы, Ф.Латыйфинең “Хыянәт” тарихи романына һәм билгесез рус елъязмачысының “Казан патшалыгы турында кыйсса”сына (профессор Н.Водовозов аны хәзерге рус теленә тәрҗемә итеп, 1959 елны бастыра) төпле бәя бирә.
Т.Галиуллинның затлы каләменнән төшкән “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” роман-эссесы эчкерсезлек, җылылык белән сугарылган. Һич арттырып, яки ярарга тырышып әйтүем түгел, мин бу очракта укучы буларак таң калдым: элекке якын дусты, хезмәттәше Мөхәммәт Сөнгатулла улы Мәһдиев шәхесенә карата искиткеч кешелеклелек сизелә, татар кешесенә хас киң күңеллелек ярылып ята. Т.Галиуллин хәтеренең ныклыгына, иманының көрлегенә исең китәрлек! Автор Мәһдиев белән бергә катнашкан чараларны, узган вакыйга-хәлләрне бөтен нюансларына кадәр тәфсилләп тасвирлый. Аңарда тел куәсе, сүз байлыгы гаҗәеп зур: дусларча шаяртып кинаяле көлә, мәзәк тә сөйли, тыгыз яза белә, төртмәлелек ярдәмендә тәнкыйтьли дә, ачы хакыйкатьне сурәтләп бирә, әллә кемнәрне телгә ала... Т.Галиуллинның бу әсәре, һичшөбһәсез, хәзерге татар әдәбиятында яңа сүз – әдәби ачыш!

М.Мәһдиев Т.Галиуллинның җан дусты иде. Икесе дә – сөекле милләтебезнең соңгы могиканнары. Алар Г.Бәширов, Х.Туфан, С.Хәким кебек затларның күңел нурын сеңдереп һәм әдәбият аксакалларыннан хәер-фатыйха алып, остазлары иҗатын рухи байрак итеп күтәрде. Өлкән буын язучылар яшь каләмдәшләре өчен караңгы төндәге маяк шикелле иде. Т.Галиуллин, Алабуга педагогика институты ректоры булып эшләгән чорда, бөек татар әдәбиятының йөзек кашларын милли җанлы укытучылар һәм студентлар белән очрашуга чакырып, әдәби кичәләр еш оештырган. Шул чакта ул Мәһдиев белән дә якыннан таныша, тора-бара ике арада дустанә мөнәсәбәт урнаша. Соңрак Тәлгат абый Казан университетына укытырга күчкәч, әшнәлек җепләре тагын да ныгый һәм алар чын дусларга әйләнә. 

Халык язучысы Г.Ахунов язганча, Т.Галиуллинның “эшләгән эше таулар кадәр”. Ун гасырдан артык бөек тарихы булган татар әдәбияты аны олы шәхес итеп тудырды. 

Т.Галиуллинда пассионарлык энергиясе кайнап, ташып тора. Ул – хәзерге татар әдәбият белеме фәнендә әйдәп баручы галим. Тәлгат абый белән кара-каршы утырып, әдәбият дөньясы һәм язучыларның бүгенге аяныч хәлләре, милләт эшләре турында яки сәяси темаларга иркенләп сөйләшеп була. Ул кешеләрдән ялыкмый. Күп сөйләп башкаларны да туйдырмый. Ул – кызыклы, белемле әңгәмәдәш... 

Галимнең әдәби тәнкыйть мәкаләлә­рендә тикшеренү объектына эләккән урта һәм өлкән буын әдипләрнең үзләренә дә, әсәрләренә дә гадел хөкем чыгарыла, яшь шагыйрьләр дә үз иҗатларына карата аның хак бәясен алуга өметләнә. Т.Галиуллин бүген дә иҗат хыяллары белән яши, яңа әсәрләр яза. 

Илһам ФӘТТАХОВ, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев