Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итәчәк

Бу атнаның шимбәсендә кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

Бу атнаның шимбәсендә кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла. Алар 24 апрельгә кадәр атна саен һәр шимбәдә эшләр дип көтелә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы продуктларын сату Казанның унбиш мәйданчыгында оештырыла.

Ярминкәләр Яшел Үзәннең “Яңа тура” сәүдә комплексында һәм Осиново бистәләрендә дә эшләячәк. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләре халкы өчен дә ярминкәләр ачыла. Авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләре базарныкыннан арзанрак булачак, дип вәгъдә итте министр урынбасары.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев