Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе: «Бер генә беренче сыйныф укучысы да парта артында урынсыз калмаячак»

Быел шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләренә беренче тапкыр 18 меңнән артык бала барачак, ә мәктәп парталары артына 20 меңгә якын беренче сыйныф укучысы утырачак.

1 нче апрельдә балаларны беренче сыйныфка алу һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен комплектлау буенча кабул итү компаниясе старт ала. 2022 елда балалар бакчасына юлламалар белән 18 меңнән артык баланы тәэмин итү планлаштырыла, ә мәктәп парталары артына беренче тапкыр 20 меңгә якын бала утырачак. Кабул итүгә кагылышлы яңалыклар турында бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Республикада инде 11 ел «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшли. Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә быел ата-аналарга әлеге системада булган белешмәләрне бирү тәртибе үзгәрде.

Хәзер ата-аналар электрон чираттагы гариза статусын, мәгълүмат алу өчен язылу рәсмиләштереп, РФ дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша тикшерә алалар.  Шул ук вакытта бу хезмәттән элек республика порталы яки шәһәрнең КФҮ аша гариза биргән ата-ана гына файдалана ала.

Үзгәрешләр мәгълүмат эчтәлегенә дә кагылган. Әйтик, элек конкрет балалар бакчасындагы чиратны күрергә мөмкин булса, хәзер ата-аналар Казан буенча чиратны гына һәм тиешле кабул итү датасы килеп җиткәннән соң гына күзәтә ала.

Әгәр 15 нче апрельгә кадәр өч яшьтән өлкәнрәк бала балалар бакчасына эләкмәсә, ата-ана «кайнар линия» телефонына шалтырата һәм белгечләр белән берлектә мәктәпкәчә учреждениене сайлый ала, дип билгеләп үтте Ирек Ризванов. «Кайнар линия» телефоннары edu.tatar.ru порталында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең рәсми сайтларында урнаштырылган.

Беренче сыйныфларда кабул итү ике этапта узачак. 1 нче апрельдән 30 нчы июньгә кадәр мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук укырга керү өчен өстенлекле хокукы булган балалар алыначак. Икенче этапта кабул итү 6 нчы июльдән 5 нче сентябрьгә кадәр беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен узачак.

Мәктәпкә кабул итү анда буш урыннар булмау сәбәпле генә кире кагылырга мөмкин. Мондый очракта беренче сыйныф укучысын башка белем бирү учреждениесенә урнаштыру өчен ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр баланы буш урыннар булган якындагы учреждениегә билгеләячәк.

«Бер генә беренче сыйныф укучысы да парта артында урынсыз калмаячак», – дип ышандырды Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Соңгы 5 елда Казанда 15 мең мәктәп укучысы өчен 12 яңа мәктәп һәм 7535 урынга исәпләнгән 34 мәктәпкәчә учреждение ачылды. Торак комплексларның күпләп төзелүе укучыларны җентекләп һәм тигез итеп бүлүне таләп итә, дип билгеләп үтте И.Ризванов. Быел кабул ителгән Башкарма комитетның «Казан шәһәренең конкрет территорияләрендә муниципаль гомуми белем бирү оешмаларын беркетү турында»гы карары учреждениеләрнең рәсми сайтларында һәм kzn.ru порталында урнаштырылган.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев