Мәдәни җомга

ПРЕЗИДЕНТ ТАМЫРЛАРЫ

Минтимер Шәймиевкә 80 яшь Соңгы чирек гасыр дәвамында "Шәймиев феномены" дигән тәкъбирне әйтергә яраталар. Моның асылын аңлатып үтү өчен, бәлки, Туфан ага Миңнуллин язып калдырган бер истәлекне искә алу да бик җитәдер. Туфан ага Европа илләренең берсенә килеп төшкәч, анда Чечнядан качып киткән бер ир белән таныша. "Сезнең азатлык өчен...

Минтимер Шәймиевкә 80 яшь
Соңгы чирек гасыр дәвамында "Шәймиев феномены" дигән тәкъбирне әйтергә яраталар. Моның асылын аңлатып үтү өчен, бәлки, Туфан ага Миңнуллин язып калдырган бер истәлекне искә алу да бик җитәдер.
Туфан ага Европа илләренең берсенә килеп төшкәч, анда Чечнядан качып киткән бер ир белән таныша. "Сезнең азатлык өчен ничек көрәшүегезне күреп, без сокландык", - дип, кәефен күтәрмәкче булып, Туфан ага тегеңә сүз ката. "Юк шул, Дудаев, Масхадов, Радуев, Басаевлар Чечняны тоташ канга батырды, без һичбер файдасызга дистә меңәрләгән корбан бирдек. Ә сезнең Шәймиев республикагызга сыңар гына да солдат керттермәде, Татарстан даны белән башка бер өлкә дә тиңләшерлек түгел, аны дөнья белә. Безнең хәрабәгә әйләнгән Чечняга бер илдән дә визит ясамыйлар, ә сезнең Татарстаннан кунакларның өзелеп торганы юк", - дигән гаҗәеп җавап бирә качак туганыбыз...
Менә шушы ачы хикәяттән соң Минтимер ага Шәймиев феноменының, әлеге зур шәхеснең тамырларын, нәсел шәҗәрәсен, чишмә башын күз алдына китерү максатыннан ерак тарих диңгезенә дә чумып карау кирәк.
Актаныш-Пучы-Мөслим-Сарман төбәгендә беренче авыллар барлыкка килү хакында тарихчылар күптәннән баш вата. Әле өязләр оеша, воеводалар Мәскәү каласының үзеннән билгеләнә башлаган 1580 еллардан бирле Минзәлә өязе Уфа провинциясенә "ябыштырып" куелганга һәм документлар җитмәгәнгә күрә, бу төбәкнең Казан ханлыгы чорындагы тарихын "чокучы" да, бу хакта энциклопедик хезмәт язучы да һич күренми әле. Әйтерсең лә Минзәлә өязендә, Чаллы белән Уфа арасында Казан ханлыгы, ә тагын да ераккарак чумсак - Болгар дәүләте чорында ташландык бер дала сузылган да, анда һичбер төрле кабилә йә ыру яшәмәгән. Ә асылда тарихи һәйкәлләрне барлап чыгучы, сәйлән-мәрҗән итеп тезеп салучы юк.
Ә без саныйк. Нәкъ Минтимер Шәймиев туган Әнәк авылыннан 15 чакрым ара чамасында, Ыкның уң ягында озынлыгы - 30, биеклеге 10-12 метрга җиткән бер курган бар. Археолог галимнәр аны "V гасыр һәйкәле, сармат кабиләсе истәлеге", дип тәкрарлый.
Минтимер аганың Әнәгеннән 30 чак­рымнар чамасында Иске Кормаш дигән зур авыл бар. Авыл мулласы белән берлектә казу үткәргәндә авыл зиратыннан Болгар дәүләте эмблемасы төшерелгән ике кабер ташы килеп чыкты һәм алар бүген дә каен агачларына сөялгән көенчә исән-имин тора. Болгар ханлыгы дигән чорны атап үттек, димәк - Казан ханлыгы төзелгәнче, 1430 елларга чаклы булган дәвер истәлеге бу.
Минзәлә районының Гөлек авылы янында ике шәһәрчек урыны һәм шуның янәшәсендә өч мең кеше күмелгән зур каберлек ачылды. Аның нигезләнүенә инде 1000 ел.
Мөслим районының Мәлләтамак авылы янәшәсендә дә каберлек бар, галимнәр аны XII-XIII гасыр ядкяре дип тамгалый.
Актаныш районының Иске Байсар авылыннан 5 чак­рым ераклыкта, Сөн елгасы ярындагы Чиялек утарына терәлеп диярлек Алкаби кушаматлы тау басып тора, аның эчендә бик зур мәгарә бар, галимнәр аннан бик күп сугыш кораллары, көнкүреш җиһазлары табып һәм XIV гасыр һәйкәле дип билгеләп киткән иде, 15 ел чамасы элегрәк аны юл төзелеше хакына юкка чыгардылар.
Актаныш районында, Сөн елгасы ярында Меңнәр авылы бар, тарихчылар аны Болгар ханлыгы чоры һәм Мең кабиләсе белән бәйли. Агыйдел ярындагы Такталачык авылы да Казан ханлыгының башлангыч чорында, ягъни 1400 елларда ук тамыр җәйгән...
Болай тезсәк, Башкортстанның Чишмә авылы янында XIII гасырда ук хасил булган Хөсәен Гомәр төрбәсенә һәм Уфа урынында Болгар чорында ук хасил булган Имәнкалага чаклы җитеп була. Күрәсездер: шушы ядкярләрне сәйлән итеп тезгән җитди бер китап юк!..
Әле ярый, әлеге һәйкәлләргә саллы кушымта булып яңгыраячак тарихи шәҗәрәләребез исән калган. Минтимер аганың ватаны өчен иң кадерлеләреннән берсе - Карабәк шәҗәрәседер. Аның 30 га якын варианты безнең Тарих институтындагы сирәк кулъязмалар бүлегендә саклана. Уфа каласы архивларында да шуннан ким түгелдер. Шуны сәбәп итеп, алар Актаныш, Мөслим, Сарман, Әгерҗе, Башкортстандагы Илеш, Яңавыл, Краснокама районнары буенча таралган Гәрәйлеләрне "башкорт милләтен формалаштыручы тугыз кабиләнең берсе" итеп танытырга тырыша да инде...
Ә шәҗәрә менә болай сөйли. Тарихта Карабәк кушаматын алган Габдулла хан 1361 һәм 1367 елларда ике мәртәбә Алтын Урда дәүләтенең хан тәхетенә утырып алу бәхетенә ирешә. 1360-1380 еллар дәвамында Урда тәхетендә 25 кә якын хан алышына һәм бу болганчык дәверне, туганнар арасында кан коюны Туктамыш хан гына туктата. Төмәннәре белән бергә Куликово кырын ташлап киткән Мамай мирзаны Кырымга кайтуга ук генуялы сәүдәгәрләр суеп үтерә һәм Туктамыш хан тәхетенә янардай усал көч калмый. Сәмәркандтагы явыз Аксак Тимергә каршы яу чабуны ният итеп куйган Туктамыш хан, җиң сызганып, Алтын Урданы ныгыту хәстәренә керешә. Болгар дәүләте җирләре һәм андагы халык бик күптәннән шәп игенче, сәүдәгәр, төзүче һәм яугир даны алган. Шуңа күрә элеккеге Болгар җирләрен дә, аерым әмирлек сыйфатында, өр-яңадан аякка бастырмыйча булмый. Ләкин ул 1236 елгы Бату хан явыннан һәм 1300 еллар дәвамында Новгород ягыннан килгән ушкуйникларның талап үтүләреннән соң мантып китә алмый, халкы да аз. Өстәвенә, әмирлек кәнәфиен биреп, ханлык тәхетенә дәгъва итәрдәй нәсел ияләрен дә үз ягыңа аударырга кирәк. Менә шушы ниятләрне уйлап, Туктамыш хан элек ике тапкыр тәхет татыган Габдулла-Карабәккә Кырымда Болгар җиренә күчәргә риза булган гаиләләрне 1380 ел дәвамында үз әләме астына туп­ларга фәрман бирә. Габдулла-Карабәк иң төп көчне Кырымдагы Гәрәй кабиләсе составыннан аерып ала, аннары Кавказ алды далаларындагы, Идел, Җаек тамагындагы, Сакмар буйлап җәелгән Актүбә төбәгендәге татар вәкилләрен җыя-җыя, күчмән халык утырган арбалар санын 17 меңгә җиткерә. Карабәк олавына Аксак Тимер талавыннан качкан кыргыз-кайсак ырулары да килеп кушыла (бүгенге Илеш районы җирендә Кыргыз атлы авыл, беркадәр соңрак Кыргыз волосте, ә Актаныш, Мөслим, Тукай, Минзәлә, Әлмәт районнарына караган байтак авылларда Кыргыз исемен йөртүче урамнар шушы күчеш нигезендә хасил булган). Менә шул 17 мең арбалы олау белән Идел яры буен­ча күтәрелеп, Габдулла-Карабәк күчмә халыкны, иң әүвәл, моңа кадәр зур шәһәр һәм крепостьлары белән танылмаган Ык һәм Сөн елгалары уртасына китереп утырта. Кичәге Габдулла хан санаулы көннәр эчендә Болгар әмиренә әверелә. Ә ул Кырымнан аерып алып килгән Гәрәй кабиләсе вәкилләре тиз арада Агыйдел ярында Урта, Түбән, Югары дип атала башлаячак Гәрәй авылларын нигезли. Бераздан алар бүген Башкортстанда саналган Илеш, Яңавыл, Краснокама районнарына да күченә. Актаныштагы Татар Әҗбие, Үрьяды, Байсар, Үрәзмәт, Адай, Бикчәнтәй, Солтангол, Апач һ.б., Сарман районындагы Янурыс, Күтәмәле, Әгерҗедәге Исәнбай, Минзәләдәге Бикбау, Мөслимдәге Әмәкәй, Күбәк, Сәет һ.б. авылларның гәрәйлеләр тарафыннан нигезләнгән булуы күптән исбатланган.
Дөрес, гәрәйлеләр дә, Кавказ, Идел, Җаек, Сакмар буйларыннан җыелып килгән күчмәннәр дә ташландык далага килеп нигез кормый. Алда санаганча, Ык, Сөн, Минзәлә һәм Агыйдел буйларында әле алар килгәнче үк Биләр каласы Бату хан һәм Сүбүдәй сәрдәр тарафыннан җимерелгәннән соң качып киткән Бүләр-биләр, Байлар-биләр, Меңнәр, Җәнәй, Табын, Ирәкте, Имән атлы кабилә һәм ырулар гомер итә. Минтимер ага дөньяга килгән Әнәкне кул сузымындагы Иске Имән, Олы Имән, Югары Имән, Түбән һәм Югары Табын, Бүләр авыллары уратып алу - шуның кайтавазы.
Карабәкне 1391 елда Кондырча һәм 1395 елда Терек елгасы янында Туктамыш ханны яклап яуга кергән өчен Аксак Тимер Болгар каласында башын чаптырып үтертә. Ул Казансу буендагы урманнарга җибәреп качырган Алтынбәк һәм Галимбәк исемле угыллары, үсә төшкәч, Казан әмирлеген үз кулына ала...
Еллар үтә. Гәрәйлеләр эченнән дистә меңәрләгән дисәтинә ялан-кырларга һәм меңнәрчә елкыларга ия булган Теләкәй атлы эре җирбиләүче үсеп чыга. Бүгенге Сарапул һәм Бөре каласына, Әгерҗе районындагы Красный Борга кадәр җәелгән аның җирләрен 1680 елларда регент-патшабикә Софья фәрманы буенча монастырьларга өләшә башлагач, Теләкәй морза үзенең кул астындагы яраннарын фетнәгә күтәрә. 1681 елда ул Уфадан үзенә каршы юнәлгән воевода Коркодинов гаскәрен тар-мар итүгә ирешә. Ләкин 1682 елда яңа яуда яраланган Теләкәй илбасар карательләр кулына эләгә, аны дар агачына асып юк итәләр.
1703 елда Балтыйк буенда яңа башкала нигезләгән һәм яңа армия, рус флоты булдыру уе белән янган Петр патша, акча җитмәгәнлектән, үзенең ике эмиссарын татар-башкорт халкын талау өчен юллый. Котырган ике эмиссар мөселман халкына 72 төрле яңа салым уйлап таба. Мондый акыртып талауга түзә алмаган бабаларыбыз яңа фетнәгә күтәрелә. Казан белән Уфа арасындагы унарлаган волость яугирләрен моннан 22 ел элек дарга асып үтерелгән Теләкәй морзаның улы Күчем җитәкли.
1735 елда инде кансыз күзен Урта Азиягә төбәгән патша хөкүмәте бабаларыбыз ия булган Сакмар-Җаек буенда плацдарм - Оренбург каласын төзү өчен баскын отряд юллый. Татар-башкорт халкы газиз җирен яклап янә яуга күтәрелә. 1719 елда җанкыярлар тарафыннан суеп үтерелгән Күчем морзаның улы Акай батыр яңа яуның юлбашчысына әверелә. Тик аны да 1737 елда яраланган көе кулга төшерәләр һәм Петербург каласында асып юк итәләр. Бер-бер артлы кузгалган өч фетнәне әйдәп йөргән һәм шуның өчен гомерләрен дар агачында төгәлләгән өч буынлы нәсел - Җир шарындагы башка бер генә милләттә дә юк! Актаныш белән Мөслим арасында Теләкәй, Күчем утары һәм Акай Күле авылларын нигезләгән бу нәселне гәрәйлеләр генә үстереп биргән!..
Шәймиев феномены турында фикер йөрткәндә дә, аның 1990 еллар башында газиз Татарстанының бәйсезлеге хакына Мәскәү амбразурасына ташлануын күз алдына китергән чак­ларда да Минтимер ага тәнендә аккан хөрлек тамырларын, аның җанындагы рух чишмәсенең ничә гасыр элек һәм нинди орлыктан яралган булуын да искә салып куярга онытмагыз. Яуларда корбан бирә-бирә тәҗрибә туплаган, рухи ныклыгын йөз кат сынаган һәм сынатмаган, һичбер усал көч каршында тез чүкмәгән көрәшче гәрәйләр нәселеннән ул.
Ә җыр-моңга сизгерлек, сәнгатькә гашыйклык та Сталин тегермәнендә юкка чыгарылган бөек якташы - артист Мохтар Мутин, әтисе таза хәлле һәм җир сөйгән игенче булган өчен аның янәшәсендә авылыннан 9 яшендә чакта ук Уралга сөрелгән һәм үзенең газиз туган җирен кабат бер тапкыр да кайтып күрә алмаган шагыйрь Гамил Афзал, сабый чагында ук ятим калып, кул сузымындагы Әлем балалар йортында гына исән калган бөек җырчы Әлфия Авзалованың үксез гомерләре, әмма җиңелмәс рух вә талантлары өчен янып-көюдән, сыкрау-сыктаудандыр. Аннары Минтимер ага - ул бит әле Бөек Ватан сугышы елларында ук, толыпларга төренеп, ат чаналарына төялеп килгән Минзәлә театры артистларын Әнәк белән Пучы авыл клубларында, сәхнә янындагы идәнгә тезләнеп тамаша кылган һәм әнә шул рәвешчә сәнгать дөньясына күзен ачкан кеше. Аның олыгайган көннәрендә дә шул мәхәббәтне югалтмыйча саклый алуын күреп ничек сокланмыйсың!..
"Шушы җирдән, шушы туфрактан без!" - дип язган яшьтәше, шагыйрә Клара Булатова сүзләрен Минтимер ага Шәймиев тә горурланып кабатларга тулы хокуклы бит! Хөр тормышны сөйгән, гыйлем һәм сәнгатькә гашыйк актанышлылар туфрагы татар милләтенә тәүге Президент Минтимер Шәрип улы Шәймиевне бүләк итми кала алмый иде.
Вахит ИМАМОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: