Кешеләрдә… бүре язмышы
Әйтерсең «Бүреләр» чечен спектакле түгел, без, татарларга багышлап куелган
Казанда узган чечен мәдәнияте көннәре уңаеннан Кремльдәге «Эрмитаж» күргәзмәләр үзәгендә чечен сәнгате экспозициясе эшләде. Аны ачу тантанасында катнашкан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың да, гап-гади тамашачының да игътибарын татар һәм чечен сәнгатьләре арасында уртаклыкларның күп булуы җәлеп иткәндер. Охшашлык барыннан да бигрәк гамәли бизәү сәнгате әйберләрендә күзгә ташлана.
Ислам дине тоткан халыклар буларак без, татарлар да, чеченнәр дә зәркән бизәнү эшләнмәләрендә, корал бизәлешендә, киез келәмнәрдә элек-электән орнаментларны киң кулланганбыз. Күргәзмәдә татарга борынгыдан хас тәкә мөгезе сыман бизәкләрне, лалә чәчәге, кояш сыман нәкышләрне, тормыш агачларын, кош, җәнлеккә охшатып ясалганнарын җиңел танып аласың. Хәтта «черкеска» дип аталган бишмәт сыман киемнәре кисемендә дә билле итеп тегелгән нәфис татар күлмәге белән охшашлык бар сыман. Чыннан да, галимнәр черкесканы төрки халыклардан, аерым алганда, хазарлардан бүтән халыкларга, шул исәптән, аланнарга күчкән дип бара. Исеме үк төрки сүзе, ди.
Ике сәнгать арасындагы уртаклыкларны тагын да күбрәк тапкан булыр идек тә, 1994-1996, 1999-2000 елгы сугышлар вакытында Чечен дәүләт музееның 90 процент борынгы экспонаты юкка чыга. Сугышка кадәр анда 230 мең данә саклау берәмлеге булса, хәзер нибары 40 мең музей экспонаты калган. Дөрес, 2012 елда музей өчен патша сарайларына тиң зур матур бина төзиләр, әмма бәһасез кадерле экспонатлар юк икән, шундый ун бина салсалар да, Чечен дәүләт музееның элеккеге данын, шөһрәтен кайтарып булмаячак. Шулай да президентлары Рамзан Кадыйровның кызы мәдәният министры Айшат ханым моннан бер ел элек музейга чынлап торып алынган, төрле заманча чаралар белән чечен сәнгатен дөньяга танытмакчы була, экспонатларны Татарстаныбызга алып килүнең бер сәбәбе дә әнә шул. Айшат Кадыйрова Казаныбызга да килгән иде, төрледән-төрле очрашуларда катнашып, музейларыбызны тамаша кылып зур кызыксынуын белдерде.
Чечен мәдәнияте көннәрендә күргәзмәдән дә ныграк тәэсирләндергәне һәм тетрәндергәне Г.Камал исемендәге театрда күрсәтелгән «Бүреләр» спектакле булды. Аны Грозныйдагы М.Ю.Лермонтов исемендәге дәүләт рус драма театрында язучы Муса Әхмәдовның әсәре буенча яшь режиссер Антон Понаровский куйган. Аңа кадәр спектакль 2005 елда Франциядә сәхнәләштерелгән. Икенче сугыштан соң җимерелгән театрның труппасы, үзенә урын таба алмыйча, илдән илгә йөргән вакыт булгандыр ул. 1944 елның февралендә «халыклар атасы» Сталин ярты миллионлык чечен халкын мал вагоннарына төяп үз илләреннән Урта Азиягә депортацияли. Спектакль тарихтагы әнә шул фаҗигале елларга багышланган. Тау куышында сакланып калган ике хатын-кыз һәм өч ир-ат язмышы аша ул канлы елларда золым күргән барлык халыкларның фаҗигасен ачып салганнар. Фаҗига исә илдән куылу гына түгел, бер үк халык вәкилләренең дошманлашуы да. Тау куышында бүреләр сыман яшеренергә мәҗбүр булган берәү элеккеге НКВДшник булып чыга, ул шушы ук куышта интегүче милләттәшенең сөйгән ярын көчләгән, тагын берсенекенең әтисен кулга алган, унҗидесе дә тулмаган өченчесен Бөек Ватан сугышына җибәргән. Әмма алар бер куышта бер-берсенә ябышып исән калырга тиеш, чөнки алар бетсә, чеченнәр бетә дигән сүз. Менә шундый биш кешелек төркемдә байтак халыкларның, шул исәптән татарларның да трагедиясе чагыла. Геройлар үзара сөйләшәләр, бу хәлгә төшүнең сәбәбен ачыкламакчы булалар. Шул сөйләшүдән бер сүз хәтергә уелып калган. «Бабам сугышта үлгәндә, атам әби карынында калган, атам яу кырында башын салганда, мин әниемнең җылы карынында ятып калганмын. Бабам - атама, атам миңа ниндидер әһәмиятле нәрсәләрне җиткерергә өлгермәгән бугай. Шуңа күрә бүген кемлегебезне белмичә, әллә кемнәргә буйсынып, алар кубызына биеп яшәргә мәҗбүрбез...» Әйтерсең «Бүреләр» чечен спектакле түгел, без, татарларга багышлап куелган. Спектакльнең исемендә чечен халкының курку белмәс бүреләргә тирән хөрмәте, ихтирамы, үзләренең дә урман, далаларны куркытып тоткан җанварга охшарга омтылулары чагыла. Бер үк вакытта исем трагедиянең тирәнлегенә төшенергә ярдәм итә. Никадәр көчле, горур булса да, аулаучылар гомер буе бүрене куа, эзәрлекли. «Без кеше идек, бүрегә әверелдек», дип геройлар еллар буе эзәрлекләнгән халыкларны бүрегә тиңли...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев