Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Миңнеханов Төбәкара үзәктә операция ясау буенча яңа технологияләр белән танышты

Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә 1,7 меңгә якын кеше эшли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булды. 15 ел эшләү дәверендә биредә 77 меңнән артык операция үткәрелгән. Рөстәм Миңнеханов операция һәм реанимация блогында булды.

«Әйдәп баручы хирурглар үзләре эшли торган инструментарийларны күрсәтте, шулай ук операцияләр ясау буенча яңа технологияләр турында сөйләделәр, аерым алганда, борын аша баш миенә операция турында», — дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. 

Хирургия комплексы 2006 елда реконструкциядән соң файдалануга тапшырылды.

Сүз уңаеннан, бүген Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә 12 операция планлаштырылган. 15 елда барлыгы 1,5 миллионга якын кеше ярдәм күрсәтелгән. Медицина учреждениесендә 1,7 меңгә якын кеше эшли. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев