Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казан Мэры: «Безнең бурыч – ХХI гасырның шәһәр тарихына яхшы архитектура белән кереп калуы»

Россия архитекторлары, девелоперлары һәм төзүчеләре 1-нче декабрьдән 3-нче декабрьгә кадәр «Казаныш» форумында катнашачак.

1-нче декабрьдән 3-нче декабрьгә кадәр Казанда «Казаныш» бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы узачак. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән шәһәр төзелеше өлкәсендәге архитекторлар һәм белгечләр катнашачак. «Казаныш» форумы – ул шәһәребездә яңа архитектура сыйфаты булдыру өчен актив төзүчеләр, девелоперлар һәм безнең архитектура җәмәгатьчелеге белән бергә алып барган эшебезнең зур бер өлеше. Форумда фикер алышулар булачак, төрле фикерләр яңгыраячак – бу дөрес нәтиҗәләр эзләгәндә мөһим», – диде бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.

Форумның төп максаты – архитектура-төзелеш командалары арасында танышу һәм тәҗрибә алмашу, иң әһәмиятле проектларны һәм казанышларны тәкъдир итү. Чараның мондый форматы архитектура һәм шәһәр төзелеше нәтиҗәләренең сыйфатын арттырачак һәм тармакны актив үстерү өчен этәргеч булачак, дип ышана Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.

Форумда 60-тан артык команда катнашачак – бу Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Киров, Новосибирск, Ростов-на-Дону, Ярославль һәм Россиянең башка шәһәрләреннән архитекторлар.

«Өч көнлек форум программасы чакырылган спикерларның чыгышларын, Казан архитекторлары һәм девелоперларыннан презентацияләрне, түгәрәк өстәлләрне, төзелештә заманча материаллар һәм яңа технологияләр җитештерүчеләрдән күргәзмә һәм лекцияләрне үз эченә ала», – дип сөйләде И.Төхвәтуллина.

Форум ачылышында һәм «Архитектура с характером» темасына пленар дискуссиядә Skuratov Architects җитәкчесе Сергей Скуратов, TLP бюросын гамәлгә куючылар Николай Лященко һәм Александр Цимайло, Швейцария архитектурасы һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә архитектор һәм фәнни тикшеренүче Станислав Бошкович һәм башкалар катнашачак. Чыгышлардан соң чакырылган спикерлар үзләренең һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм кунакларны үз оешмалары эшчәнлеге белән таныштырачак. Форумда катнашучыларның алга таба багланышлар өчен шәхсән танышу, фикер алышу һәм контактлар белән бүлешү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

 

 

«Пленар сессиядә шәһәр йөзен формалаштыруда архитекторның роле, базарда сыйфатлы архитектура-шәһәр төзелеше карарларына ихтыяҗ булу мәсьәләләре каралачак. Катнашучылар архитектор белән заказчы арасындагы мөнәсәбәтләрнең идеаль формуласын чыгарырга тырышачаклар», – дип планнар белән уртаклашты И.Төхвәтуллина.

Форумның икенче көне тулысынча Россиянең әйдәп баручы архитектура һәм шәһәр төзелеше компанияләрен тәкъдир итүгә багышланачак. Архитекторлар уңышлы мастер-планнар төзү, шулай ук шәһәр төзелеше документларын алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Моннан тыш, 2-нче декабрьдә форум кысаларында 30 яшькә кадәрге яшь архитекторлар өчен ел саен үткәрелә торган «Кирпеч бәйгесе»нең финалы булачак.

3-нче декабрь көнне форумда катнашучылар төзелештә киң кулланыла торган яңа технологияләр, шулай ук инновацион материаллар белән таныша алачак. Презентацияләрне бөтен Россиядән әйдәп баручы компанияләр үткәрәчәк.

«Без форумга иң яхшы архитекторларны, төзелеш компанияләре вәкилләрен чакырдык, алар үз карашлары белән уртаклашсыннар һәм Казанның төзелеш һәм архитектура үсеше векторын тапсыннар өчен», – дип билгеләде Мэр. Ул искәрткәнчә,бүген Казанның барлык әйдәп баручы девелопер компанияләре, торак төзүчеләре тәҗрибә туплау өчен Мәскәү һәм Екатеринбургның иң яхшы объектларында булдылар. «Казаныш» бөтенроссия форумы, шәһәр башлыгы фикеренчә, алар өчен эшнең сыйфатын күтәрүдә тагын бер баскыч булачак.

«Без төзүчеләребез һәм архитекторларыбызның безнең фикерләребезгә колак салып кына калмыйча, эшкә милли үзенчәлекләрне һәм мәдәниятне дә кертүләре бик шатландыра, – дип өстәде Мэр. – Казанда бүген элеккеге матур йортлар, өченче гасыр биналары, әйтик, Александров пассажы, Кекин йорты, Смоленцев йорты кебекләр бар. Яңа объектларның да алардан калышмавын теләр идем. Безнең бурыч – ХХI гасырның шәһәр тарихына яхшы архитектура белән кереп калуы.»

Форумның соңгы көнендә, 3-нче декабрьдә, Казанда 18-нче октябрьдә старт алган иң яхшы объектка смотр-конкурс нәтиҗәләре игълан ителәчәк, дип хәбәр итте И.Төхвәтуллина. Конкурста 41 компания катнашты, йөзләгән тормышка ашырылган объект һәм проект тәкъдимнәре каралды.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев