Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Путин ташламалы гаилә ипотекасы программасын киңәйтергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрьгә кадәр Хөкүмәткә ташламалы ипотеканы 2023 елның ахырына кадәр баласы туган күп балалы гаиләләр өчен җәелдерергә кушты. Бу хакта Кремль сайтында чыккан боерыкта хәбәр ителә.

«2023 елның 31 декабренә кадәр туган балалары булган гаиләләргә ташламалы ставкалар белән ипотека торак кредиты (займ) алу хокукын бирә торган карарлар кабул итүне тәэмин итәргә», – диелә документта.

«Гаилә ипотекасы» программасы 2018 елда барлыкка килде. Ул торак сатып алуга яки шәхси йорт төзүгә еллык ставкасы алты процентка кадәр булган ташламалы кредит алырга мөмкинлек бирә.

Башта ташламалы шартлар 2018 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала туса гына бирелә иде. 2021 елда мондый кредитны күрсәтелгән датадан соң туган бер баласы булган гаиләләр алды.

Беренчел кертем торак бәясенең 15 процентын тәшкил итә. Максималь кредит суммасы төбәккә бәйле. Мәсәлән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен ул 12 миллион сум тәшкил итә, башка территорияләр өчен – алты миллион.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев