Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халкыбыз язмышы – үзебезнең кулларда

Баланы мәктәптә дә татар телендә укытмагач, аңа зурайгач та үз туган телендә белем бирмәгәч, ул кем була?.. Төрле киртәләр бар, без - читтәге татарлар Татарстан җитәкчелегенә, татар конгрессына таянабыз.

Казанда дүрт көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узды. Аның эшендә 35 чит илдән, Россиянең 77 төбәгеннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән килгән 1500 делегат һәм шәрәфле кунак катнашты. Беренче көнне делегатлар һәм кунаклар «Печән базары» заманча татар дизайны һәм татар шәһәр мәдәнияте фес­тивалендә катнашса, икенче көннең программасында Изге Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы буенча экскурсия каралган иде. Эшлекле җыеннар «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә ике көн барды. Беренчесендә биредә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды һәм делегатлар, секцияләргә бүленеп, җиде дискуссия мәйданчыгында фикер алышты. Съездның пленар утырышы «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең И.Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узды.


БЕЗ ӘЛЕ КАЯ БАРАБЫЗ?

Съездның дискуссия мәйданчыкларында, тәгаен алганда, «Милли мирас. Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге» секциясендә һәм пленар утырышта күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе татар телен саклап калу турында иде. Соңгы елларда татар мәктәпләре күзгә күренеп кимеде, чеп-чи татарлар яшәгән районнарда да рус телендә белем бирә торган мәктәпләр пәйда булды. Педагогика фәннәре докторы, Россия Мәгариф академиясенең әгъза-корреспонденты Фарис Харисов искәртеп үткәнчә, 1990-2005 елларда милли җанлы шәхесләребез ярдәме белән Казанда гына да 40 татар гимназиясе ачылды, рус мәктәпләрендә татар класслары эшләде, шул чорда күп кенә милли җанлы һәм үз туган телен яхшы белгән белгечләр тәрбияләнеп өлгерде. Тора-бара бу ирешкәннәр барысы да әкренләп бетүгә таба юнәлеш алды. Татар телле гимназияләрне русча белем бирә торган мәктәпкә әйләндерү бик җитез эшләнде, моның өчен аның директорын гына алыштыру да җитә иде. Камәрия Хәмидуллина кебек фидакярләр исә татар мәктәпләрен, уку йортларында милли мохитне саклап калу өчен тырышты. Хәзер Казанда чын татар телле берничә гимназия (2 нче,1 нче гимназия, Г.Ибраһимов исемендәге 4 нче гимназия) генә калды. Әлбәттә, татар телендә укытуны беркем дә тыймады. Әйтик, 2018 елның 5 августында кабул ителгән 317 федераль закон – бик тә үзенчәлекле кануннарның берсе. Аның 14-16 пунктларында ата-­аналарга туган тел кысаларында үз телләрен сайлау хокукы турында язылган. Шуның нигезендә, тиешле гаризалар булганда, төркемнәр төзелә. Әмма ата-аналар гариза язган очракта да, баласы 8 нче сыйныфка җиткәннән соң, икенче төрле яза башлый. Нәтиҗәдә быел Балтач районы Норма урта мәктәбе укучысы Әдилә Шәйхетдинова – татар теленнән бердәм республика имтиханын биргән бердәнбер бала булды. 

Әмма бу хәл Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында эшләүчеләрне артык борчымый кебек. Министр урынбасары Минзәлия Закированың съезд ачылышында сөйләгән чыгышындагы битарафлык һәм тынычлык, бер генә проблема да күтәрелмәү шактый гаҗәпләндерде. М.Закирова, Татарстанда гына түгел, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә милли мәгариф үсешенә шартлар тудыру анда яшәүче һәр гаиләгә, һәр балага җиткерү – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының төп эш юнәлеше булуын искәртте анысы, әмма нәтиҗә генә тәгаенләнмәде. Агымдагы елның 26-27 июнь көннәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды узуын, анда күп мәсьәләләр күтәрелүен, төбәкара хезмәттәшлекне үстерү үзәккә куелуын әйтте. «Мәктәп­ләрдә туган телне өйрәтү һәм саклау максатыннан республикабыз җитәкчелеге, депутатлар корпусы тарафыннан федераль үзәк, Россия Мәгариф министрлыгы белән очрашулар да үз нәтиҗәсен бирә. Уку планнарында дәресләр саны сакланачак. Бүгенге көндә РФнең 28 төбәгендә 1000 нән артык этномәдәни мәктәп татар телен укыта. Телне, мәдәниятне өйрәнү буенча милли татар үзәкләре, иҗтимагый оешмалар, якшәмбе мәктәпләре уңышлы эшләп килә», – дип санады урынбасар. Бу әлегә кадәр алып барылган эшләр икәнлеген, аларның нәтиҗәсе – бер баланың татар теленнән имтихан сайлавын залдагы һәркем аңлый иде кебек. М.Закирова моннан тыш ерак чит илләрдә, Япония, Франция, Кыргызстан, Канадада онлайн татар мәктәпләре, тел курслары эшләвен дә искәртте. Соңгы өч елда Ульян өлкәсендә балалар бакчасы ачу, Төмән өлкәсе, Пермь крае, Мордовия Республикасында яңа мәктәпләр сафка басуы, Түбән Новгород өлкәсендә татар кабинеты ачылу, әлбәттә, шәптер. Чыгышта Самара өлкәсенең «Яктылык» мәктәбенең 25 еллыгын зурлап үткәрү төбәк җитәкчелегенең милли мәсьәләгә мәнәсәбәте күрсәткече икәнлеген дә әйтеп узылды. Самара шәһәренең 7 нче, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы, Мордовиянең Аксюн авылы мәктәпләрендә татар теле укытыла башлау мактауга лаек. 

Бер караганда барысы да ал да гөл кебек. Татар теле һәм әдәбиятыннан заман таләпләренә туры китереп, практик юнәлештәге программа эшләнгән, алар барысы да федераль реестрга кертелгән. Төбәкләрдәге милли компонентлы мәктәпләр федераль исемлектәге дәреслекләр белән тәэмин ителә. Әмма татар телен саклау, мәктәпләрдә ана телебез дәресләрен кертү дә милли үзаңы югары булган фидакярләр, директорлар, укытучылар кулында. Бөтендөнья конгрессының телебезне, милли мәдәниятебезне саклап калу юнәлешендә зур эшләр башында торуын күрәбез. Алар милли җанлы милләттәшләребез аша әһәмиятле эш алып бара. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков та бүгенге көндә Конгрессның Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, төбәкләрне аларның гаризасы нигезендә дәреслекләр белән тәэмин итүен дә искә төшерде. Моннан тыш Конгресс икенче ел рәттән төбәкләр өчен 20 шәр татар теле укытучысы әзерләү әмәлен күрә. Татар телен укытуда төбәкләр Самара өлкәсен үрнәк итәргә мөмкин. Андагы мәктәптә туган тел итеп татарчаны сайлаулары турында 90 ата-ана гариза язган. «Үзебездән башлыйк. Инглиз телен өйрәнә торган мәктәптә татар теленә игътибар бирелә икән, икеләтә рәхмәт. Татар милли мәктәпләрен саклап калу безнең кулда», – диде И.Халиков. 

Секция утырышында төбәк­ләрдән килгән берничә чыгыш ясаучы шулай ук милли мәдәния­тебезне саклауда «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызларының нәтиҗәле эшчәнлек алып баруы турында искәртте. «Милли мирас. Татар мәдәния­те: бүгенгесе һәм киләчәге» секциясе модераторы, галимә Фәнзилә Җәүһәрова да Мордовия Респуб­ликасында авылларда татар мәктәбен саклап калуга багышланган утырышлар узуын, хәтта Төмән өлкәсендәге бер мәктәптә мәктәп директорының татар теле укытучысын, рус теленә кагылмыйча, бөтенләй башка бер фәннән белем бирүче итеп тарификацияләп, балаларга татар теле укыттыруының шаһите булуын әйтте. Шушы шартларда без телибезме, теләмибезме үзебезнең телебезне саклау технологияләрен һәм мөмкинлекләрен хәл итү әлеге дә баягы үз субъектыңда милли үзаңлы татарларыбыз кулында. «Беренче сыйныфка кергән бала «Әлифба»ны өйрәнмәсә, аңа икенче сыйныфта ул кирәк булмый. Бала ике түгел, өч-дүрт телне эләктереп алырга сәләтле. Шуның эчендә татар-төрки тел булса, аңа никадәр дөнья ачыла. Ата-аналарның баласының туган теле итеп татар телен сайлавына өметләнергә кирәк», – диде Ф.Җәүһәрова. 

 Язучы Ринат Мөхәммәдиев – үз вакытында РФнең телләр турында законын съезд трибуна­сыннан кабул иттергән кешеләрнең берсе. Ул законда милли телләрне кысу, аларны кимсетү турында ялгыш та сүз әйтелмәвен искәртә. Бу законга хәзер дә төрле формада төзәтмәләр кертелә. РФнең телләр турындагы законында, инглиз телле махсус мәктәпләр турында сүз булмаса да, һәр шәһәрдә, районда дистәләгән инглиз мәктәпләре эшләп килә. «Хәзер исә ата-ананың яисә баланың теләге белән татар теле дәресләрен үткәрергә мөмкин дип дигән шартлар куябыз. Ә милли традицияләрнең нигезе – ана теле. Туган телдән башка тәрбияләнгән кеше ул башка кыйблага карый, әйтик, Англиягә, Франциягә карый. Кызганыч ки, инглиз телендәге махсус мәктәпләрне тәмамлаган егет-кызларның берсе дә үзенең киләчәген Россия белән бәйләп күзалламый», – диде ­Р.Мөхәммәдиев. 

Әдип шулай ук залдагыларның игътибарын бүгенге көндә татар телевизион спектакльләрендә сөйләшүләрнең 30-40 проценты рус телендә булуына юнәлтте. Тамаша татар гаиләсендә бара. Әмма татар артистлары русча сөйләшә, мәктәп яшендәге бала, яшь кыз, өйгә кайтып, әбисенә русча дәшә, нәтиҗәдә яшьләр шулай сөйләшергә тиеш кебек фикер килеп туа. 

Пленар утырышта Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ­шагыйрь һәм драматург Ркаил Зәйдулланың милли мәгариф темасы калку күтәрелгән чыгышы депутатларның иң көчле алкышларына ия булды. Ул халкыбызның инде яртысыннан күбрәге татарчасын югалтуын, белгәннәренең дә теле ярым-йорты гына булуын ассызыклап һәм моның сәбәпләрен дә күрсәтеп үтте. «Чөнки безнең милли мәгарифебез юк кимәлендә, милли мәктәпләр челтәре тар-мар ителде, Бердәм дәүләт имтиханын үз телеңдә бирү мөмкинлеге юк. Ә Федераль дәүләт стандартлары торган саен «камилләшә» бара, инде милли телләргә мәктәп­ләрдән бөтенләй куып чыгарылу яный», – диде рәис. Ул шулай ук туган телләр рәтенә рус телен кертеп, ата-аналарга аны сайлау хокукы биреп, бик мәкерле эшләүләрен, хәзер күп баланың ата-анасы гына түгел, әби-бабасы да татарча белмәвен дә искәртте. «Алар туган тел дигәндә нинди телне сайласын?! Болар дәүләт тарафыннан ничә дистә еллар дәвам иткән ассимиляция сәясәте корбаннары. Татар теле һәм әдәбияты 10-11 сыйныфларда бөтенләй укытылмый. Димәк, безнең балалар әлеге фәннәр буенча урта белем дә ала алмый», – диде Р.Зәйдулла. 

Әлбәттә, Татарстан җитәкчеләре дә, республикадан читтә тупланып яшәгән татарларның кайбер лидерлары да бу турыда уйлана, мөмкинлектән чыгып конкрет гамәлләр кылырга тырыша. Беренче Президентыбыз М.Шәймиев башлангычында полилингваль мәктәпләр булдыру бу юлда зур эш. 

Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы рәисе урынбасары Гриф Хәйруллин татар халкы өчен алып барылган эшләрнең нигезендә милли үзаң торырга тиешлеген билгеләп үтте. «Бу – үз халкыңны югары күтәрү, телен, тарихын, милли үзенчәлекләрен ихтирам итү һәм киләсе буыннарга җиткерү», – диде ул. Ул шулай ук булдыра алып та башкарылмаган эшләребезгә, үз вакытында мөмкинлекләрдән файдаланмавыбызга тукталды. Гөрләтеп татарча укыта торган татар мәктәпләре челтәрен булдырмавыбыз, татар телендә белем бирә торган университет ача алмавыбыз, әлбәттә, безне бизәми. Гриф ага Хәйруллин татар һәм башка милләт кешеләре белән гаилә коргач туган балаларның күбесе татар телен белмәвенә игътибарны юнәлтте. «Баланы мәктәптә дә татар телендә укытмагач, аңа зурайгач та үз туган телендә белем бирмәгәч, ул кем була?.. Төрле киртәләр бар, без - читтәге татарлар Татарстан җитәкчелегенә, татар конгрессына таянабыз. Конгресс дөньядагы татарларны барлап, күтәреп йөри. Сабантуйлар, форумнар оештыра. Без бу эштә актив катнашырга тиеш, бу – безнең бурыч», – ди ул. 

МИЛЛӘТ ЮККА ­ ЧЫГА АЛМЫЙ

Татарстан вице-премьеры, Милли шура рәисе, Россия төбәкләрендәге милләттәшләребез белән еш аралашып торучы Васил Шәйхразиев чыгышында халкыбызның матур киләчәгенә ышаныч яңгырады. Ул милләттәшләребезнең һәрвакыт ата-бабалардан килгән рухи бердәмлек көчен тоеп яшәвен белдерде.

«Без үз киләчәгебезне сувенир халык булуда күрмибез. Дәүләт тоткан милләт тиз генә юкка чыга алмый. Без ата-бабаларыбызның бөек казанышлары рухына төрелгән газиз җиребездә дөньяга килү, яшәү һәм үз халкыбызга файда китерү бәхетенә ия. Алга таба да тарихыбызны үзебезгә язарга, үз киләчәгебезне үзебезгә төзергә телибез», – диде В.Шәйхразиев. 

Ул шулай ук Татарстанны киләчәккә омтыла торган рес­публика дип атады. Ул биредә яшәү һәм эшләү уңайлы булуын билгеләп үтте. Милли шура рәисе дин һәм милләт аерылгысыз булуын, кайбер төбәкләрдә татар милли оешмаларын дин әһелләре җитәкләвен искәртеп, конгресста дин әһелләре белән эшләү бүлеген булдыруны тәкъдим итте. В.Шәйхразиев шулай ук халкыбызга бик күп асыл сыйфатлар ислам дине аша керүен искә төшереп, Г.Баруди, Р.Фәхретдин, Ш.Мәрҗани кебек олуг шәхесләребезне атап үтте, төбәкләрдәге йөзләгән мәдрәсәләрнең татар милли үзаңын үстерүдә мөһим урын алып торуын әйтте. Меңнәрчә еллар халкыбыз ислам цивилизациясендә яшәп, татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты ислам кыйммәтләре белән үрелеп барган.

ШӘХЕСЛӘР – МИЛЛӘТ ГОРУРЛЫГЫ

 Секция һәм пленар утырыш­ларда шәхесләребез, аларның исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Әйтик, «Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре» секциясе модераторы, тарихчы-галим Дамир Исхаков, күп төбәкләрдә күренек­ле, халкыбызга күп игелекләр кылган шәхесләребез булуын әйтеп, аларны барлау, өйрәнү, бу кешеләргә багышланган аерым китаплар булдыру кирәклеген белдерде. Аннары галим Сөембикә шәхесенә бәяне бик уйлап бирергә тиешлегебезне искәртте. Соңгы елларда Садри Максуди, Йосыф Акчура кебек мәшһүр затларыбыз да игътибардан читтә калды. Алар турында сөйләү дә юк, Мирсәет Солтангалиев тә онытылып бара. Казанда аңа һәйкәл дә юк. Утырышта да Казанда тарихи шәхесләргә багышлап конференцияләр үткәрү, һәйкәл кую кирәк дигән фикер кабат-кабат әйтелгән. Д.Исхаков моннан тыш, Казанда Сөембикәгә һәйкәл торгыза алмыйбыз икән, ханбикәнең исемен бер үзәк урамга бирергә кирәклеген ассызыклады. Төбәкләрдәге атаклы татарларның тормышын һәм эшчәнлеген шунда булган музейларда яктырту мәслихәт. Бу уңайдан Милли шура рәисе В.Шәйхразиев та бүгенге каһарманнарыбызны да онытмау, аларны үрнәк итәргә кирәклеген әйтеп узды. «Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мәсьәләләре» секциясе модераторы, тарихчы галим Альберт Борһанов утырышта катнашучыларны мәктәпләрдә Татарстан һәм төбәк тарихын укыту мәсьәләсе начар торуы борчуын әйтте. Ул шулай ук урамнарга иске исемнәрен кайтару кирәк, дип исәпли. Милли шура рәисе В.Шәйхразиев, Илһам Шакиров бакыйлыкка күчкәч, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, ике елга бер тапкыр аның исемендәге республика премиясен бирә башлауны искә төшереп, делегатларны бәйгедә катнашыр­га өндәде. Үзбәкстан вәкиле Рим Гыйниятуллин, Казанда 700 урам булуын, анда Кирпичная, Силикатная кебекләре дә хәтсез икәнлеген әйтеп, үзәктәге Бауман урамы булуын, кем икәнен беркем белмәвен искәртте. «Шул урамга Минтимер Шәймиев исеме куелсын, дип үтенеп сорыйм», – диде ул. 

ТАТАРЛАРНЫ ­БЕРЛӘШТЕРҮ ­ҖИҢЕЛ БУЛМАДЫ 

Республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев конгрессның 30 еллыгы белән тәбрикләде. «30 ел элек үз тарихыбызда беренче тапкыр тарихи ватаныбызга җыелган идек. Ул чакта рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде. Беренче корылтай Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетын оештырып, үз бурычын үтәде. Аның беренче җитәкчесе Индус Таһиров безнең өметләрне аклады. Халкыбыз тарихын барыбыздан да яхшырак белә торган күренекле галим милләт каршында җавап­лылык тоеп эшләде. Моңарчы күрелмәгән гаять җитди гамәлне башлап җибәрү, җайга салуны гыйлемле, булдыклы, көчле кеше генә башкара ала иде. Татарларны берләштерү җиңел булмады. Индус Таһиров, боларны ерып чыгып, вазифасын лаек­лы үтәде. Барыбыз исеменнән дә рәхмәт сиңа», – диде Минтимер ага. Ул шулай ук Индус Таһировның эшен Ринат Закиров, хәзер инде Васил Шәйхразиев, Данис Шакиров уңышлы дәвам иткәнен ассызыклады. Беренче Президент шулай ук Идел Болгарстанында җәйге каникуллар чорында, ­Россия төбәкләреннән дә балаларны чакырып, лагерьлар оештырыр­га, аларны Идел Болгарстаны тарихы, исламны рәсми кабул ителүнең 1100 еллыгы белән таныштырыр­га тәкъдим итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әле башкарасы эшләр бихисап булуын искәртте. Ул Милли шура рәисе итеп янә сайланган В.Шәйхразиевка да бу хакта белдерде. «Васил Гаязовичны мактадылар, әмма биредән «без булдырабыз» дигән хыяллар белән генә китәргә тиеш түгел. Телебез, динебез, гореф-гадәтләребезне саклап калу юлында алып барган хезмәтегез өчен рәхмәт. Глобальләшү чорында үзебезне ничек саклап калырга икәнлекне күрәбез. Телебез, гаилә, динебез бергә барырга тиеш. Мәчетләр намаз укыр өчен генә түгел, гореф-гадәтләрне саклау урыны да булырга тиеш», – диде ­Р.Миңнеханов.

* * *

Съездда Милли шура, аның рәисе һәм аның урынбасарлары сайланды. Алдынгы милләттәшләребез Президент кулыннан дәүләт бүләкләре алды, резолюция кабул ителде. Утырыш «Туган тел» гимнын күмәк башкару белән тәмамланды. Пленар утырыш съезд исеменә килгән сәламләүләр, Татар конгрессын 30 еллыгы белән котлауларны уку белән үрелеп барды. Барлыгы 46 өлкә җитәкчелегеннән тәбрикләүләр килгән. Алар арасында Россия Президенты В.Путин, Тышкы эшләр минис­тры С.Лавров, Мәскәү мэры С.Собянин котлаулары бар иде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X