Мәдәни җомга

Нурсызландырылган мәгърифәт

Галимнәр әзерләгән петицияне 220 меңнән артык кеше имзалаган. Парламент исә фәнни вә мәдәни җәмәгатьчелек тәнкыйтен игътибарсыз калдырган.

Россиядә 1 июньнән чикләүләрнең яңа төрен күздә тоткан һәм җәмгыятьтә бик зур бәхәсләр китереп чыгарган яңа хокукый норма – «Мәгърифәт эшчәнлеге турында» (О просветительской деятельности») дигән закон гамәлгә керде. Каршылыклы һәм иң әүвәл сәяси максатларны күздә тотып кабул ителгән бу законда әлеге төшенчәнең билгеләмәсе бирелә, андый эшчәнлек белән кем һәм нинди нигездә шөгыльләнә алуы турында әйтелә. Яңа закон хөкүмәттән мәгърифәт эшчәнлегенең тәртибен, шартларын һәм формаларын билгеләвен, шулай ук бу эшнең кем тарафыннан һәм ни рәвешле контрольгә алынырга тиешлеген тәгаенләвен таләп итә. Закон проекты Дәүләт Думасына былтыр декабрьдә бер төркем депутатлар вә сенаторлар тарафыннан, имеш, Көнбатыш илләренең Россия эчке эшләренә тыкшыну мөмкинлеген калдырмау ниятендә кертелгән иде. Бу өлкәдәге белгечләр белән килештерелмичә генә әзерләнгән проект фәнни вә мәдәни даирәләрдә зур канәгатьсезлекләр китереп чыгарды. Ул чакта Россия Фәннәр академиясе президиумы әлеге төзәтмәләрне үткәрмәү таләбен куйды. Галимнәр әзерләгән петицияне 220 меңнән артык кеше имзалаган. Илнең 600 дән артык мәдәният эшлеклесе, шундый ук таләпләр куеп, турыдан-туры В.Путинга да мөрәҗәгать иткән. Алар бу төзәтмәләрнең мәгърифәтне үстерүгә юнәлдерелмәве, киресенчә, чикләү һәм өстәмә тыюларга корылган булуы сәбәпле, ихлас авторлар энтузиазмына нигезләнгән чын мәгънәсендә мәгърифәтле проектларны репрессив вә цензуралы чикләүләргә дучар итәчәге турында искәртә. Парламент исә фәнни вә мәдәни җәмәгатьчелек тәнкыйтен игътибарсыз калдырган.

Алай да, ошбу җәнҗаллы проект авторларын мондый өметсез эшкә алынырга нәрсә мәҗбүр иткән соң? Җавапны исә проектка аңлатмада таба алабыз. Монда аның мәгърифәт эшчәнлеген социаль, расачыл, милли вә дини дошманлыкны (шул исәптән халыкларның тарихи, милли, дини һәм мәдәни традицияләре турында укучыларга дөрес булмаган мәгълүмат бирү аша) куерту өчен куллануга юл куймаячагы турында әйтелә. Менә бит нәрсәдә икән хикмәт! Әйе, соңгы елларда электрон мәгълүмат чараларында Россия һәм анда яшәгән халыкларның тарихы, милли традицияләре турында чит илләрдә табылган фәнни әһәмияткә ия чыганакларга нигезләнеп язылган байтак кына язмалар пәйда булды һәм алар бу илнең ялганга корылган тарихын фаш итүдә зур роль уйнады. Әйе, бүген илдә яңартылган бөекдержавачыл шовинизм рухындагы идеологиягә дә бу нык комачаулый. Әйтик, ялган тарих дәреслекләрендә татарны «кеше ашаучы»лар итеп күрсәткән һәм асылы белән нәкъ әнә шул милләтара дошманлыкны куертуга исәп тотып кертелгән уйдырмалар хәзер инде эшләми. Икенчедән, бүгенге чынбарлык (табигый байлыклар өстендә утырган илдә төп халыкларның гасырлар дәвамында хәерчелектә яшәве, бәгъзеләр өчен аларның әлегәчә «сәясәт коралы» һәм «туп азыгы» булып калуы, бүген бу халыкларның хәтта туган телләре һәм милли мәгариф системалары да чикләнүе һ.б.) үзе үк ялганга корылган бу системаның тормыш өчен яраксызлыгын күрсәтә һәм кире кагып булмаслык дәлил дә булып тора. Юристлар исә яңа закондагы чикләүләрнең инде моңа кадәр дә Конституция, Административ хокук бозулар һәм Җинаять кодекслары, мәгълүмат, мәгариф турындагы һ.б. законнар аша гамәлдә булуы хакында искәртә.

Дикъкать итик, бөек шагыйребез Г.Тукай әле узган гасыр башында ук үзенең «Сабыйга» исемле шигырендә: «Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын», – дип язып калдырган. Әйе, мәгърифәт нуры Россия тарихындагы төп ялганны ачарга да сәләтле һәм, Аллаһы теләсә, ачачак та. Чөнки ялганга корылган система илаһият кануннарына каршы килә һәм шуңа күрә ул илдәге халыкларны бервакытта да бәхетле итә алмый. Россия тарихы – шуның ачык һәм фаҗигале бер мисалы. Димәк, иртәме-соңмы, бу ялган барыбер фаш ителәчәк. Күрәсең, әлеге закон проектының авторлары да моны яхшы аңлый һәм төп ялганның гомерен озайту өчен, авторитар режимнарга хас тыю вә чикләүләр аша, илдәге халыкларның калеб ачкычы саналган мәгърифәтнең нурын качырырга омтыла. Әмма илаһият кануннары катгый: аларга каршы килеп яшәү андыйлар өчен файдасыз, илдәге халыклар өчен зыянлы һәм җәмгыятьнең киләчәге өчен куркыныч та.

Фоат УРАЗАЙ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: