Мәдәни җомга

Күршеләргә яңа сәяxәт

Үзләрен «утта янмас, суда батмас», дип атаган халыкның Салаваттан башка атаклы шәхесләре юк микәнни?

1921-1925 елларда Башкортстанның хөкүмәт җитәкчесе урынбасары булган Ш.Ходайбердинның шушы Күгәрчен районындагы Ходайбирде авылында тууы, республиканың халык язучысы исемен яулаган Зәйнәб Биишеваның 1920 елдан соң Акман авылы мәктәбендә башлангыч белем алуы турында теттереп салалар, ә Тукай дусты, Тукай замандашы булган Сәгыйт Рәмиев турында бөтенесе ләм-мим!

Дөрес, елганың бер як ярында ятучы Акман-Ибрай, икенче як яр буенча сузылган Игебай авыллары хакында «чәчәк ата» дип телгә алу гөнаһ. Ике як авыл балаларына да якын булсын, дигән теләк белән берничә ел элек салып куелган мәһабәт мәктәп бинасы бүген буп-буш. Балалар район үзәге булган Морак мәктәбенә йөреп укый, ә бушап калган бинада авыл хуҗалыгы көллиятенең бер уку бүлеген урнаштырмакчылар икән. Авылның сыңар гына урамына да асфальт кермәгән, күрсәткеч тактасы да ташка үлчим. Ибрайның яр буенча сузылган озын урамына кайсыдыр шигырьләре һәм журналистлык һөнәре буенча танылган бер авылдашлары исемен биргәннәр. Ләкин Сәгыйт Рәмиевнең сыңар эзе дә юк!

Уйга талдыра. Ярый, Баш­корт­стан хөкүмәте ­Сәгыйт-шагыйрьне татарлыгы өчен өнәмәсен дә ди. Ахыр чиктә, безнең Татарстан хөкүмәте, аңа буйсынучы әллә ничә министрлык, җәмәгать оешмалары бар бит әле. Конституциянең 14 маддәсе итеп, читтә яшәүче татарларга ярдәм итү турында өстәмә булдырылган. Әгәр Башкорт хөкүмәте өчен Тукайның якын дусты, Әстерхан каласында «Идел» журналы чыгарып барча мөселманга хезмәт иткән С.Рәмиев тә сан түгел икән, димәк, Татарстандагы министрлык һәм оешмалар авылга керә торган күрсәткеч такта янына стеласын, Ибрайдагы мәктәп каршында һәм Морак авылы үзәгендә бик затлы бюст ясатып куя ала. Ул гына да җитми. Морак авылында урнашкан район китапханәсендә С.Рәмиевнең «Таң вакыты» дип аталган бердәнбер китабы бар. Димәк, Татарстан китапханәләре һәм нәшриятлар Рәмиев җыентык­ларын, Татарстан Рәссамнар берлеге Рәмиев портретларын бер дә авырсынмыйча күршеләргә бүләк итә ала. Хуҗаларга фәкать «син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» дигән вәкарьлек хакында онытырга кирәк. Бүген син күренек­ле бабаларыңны таптатасың икән, иртәгә үзеңне дә шул ук язмыш көтә. Монысы аксиома!..

Күңелгә гел кара сөрем кереп утырса да, шуны таратыйк дип, 26 чакрымдагы Морадым тарлавыгын күзалларга киттек. Башкортстанның табигате гүзәл. Әле иксез-чиксез далалар сузыла, әле соры мәрмәрләрдән хасил Урал өркәчләренә килеп төртеләсең. Морадым тарлавыгы да кечерәк бер инешнең ике яры буйлап сузылган биек таулар эченә кереп сыенган. Биредә туристларны аһ иттерер­лек могҗиза юк-югын. «Кече мәгарә» дип аталган бер куыш текә тауның иң югары өлешендә урнашкан, менүләр дә газап, мәгарәнең эче дә сыңар сыер кертеп яткырырлык түгел. Бердәнбер юаныч: биек тау өстеннән аста тезелеп киткән кыя-тау өркәчләрен, елан төсле бормаланып аккан инеш суын, кыялар астында тезелеп киткән турист йортларын тагын кая барып күзәтәсең әле?..

Без Баймак районын иң ахыргы нокта, дип ният иткән идек, кичке караңгылык иңүгә карамастан Зилаир, Зиянчура районнары буенча «йөгереп» кенә уздык. Зиянчураның Күгәрчен авылы татар-башкорт халкына Марат Кәримов кебек халык шагыйрен биргән, ә бу авылны исә безнең Балык Бистәсе районындагы Күгәрченнекеләр килеп нигезләгән. Шуны искә алсаң, Марат абыйның ерак бабалары Чулман буендагы Күгәрчендә гомер сөргән була, ягъни, ул – безнеке!..

Кунакханәгә барып урнашуга, баймакныкылар безгә «Аркаимга 110 чакрым гына, күрмичә китсәгез, яңадан үкенерсез», дигән яман чир йоктырды. Әйдә, килгәч-килгәч, дип икенче таңда ук Чиләбе өлкәсенә таба чыгып киттек. Әүвәл 60 чакрымдагы Сибай каласын үтәсе бар иде, аның тирә-юнен күрүгә, валлаһи, аһ иттек. Каланы ике яклап ясалма тау, җир астыннан чыгарылган руда калдыкларыннан хасил басма-бас­ма чылбыр урап алган. Биредә әле 1940 елда ук бакыр, цинк, кайчагында сирәк кенә булса да көмеш яки алтын ятмаларын актара башлаганнар. 1955 елда инде шәһәр нигезләнгән. Кала янында тирәнлеге 500, киңлеге 200 метрга җиткән тирән бүрәнкәләр хасил булган. Ул карьерлардан дәү-дәү машиналар көне-төне руда ташып тора, аны комбинаттагы җайланмалар аша илиләр дә, барча калдыкны шәһәр тирәли өя бирәләр икән. Биеклеге белән йөзәр метрга җиткән ул баскычлы таулар шәһәрдәге йортлар янына килеп терәлгән. Андагы туфрактан коточкыч ис һәм газ тарала, сибайлылар рак авыруы буенча дистә еллар буена беренчелекне читкә бирми икән. Сибайда бүген дә 63 мең кеше яши, күбесенең эш урыны сасы комбинатта. Күңелләре булсын, дип аларга Сибай янәшәсендә 10 бакчачылык ширкәте төзергә дә мөмкинлек биргәннәр, ләкин андагы кишәрлекләр дә өч сутыйлы гына, аларда сыерчык оясыннан да зуррак йортлар салып булмый.

Сибайдан соң 20-30 чакрым арада инде Чиләбе өлкәсенә кергән Кизил каласы. Анда да химия комбинаты, шул ук мескен кыяфәтле икешәр катлы йортлар, йә аннан-моннан каккалаган шәхси хуҗалыклар. Телевизорларда ХХI гасыр, ә Сибай белән Кизил халкы 1930 еллар чамасында гомер сөрә әле. Кемне баету өчен, ни хакына? Моның ише сәнәгать оешмаларыннан Ходай Тәгалә безнең Татарстанны берүк сак­лый күрсен!..

Дөрес, Сибай уртасында татарлар да үрнәк алырлык бер һәйкәл бар-барын. 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан һәм Парижга тикле барып җиткән «башкорт» яугирләре хөрмәтенә куелган шәп һәйкәл ул. Башкорт мөтәгалимнәре генә, гадәттәгечә, юрганнарны үз ягына тарта, асылда исә бер Минзәлә өязе авыллары гына да 6 нчы полкны тулысынча, 19 нчы полкны яртылаш үзеннән озаткан, аларга әле 2 нче типтәр полкы сугышчылары да барып кушылган. Минзәлә төбәгеннән тыш, бүген Башкортстанда булып исәпләнүче Балтач, Борай, Тәтешле, Аскын, Мишкә, Дүртөйле, Илеш, Яңавыл, Бакалы, Туймазы, Стәрлебаш, Миякә, Ярмәкәй, Стәрлетамак, Чакмагыш, Чишмә (2 нче мишәр полкы тулысынча шушы район авылларында яшәүче ирләрдән төзелгән), Бүздәк, Кушнаренко, Кырмыскалы, Авыргазы кебек тоташ татар районнары да бар бит әле, аларның да һәркайсыннан дистәләгән каһарманнар чыккан, рәсемнәре һәм исемнәре хәтта бүген дә район тарихы музейларын бизи. Ул йөзәрләп-меңәрләп киткән татар җайдаклары хөрмәтенә Минзәлә төбәге районнарында да, нәкъ башкортларныкы шикелле, истәлек һәйкәлләре калкытырга вакыт!..

«Аркаим – моннан 6-7 мең еллар элек үк яшәгән борынгы кешеләр каласы», дип авыз суларын корытып сөйләнгән бәндәләр җырын ишеткән бар иде, ә үз күзләребез белән барып күргәч, мондагы «тарихи» экспонатларның тоташ бутафория икәнен аңлаудан тәмам күңел кайтты. Бухәтле дә дәүләт дәрәҗәсендә алдашып була икән! Имеш, «таш гасыр» кешеләре менә шундый йортларда яшәгән, дип даланың бер төшендә балчык белән салам катыштырылган куышлар төзеп куйганнар. Ачык авызлы бәндәләрнең күзенә төтен җибәрү өчен, ул куышлар алдында хәтта сүнгән учак өстенә эленгән сарык скелеты тора. Аерым яланда «элек кешеләр туганнарын менә болай җирләгән», дип Урал ташларыннан боҗралар тезеп һәм алар уртасына аерым таш баганалар бастырып куйганнар. «Сармат кабиләсе башлыклары хөрмәтенә» куелган балбаллар бар. Моннан мең ел элек ясалган андый балбалларның берсе Татарстандагы Елховой авылыннан 5-6 чакрым читтә, Шушма елгасы ярында аунап ята, бездә аның белән шаккатырырга маташучы кеше дә юк. Болар нәкъ безнең Мөслимдәге Чакмак, Әлмәттәге Чалпы авыл зиратларында аерым нәселләргә яисә ишан-имамнарга багышлап елга ярларындагы ташлардан өелгән төрбәләрне «элегрәк казах солтаннарын менә шулай җирләгәннәр», дип «могҗиза» ясаганнар. Гап-гади ялан өстенә бүрәнәләр тезеп һәм балчык, камыш өеп ясаган бер склад – ул сармат кабиләсе башлыкларының җәсәдләре куелган Тимер курган икән. Ул «курган» эчендәге сәкеләрдә җәсәд мумиялары да тезелешеп ята. Бу рәвешле борчак шыттыру шик уятасың сизенгәннәр, ахры, «борынгылык» тагын да дәлиллерәк булсын өчен бер урында Оренбург казагының хуҗалыгын һәм җил тегермәне макетын бастырганнар. Икенче урында – казах тирмәләре. Өченче, дүртенче урыннарда – «борынгы кешеләр тезгән таш спиральләрдән хасил» Шайтан тавы вә Мәхәббәт тавы. Менә шушы – ачык һавадагы бутафорияләрдән ясалган әкәмәтнең әле аерым, шәп бинага урнаштырылган музее, дәлилле булсын өчен шул бина каршына тезеп куелган Урал ташлары, аерым бер иңкүлектә сувенирлар сатып, ачыкавыз туристларны ашатып вә йоклатып ятуга корылган дистәләгән ларек һәм вагоннар бар. Шарлатаннардан арына белми бу ил, һәр замана яңа Остап Бендерларны тудырып кына тора...

Кабат Кизилга кайтышлый Урал елгасы ярында тукталдык. Күпернең нәкъ урта бер җирендә «Европа һәм Азия чиге» дип язылган күрсәткеч такта тора. Ике континент арасына килеп йөрү атна саен эләкми, без дә, сабыйланып, фотога төштек әле...

Баймакта туп-туры район китапханәсенә аяк бастык. 1 ноябрьдә татар әдәбияты классигы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 130 ел бит, максат итеп шуны тәкрарлыйбыз. Безнең хакта ишетеп алуга ук китапханәнең бар коллективы җыйналды, аларның Татарстаннан берьюлы өч матбугат мөхәррире килүне күргәне юк, киштәләрендә безнең китаплар да бар икәнен әйтеп сөендерергә дә онытмыйлар. Без янә китапханәгә китап һәм журналлар бүләк иттек, алар безгә Айгөл атлы озатучы бирде. М.Фәйзи Юлык һәм Баймак авылларындагы китапханәләрдә эшләгән бит, шушында ук гомере дә өзелгән. Аңа хөрмәт белдереп затлы һәйкәл куйганнар, шәһәр үзәгендәге кечкенә скверда драматургның аерым кабере бар.

Баймак үзе – диңгез тигезлегеннән 2500 метр биеклектә. Ике ягын биек тау өркәчләре уратып алган. Район үзәгендә 17 мең чамасы кеше яши. Әнә шул – тамашачылар саны аз булганга күрә, Баймактагы драма театрын Сибай каласына күчергәннәр. Ә бу авылны 1755 елгы Батырша фетнәсен оештыручыларның берсе Баймак Байтуганов атлы старшина нигезләгән. Әмма аның турында сыңар мәгълүмат та юк. Баймакның үзәк урамын «Салават Юлаев проспекты» дип атаганнар. Җиргәндә һәм Моракта да шулай. Тәмам аптырарлык. 

Үзләрен «утта янмас, суда батмас», дип атаган халыкның Салаваттан башка атаклы шәхесләре юк микәнни? Алайга китсә, Пугачев явында Салават өстеннән башлык булып йөргән Кинҗә Арсланов данлырак та әле. Нишләп болар бер уртакул фетнәчене олылау хакына башка күренекле шәхесләрен төпкә батыралар? Әнә, шул ук Батыр­ша фетнәсен башлап йөрүче Мәкъсүт Аскин исемен бүген тулы район йөртә. Баймакның үзәк урамы «Баймак Байтуганов прос­пекты» дип аталса да, Салават данының сыңар кыйпылчыгы да кителеп төшмәс иде...

Урал тавындагы соңгы нокта – Кече Башкортстан респуб­ликасының тәүге башкаласы булган Темәс авылы. Ул Баймактан 47 чакрым ераклыкта. Биек таулар чолганышында, әмма гаярь елганың ике як ярына таралып урнашкан. Нигезләнгән чорында халкы бик үк бердәм булмагандыр, ахры, елганы «Талашлы» дип зәһәр атаганнар. Темәс элек тә зур авыл саналган, анда бүген дә 4500 чамасы кеше гомер итә. XIX гасыр азагында ук Темәс Таналык-Баймак волостеның үзәге булып торган. 1755 елгы Батырша фетнәсенең тәүге очкыннары да Темәс белән аннан 8 чакрымдагы Сапсал почта станциясендә кабынган. Ул вакытта алтын-көмеш ятмалары эзләп килгән Брагин экспедициясе бу төбәк авылларындагы башкорт кызларын һәм хатыннарын көчли башлаган, менә шуңа түзмичә, ирләр коралга тотынган. Фетнәне бастырырга дип тиз арада капитан Шкапский ротасы килеп җиткән, ләкин анысын да ике тау арасындагы тарлавыкта каршылап, тәмам юк иткәннәр. Әхмәт-Зәки Вәлиди үзенең кул астына «Кече Башкортстанны» яклаячак гас­кәр җыя башлагач та, темәснекеләр иң тәүге булып үз ирләрен биргән. Азатлык сөюче бу авылны 1919 елның февраленда башкала итеп сайлап куюның да саллы нигезе бар. Чөнки 19 февраль көнне Ә-З.Вәлиди белән Ильяс Алкин башкорт полкларын большевиклар ягына чыгарырга фәрман бирүгә үк, ике көн узуга, барча офицерлар Темәснең ике катлы итеп төзелгән волость идарәсе йортына җыелган. Алар нәкъ шушында хәрбиләрнең тәүге корылтаен уздырган, Совет ягына чыгуны хуплаган, әмма Ленин-Сталин җитәкләгән хөкүмәттән Кече Башкортстан республикасын тану таләбен төп максат итеп куйган. Кече Башкортстанның картасы, ул таләп иткән 40 тан артык волость исемлеге дә күптән әзерләнгән һәм, мәгълүм ки, 1919 елның 20 мартында комиссарлар советы әлеге таләпне канәгатьләндерергә мәҗбүр булган. Россия империясе чикләрендә автоном хокуктагы Кече Башкортстан республикасы кан һәм көрәш аша шулай хасил булган.

Кече Башкортстан картасы, менә, күз алдында. Кантон-волостьлар дип билгеләнгән төбәкләр әлләни күп түгел: Бөрҗән-Тангаур, Таналык-Баймак, Үсергән, Дуван, Кущин, Тәмьян-Катай, Юрматы, Меңьяр, Күзәй, Җиргән, Аргаяш, Стәрлетамак, Олы Үтәш, Дмитров, Табын, Морак-Кыпчак, беркадәр читтәрәк Имәнгол белән Так-Чуран һәм вәссәлам! Бәрәкалла, 1919 елда 7-8 район территориясен үз эченә алган Кече Башкортстан башкортлары бүген нишләп барча Уфа губернасы чикләренә, аларда да туктала алмыйча, Сөн һәм Ык аръягындагы Минзәлә өязенә, хәтта Мамадыш, Әгерҗе чигенә кадәр сузылган җирләргә борын тыга соң әле?! Сезнең нәкъ менә күбесенчә башкортлар гына яшәгән һәм 1919 елда үзегез үк таләп иткән вотчинагыз – Кече Башкортстан бар бит. Җанисәп саен күршегез вә кардәшегез булган татар хисабына халык санын ясап, Җир шарында зур вә атаклы милләтләр сафына басып буламыни? Үз өегез, тәүге нигезегез исән, андагы шифер белән япкан, фронтоннары ачык түбәләрдән хасил йортларга цивилизация төсе бирергә, үлеп барган башкорт мәктәпләрен кире кайтарырга, Сибай кебек адәм җанын кыя торган калалардан арынырга вакыт. Күрше якасына йә итәгенә ябышып, ташкыннарда сыңар кеше йә сыңар гаилә генә исән кала ала, ә тулы бер милләтне саклап калу өчен үз җилкәнеңне кору, үз корабыңны булдыру таләп ителә бит...

Килгән юл белән, бер үк манзараны күзәтеп кайтмас өчен, без Урал таулары өстеннән әүвәл Әбҗәлил районына, аннары Белорет мәйданындагы Инзерга юл алдык. «Юл газабы – гүр газабы» дигәннәре хак шул, Әбҗәлил аша инде кар каплаган текә тау итәкләрен «шуышып» кына үтәргә туры килде. Инзерда төн кунгач, Архангел һәм Кырмыскалы районнарын уздык. Соңгысында ике ай элек кенә бер кат булган идек, атаклы татар генералы Миңлегали Шәйморатов авылы диварларына сәлам биреп киттек. Тәүге сәяхәтләр вакытында Кушнаренко районына аерым керергә җай чыкмаган, ә хәзер, форсат табылгач, аңа да сугылырга булдык. Район китапханәсе һәм музей коллективлары колачларын җәеп каршы алды. Шушындагы Марс авылында туган Рәдиф Гаташ портреты янында тезелешеп фотога да төштек.

Безнең әле 500 чакрым чамасы юл кайтасы булса да, сәфәр тәмам. Күңелдә йомгак­лау хисе уяна. Безне хәтта Кече Башкортстан эчендәге Җиргән, Морак, Баймак, Темәс китапханәләрендә, музейларда һәм мәчетләрдә дә кочак җәеп, елмаеп каршы алдылар. Татар белән башкорт кебек игезәктәй ике тугандаш халык арасын С.Хәмидуллин, Ю.Юнысов, И.Сәетбатталов, Р.Асылгуҗин кебек мөтәгалимнәр һәм Р.Бәхтиев, А.Исмәгыйлов кебек ике­йөзле сораннар гына бутап ята. Ә башкорт халкы татарны ярата, ансыз яши алмый. Димәк, ысын башкортларга туганнарча кул сузуны дәвам итәргә, дуслык сукмакларына тузан төшермичә яшәргә генә кирәк.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: