Мәдәни җомга

“Өч Тукай яшен яшәгән Гаташмын” 

Рәдиф дустымның туган авылын күргәнем юк. Әмма минем күз алдына ул табигатьнең күңелләрне илһамландыра торган сихри бер төбәге рәвешендә килеп баса

(Халык шагыйре Рәдиф Гаташка 80 яшь)


Шушы юл белән башланган робагыен шагыйрь алга таба болай дәвам итә:

...Үземне “даһи” дип, инде саташмыйм.
Сиксәнгәчә язам, “сабыйлыгым”нан
Туксаннан соң туктыйм, –  валлаһ! 
                                           Маташмыйм.

Сигезенче дистәсен тутырып килгән көннәрдә кәгазьгә төшерелгән бу парча авторның гомер юлын һәм шигъри холык-табигатен шактый дәрәҗәдә күзалларга ярдәм итә.

Шагыйрьнең якты дөньяда яшәүче таныш-белешләре арасында мин, мөгаен, иң өлкәннәреннән берседер. Аның белән Казан университетында бергә укыдык, тулай торакта ике ел бер бүлмәдә яшәдек. Аннан соң да даими аралашып, күрешеп торабыз. Шөкер Ходайга: хәзер дә көненә икешәр-өчәр мәртәбә сөйләшеп алабыз. Соңгы алты дистә елда дөнья, яшәеш үзгәрде, шул исәптән үзебез дә. Әмма Рәдиф дустым төрле кайгы-фаҗигаләргә (игезәк абыйларының үлеме, бердәнбер улы Салаватның вафаты, хатыны Римманың инде ничә еллар буе авырып урында ятуына) да карамастан, асыл табигатен мин белә белгәннән бирле һич тә үзгәртмәде: ул һаман да, яшь чагындагы кебек, хыялый-романтик, эмоциональ-ихласи, кызып китү, үпкәләп алу да аның өчен чит түгел. Тукай, Бабич, Такташлар –  һаман да аның “кумирлары”. Мәхәббәтсез, шигъриятсез ул яши алмый; уку, язу –  аның гомерлек юлдашы. Безнең каләм әһелләре арасында Рәдиф, мөгаен, иң күп укучыларның берседер. Күз тимәсен, хәтере әйбәт: үзенең дә, үзгәләрнең дә язганнарын матур итеп, тыңлаучыларга сеңдерерлек рәвештә сөйли, җиткерә белә. Ходай Тәгалә исәнлек бирсә, ул сиксәнен, туксанын узгач та моңа кадәрге асыл табигатенә тугры калыр.

Рәдиф –  инде Гатауллин вакытында ук, әдәбиятка аяк басканнан бирле, ягъни 60 елдан артык, күз өстендә каш кебек, шигърияттә билгеле зат. Аны укыйлар, беләләр, яраталар. Бер-бер артлы китаплары чыгып тора. Татарча гына түгел, башкорт, рус, инглиз, төрек һәм кайбер башка телләрдә дә. Аның сүзләренә язылган матур-матур җырлар да еш яңгырый. Рәдиф –  башка кавемнәрнең дистәләгән классикларын да татарча сөйләттергән каләм әһеле. Магъҗан Җомабаев, Чулпан кебек казах, үзбәк шагыйрьләренең татарча җыентыклары –  үзләре генә дә ни тора! Бәйрәмдарыбыз радио-телевидениедә, төрле кичәләрдә еш чыгышлар ясый. Каләмдәшләренең, бигрәк тә яшьләрнең иҗаты хакында да мәкаләләр яза. Күпләгән китапларның мөхәррире, рецензенты да. Әле менә 2020 елның ахырында гына “Шәхесләребез” сериясендә “Һади Такташ” дип исемләнгән 544 битлек фәнни-популяр китап нәшер ителде. Бу җыентыкның бай эчтәлекле булуында, аның төзүчесе Лена Гайнанова белән берлектә, мөхәррире Рәдиф Гаташның да сизелерлек өлеше бар.

Бәйрәмдарыбыз –   шагыйрь буларак бик тә бәхетле зат. Халыкта, укучылар арасында ул популяр. Җыентыклары инде берничә мәртәбә “Ел китабы” конкурсында дәрәҗәле урыннарга лаек булды. Өстәвенә аның хакында йөзәрләгән мәкалә-язмалар, күпләгән шигырьләр бар. Аларның авторлары –  Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни, Әхсән Баянов, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев (баҗасы), Резедә Ганиева, Йолдыз Нигъмәтуллина, Тәлгат Галиуллин, Зөлфәт һ.б. билгеле шәхесләр. Күлбәк Ергобәк, Таһир Каххар, Кадим Аралбай кебек казах, үзбәк, башкорт   әдипләре дә Рәдиф Гаташның иҗатын югары бәяли. Күлбәк Ергобәк аны, мәсәлән, хәзерге төрки сүз сәнгатенең “бөек шагыйре” дип атый. Шунысы гыйбрәтле һәм мөһим: Рәдиф дуска мөнәсәбәтле төрле телләрдәге һәм төрле характердагы  материаллар “Гаташнамә” исемле күләмле җыентыкларда туплап бирелгән. Аның беренче басмасы 2009, ә икенчесе –  тагын да тулыландырылганы –  594 битлесе 2017 елда дөнья күрде. Гаҗәеп эчтәлекле, иллюстрацияләргә бай бу китаплар мавыктыргыч, әдәби әсәр кебек укыла. Алар аерым шагыйрь турында гына түгел, ә гомумән соңгы дәвер рухи тормышыбызның елъязмасы рәвешендә дә кабул ителә.

Безнең халкыбыз махсус монография, диссертацияләргә лаеклы әдип-шагыйрь­ләргә гаять бай. Әмма, ни кызганыч, аларның әле күбесе бу төр тикшеренүләрдән читтәрәк кала килә. Бу яктан да безнең бәйрәмдарыбыз шактый бәхетле. Галимә һәм әдибә Рифә Рахман (Харрасова) узган ел “Сөю илтәм сиңа...” (Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ)” дип исемләнгән саллы гына монографиясен (К., Отечество, 2020. –  195 б.) бастырып чыгарды. Китап авторы үзгәләрнең мәкалә-хезмәтләренә, үзенең шәхси күзәтү-тикшеренүләренә таянып, шагыйрь иҗатының төп хасиятләрен, үсеш-үзгәреш эволюциясен ачык­лый, әдәбияттагы урынын билгели. 

Рәдиф Гаташ үзенең һәр юбилеен саллы-саллы китаплары белән каршы ала. Соңгы биш елда аның биштомлыгы (2017– 2018 еллар), затлы-затлы берничә җыентыгы дөнья күрде. Хиссият (Сайланма лирика). Татар-рус һәм инглиз телләрендә (К.: Мәгариф – Вакыт, 2016.); Әйтте каләм (Гомер багъларында) (К.: Яз, 2020.); Яратуга ярлык (Сайланма лирика) (К.: Яз. 2021.). Бу җыентыкларның исеме-атамалары ук, код-ачкыч кебек, аларның эчтәлегенә туры килеп тора. Автор аларда элегрәк иҗат ителгән шигырьләре белән бергә, соңгы вакытта  язылган парчаларын  да укучыларга тәкъдим итә. Бу аеруча аның “Яратуга ярлык” җыентыгында күзгә ташлана. Мәсәлән, “Сиксәндә –  сүзем” цик­лында соңгы бер-ике елда иҗат ителгән 78 робагый да урнаштырылган. Биредәге дүртьюллыклар, бер яктан, һәрберсе  чагыштырмача мөстәкыйльлеккә ия. Әмма алар озын-озак яшәгән шагыйрь гомеренең үзара эчке бәйләнештәге кинофильм кадрлары рәвешендә дә кабул ителә. Бу шигъри цикл билгеле бер дәрәҗәдә авторның тәрҗемәи хәлен, тормыш, милләт язмышы хакында уйлануларын, яшәеш-васыятен (“исповедь”), укучы алдында үз тереклеге хакында хисап-отчетны да хәтерләтә.

Элекке Бөре өязендә авылым – Марсым!
Бабич, Наҗар, Атнабай туган як дим. –
Сарьян, Әхсән Баян да шуннан иде, –
Инде Роберт (Миңнуллин. –  Х. М.). 
                       Изге җаннан ит, Раббым!

Шагыйрь үзенең остазлары белән бергә, энекәшләрен – шәкертләрен дә зурлап искә ала. 

...Сугыштан соң туганнар – бездән яшьләр,
Нигә иртә киттегез, энекәшләр?!
Мөдәррис, Зөлфәт, Наис, Харрас, Роберт... –
“Сез калдыгыз” дип, шаять рәнҗемәсләр?!

Шагыйрь парчаларында мәхәббәт, тарих, төрки кардәшлек, туган тел язмышы кебек мәсьәләләр дә гәүдәләнеш таба. Әмма автор, нәрсә хакында гына язса да, аның уй-фикерләре, күңеле еш кына туган ягына, кадерле әти-әнисенә, туганнарына барып тоташа.

...Сугыштан соңгы хатирәм? Уйлыйм мин,
Урман-болынын – Марсымның  буйлыйм мин:
Акланда җиләк җыйган ятим малай – 
Кызлар уйлый! Шуннан көләм...  Елыйм мин.

Рәдиф дустымның туган авылын күргәнем юк. Әмма минем күз алдына ул табигатьнең күңелләрне илһамландыра торган сихри бер төбәге рәвешендә килеп баса. Юкка гына андагы бер гаиләдән дә берничә иҗат әһеле чыкмас иде! Рәдифнең игезәк абыйлары  Рәшит һәм Рәфит (1938-2008)  – билгеле каләм әһелләре. Аларның бала-оныклары арасында да әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр бар. Мәгълүм ки, Рәшит Гатауллин (1938-2000) – берничә китап авторы. Аның 2008 елда Казанда чыккан “Сагышлы моңнар” исемле җыентыгы укучылар тарафыннан җылы кабул ителгән иде. Бу китаптагы  әсәрләрне сыйфатлап, Роберт Миңнуллин менә болай яза: “...аның шигырьләре нечкә, тирән тойгыларга, моңлы-сагышлы кичерешләргә ифрат та бай. Аның туган теленә, Казанына, Тукаена мәхәббәте – мәңгелек”.

Рәдифнең әтисе сугыш башлангач ук фронтка җибәрелә. 1941 елның октябрендә һәлак була. Тормышның бөтен авырлыгы, гаилә йөге әниләре Сәвия апага (1909-1984) төшә. Рәдиф әнисен, туганнарын һәрчак якын итеп, хөрмәт итеп яшәде. Узган ел абыйсы Рәшит Гатауллинның чагыштырмача тулы җыентыгын әзерләп, үз хисабына бастырып чыгарды (К.: Яз, 2020. – 448 б.). “Кил, сөйләшик, дөнья” дип исемләнгән бу китаптагы шигырь-поэмалар күркәм тел-стиле, уй-кичерешләргә байлыгы белән киң катлам укучыларның күңелен җәлеп итәр. Җыентыкта Дания Заһидуллинаның “Сагыш төсе” дип исемләнгән аналитик мәкаләсе дә урнаштырылган. Анда Рәшит Гатауллин иҗатына бик тә уңай бәя бирелә. 

Рәдиф Гаташ инде 60 елдан артык әдәбиятта ат уйнатып килә. Сүз сәнгатебезне үстерүгә ул үзеннән җитди өлеш кертте, аны эчтәлек ягыннан, поэтик, жанрлар җәһәтеннән баетуда, укучыларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә мөһим роль уйнады. Соңгы ярты гасырдан артык татар әдәбиятын аның ялкынлы шигырьләреннән, ихласи мәхәббәт, иҗтимагый-фәлсәфи лирикасыннан башка күз алдына да китереп булмый. Бәйрәмдарыбыз – күптөрле бүләкләр, премияләр иясе. Болар арасында “Татарстанның халык шагыйре”, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты кебек бик тә дәрәҗәле исемнәр дә бар. 

Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ.

5. 03. 2021.
 

Рәсемдә: Рәдиф Гаташ (уртада) каләмдәшләре Р.Батулла (сулдан) М.Мирза, Ш.Җиһангирова һәм М.Галиев белән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: