Май бәйрәмнәрендә Татарстанда кайда һәм ничек ял итәргә?
visit-tatarstan.com ярдәмендә без республикадагы туристлык урыннарын барладык.
Болгар шәһәрчеге туристлар арасында иң популяр урын.
Икмәк музеенда икмәк җитештерүнең һәр циклын күрә аласыз. Тегермәнче йортының интерьерын XIX гасыр азагы – XX гасыр башы фотоларында сакланган хуҗалык биналары үрнәгендә торгызганнар. Реконструкциядә шул чордан сакланып калган көндәлек җиһазлар, йорт кирәк-яраклары, кием, эш кораллары кулланылган.
Ак мәчет – яшь архитектура һәйкәле булуына карамастан, инде бүген ул Болгар шәһәре мәдәниятының алыштыргысыз бер өлеше булып тора. Бинаның купшылыгы сәяхәтчеләрнең игътибарын җәлеп итә, ә шәрыкъ рухы һәм мәчетнең эчке бизәлеше шәрыкъ әкиятләре атмосферасын тудыра.
Болгар мәдәнияте музее күргәзмә комплексы гына түгел, ә елга вокзалы буларак та эшли. 2000 кв. м. артык мәйданда Болгар мәдәнияте һәм шәһәр тарихы турында сөйли торган 1600 предмет күрсәтелгән. Күпсанлы археология экспонатлары, декоратив панно, карта һәм макетлар Болгар мәдәниятенең дөньяда тоткан урынын күрсәтә.
Болгардан ерак түгел Laidoya дөя фермасында Россиядә сирәк очрый торган ике өркәчле дөяләрне күзәтергә, аларны ашатырга, фото төшәргә, утырып йөрергә була. Ферма территориясендә сувенирлар һәм дөя йоныннан ясалган эшләнмәләр кибете бар.
Идел елгасы белән әйләндереп алынган Зөя шәһәре. Иван Грозный тарафыннан Казанны алу максатыннан төзелгән әлеге ныгытма таланган һәм ярымҗимерек тыныч монастырьлар шәһәре дә булып тора. Чиркәүләр һәм монастырьлар – 500 ел элек булган вакыйгалар шаһиты, ә шәһәрнең төп мәйданнары – урта гасырлар көнкүрешенең тулы бер музее.
Раифа монастыре. Монда рухи азык аласың: храм территориясендә экскурсияләр уздырыла. Ә җылы көннәрдә исә төнбоеклы күл тирәсендә ял итеп, шунда йөргән мәчеләрне күзәтергә мөмкин. Әлеге изге урыннан ерак түгел Идел-Кама тыюлыгының дендрарие урнашкан. 21,5 га мәйданда йөзьеллык агачлар һәм куаклар үсә, ә сукмаклардан керпеләр һәм башка урман җәнлекләре йөгереп уза.
Татарстанның үз Лох-Нессы бар, ул Биектау районындагы Кара Күл. Карст токымнары булу сәбәпле, аның суы каралган, күл төбендә яшәүче «су үгезе» турындагы риваять тә шуннан килеп чыккан. Борынгылар сөйләвенчә, ул җан иясе су өстенә еш чыга торган була, ләкин берәү дә аның кыяфәтен исендә калдыра алмаган.
Юрьев мәгарәсе. Республиканың көньягындагы Кама Тамагы – чын мәгънәсендә табигый хәзинә ул: иксез-чиксез су өслеге күпгасырлык мәгарәләр яшеренгән биек кыяларны әйләндереп алган. Мәгарәләрнең иң күренеклесе – Юрьев мәгарәсе.
Югары Ослан. Казанга карап тора торган әлеге авылга су транспорты белән бару уңайрак та, күңеллерәк тә: җәй көне «Метеор»лар йөреп тора. 15 минуттан сез агач йортлы тар урамнарда йөри, Никола-Илья гыйбадәтханәсенә соклана һәм Идел һавасын сулый аласыз. Һичшиксез, Соколка тавындагы күзәтү мәйданчыгына менегез, монда Казан шәһәренең искиткеч панорамасы ачыла.
Зәңгәр күлләр. Фирәзә төсендәге сулы салкын (суның температурасы ел дәвамында 3–7 градустан артмый) күлләр янына коенып чыгарга да, матур фотолар ясарга теләүчеләр дә бик теләп килә. Җир асты чыганакларыннан өч сулык туклана, аларның төбендә тозлы ләм ята – суга төс бирүче дә ул.
Алабуга музйлар шәһәре.
Цветаева музей-йорты. Бу йортта 1941 нче елда Цветаева яшәгән шартлар иң кечкенә детальләргә кадәр тулысынча торгызылган. Музейның үзәк экспонаты – шагыйрәнең фаҗигале үлеменнән соң алъяпкыч кесәсеннән табылган куен дәфтәре.
Надежда Дурованың музей-утары. XIX гасырның беренче яртысына караган утар шәһәрдә могҗизалы рәвештә сакланган. Биредә 1812 елгы Ватан сугышы герое Надежда Дурова гомеренең соңгы еллары уза. Бу ханым – рус тарихының иң якты фигурасы, ул 1831-1866 елларда Алабугада яши.
Иван Шишкин музей-йорты Алабугада Тойма елгасы ярында урнашкан. Музейга килүчеләр рәссам яшәгән һәм иҗат иткән узган вакыт рухын тоеп, йортның бүлмәләре, әтисенең кабинеты, Шишкинның шәхси остаханәсе буенча йөри ала.
Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее – Россиядә бердәнбер мондый төр музей. Ул 1881 елда сәүдәгәр Александр Баранов төзеткән земство хастаханәсенең бер бинасында урнашкан. Музей экспозициясе Россиянең земство медицинасы барлыкка килүе, җирле табиблар, шул исәптән Алабуга өязе Саралы авылында туган танылган табиб-психиатр Владимир Бехтеров турында сөйли.
Чистайда Борис Пастернакның мемориаль музее белән танышырга була. Ул XIX гасыр азагы – XX нче гасыр башы тарих һәм архитектура һәйкәле булган йортта урнашкан. Бөек Ватан сугышы чорында шагыйрь бу йортта яшәгән. Шул чордан алып йортның тышкы һәм эчке кыяфәте бернинди үзгәреш тә кичермәгән.
Чистай тарихы музее архитектура һәйкәле булган XIX гасыр азагы сәүдәгәр йортында урнашкан. Монда археологик, палеонтологик, биологик һәм ботаник коллекцияләрнең экспонатлар җыелмасы саклана.
Тәтештә булган кеше һичшиксез «Долгая поляна» табигать паркында булырга тиеш. Биредә борынгы Молоствовлар нәселенең йорт һәм аллеялы иске утарлары сакланган. Кайчандыр Болгар ханнары бу урыннарга килеп ял иткәннә. «Долгая поляна«ның сихәтле көчләре турындагы риваятьләр күп гасырлар буена телдән-телгә күчеп сөйләнә. Аның иң күренекле урыны җирле халык сүзләренчә күп гасырлар буе үлән-агач арасына күмелмәгән «ялан алан». Бу күренешне беркем дә аңлата алмый. Эксперимент рәвешендә монда инде берничә тапкыр агачлар утыртып караганнар, тик алар үсеп китә алмаган.
«Долгая Поляна»дагы Молоствовлар утарында әлеге нәселнең тарихы белән танышырга яки утар хуҗабикәсенең шигырьләренә язылган борынгы романсларны ишетергә, крестьян өендә кунак булырга, туку һәм башка онытылган һөнәрләрнең серен аңларга, урман эчендәге аланга сәяхәт кылырга мөмкин. Утарның төп үзенчәлеге – йөзъеллык агачлары булган аллея.
Дилбәр Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев