Корбан гаете – инсанлык бәйрәме
Мөселманлык – инсанлык дине.
Кешенең яратылышына, табигатенә иң кулай, иң лаеклы дин – ислам. Шуның өчен безнең бәйрәмнәребез дә башка бәйрәмнәргә охшамаган. Рамазан бәйрәмендә фитыр сәдакалары белән ихтыяҗлары канәгатьләндерелеп, юксыллар, мохтаҗлар сөендерелә. Аларның күңелләренә бәйрәм хушлыгы иңә. Корбан бәйрәмендә дә корбан чалганнарның бүләге белән янә мохтаҗлар, юксыллар куандырыла. Ислам бәйрәмнәре белән кешеләрнең кардәшлек мөгаләмәләре эчендә, үзара туганлык, мәхәббәт хисе белән яшәүләре максатын куя, шушы изге, олы тойгы бу бәйрәмнең нигезендә ята. Аллаһы безнең чалган малларыбызга мохтаҗ түгел, ул безгә Аның ризалыгы өчен корбан чалып, мохтаҗларны сөендерергә, кардәшләребез белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга боерык итә.
1. Корбан гаете кайсы көнне бәйрәм ителә?
Корбан гаете бәйрәме зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә гает намазы белән башланып китә. Намаздан соң корбан чалып, гаиләңне һәм фәкыйрьләрне хөрмәт итү – ваҗиб гамәл. Ул көнне корбан чалынмый калса, аны 11 һәм 12 зөлхиҗҗәдә чалырга рөхсәт ителә. Быел Корбан гаете 31 июльгә туры килә. Бу көнне корбан чалып өлгермәгән кеше 1 һәм 2 августта икенде намазына кадәр чала ала.
2. Корбанга нинди мал чалырга ярый?
Корбанга дөя, сыер, куй сарык, кәҗә кебек хайваннар чалына. Малның ата яки ана җенесеннән булуының әһәмияте юк. Сарыкның алты айдан зур, сау-сәламәт, булуы кирәк. Сыер, дөя кебек зур хайваннарны җиде кешегә кадәр берләшеп корбан итәргә ярый. Куй, сарык, кәҗә бер генә кеше исеменнән корбан була. Иң саваплысы булып тәкә корбаны санала.
3. Корбан чалганда нинди дога укырга кирәк?
Корбан чалу өчен хайван кыйблага юнәлтеп, сул ягына салыныр. Корбан чалучылар менә бу доганы аягүрә килеш укыйлар: «Аллаһүммә хәзә минкә үә ләкә фәтәкаббәл минни. Кәмә тәкаббәлтә мин Мүхәммәдиннәбийкә вә Ибраһимә халилинә».
Шуннан соң баскан килеш өч тапкыр тәкбир әйтелә: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, лә иләһә илләллаһү, үә Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләхил хәмд». Тәкбир беткәч, «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр», – дип корбан чалына.
Догасын гарәпчә укый алмаган кеше: “Йа, Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз – барысы да Синең өчен генә, Синең һич тиңдәшең юк», – дип әйтергә тиеш. «Йа, Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән углы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәламнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал. Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр», – дип малны чалырга кирәк.
4. Корбан итен ничек куллану дөрес?
Корбан чалган кеше корбан итен өч кисәккә, өч өлешкә бүлә. Аның бер өлеше йорттагыларга, гаиләсенә кала. Икенче өлеше бәйрәм табыны оештырып, дуслар, туганнар, якыннар белән шунда ашала. Корбан чалу фәкыйрьләрне сөендерүне күздә тота. Бу мескен, юксыл кешеләрнең елга бер булса да тамаклары бер кисәк ит күрсен, алар да кешечә сөенсен, куансыннар. Өченче өлеш шуңа күрә мохтаҗларга таратыла. Бай булмаган кеше корбан ите белән үз гаиләсен генә тукландырырга мөмкин.
5. Корбан чалгач, намаз укыламы?
Шәригатебездә ике намаз гына так санлы рәкәгатьтән тора. Ахшам намазы 3 рәкәгать һәм витр (ваҗиб) намазы бердән алып теләгәненә кадәр (иң мөһиме так сан булсын). Башка вакытта нинди генә нәфел намазы укылса да, рәкәгатьләр җөп санда булырга тиеш. Һәм иң дөресе ничә рәкәгать укылса да, аларны икешәр рәкәгатькә бүлеп укырга кирәк. Коръәни-Кәримдә дә, хәдисләрдә дә корбан чалганчы да, чалгач та, намаз уку турында бер сүз дә юк. Корбан чалганчы гает намазы гына укыла, ә корбан чалганнан соң өйлә намазы кергәнче духа (сөннәт намазларның берсе) намазын гына кылырга мөмкин.
Чалган корбаннарыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын!
Укучыларыбыз сорауларына җавапларны Эльмира СИРАҖИ әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев