Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Канат ярганда»

Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулды.

Шушы уңайдан университетның «УНИКС» тамашалар залында «Канат ярганда» дип аталган юбилей кичәсе булып узды. Хатирәләрне яңартуга нисбәтле театральләштерелгән тамаша студент елларын, остазларыбызны искә төшерде.

Кемгә ничектер, безгә – 1981 елны тәмамлаган егетләргә һәм кызларга бу сәхнәләштермә  аеруча якын, Чөнки тамаша төркемдәшебез, язучы Гүзәл Әдһәмованың студент еллары көндәлекләренә нигезләнеп эшләнгән. Укырга кергән беренче айлар әле дә истә. Гүзәл һәм берничә егет-кызны, сез бик матур җыр­лыйсыз икән, дип  КДУның татар хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин Казанда алып калды, без – бик үк матур җырламаучылар –  Аксубайга, Хәсән Туфанның туган авылы Кармәткә бәрәңге алырга киттек. Шунда җитәкчебез Хәлил Сәлимовның Кармәт күгендә «Беларус» тәгәрмәче хәтле ай» күргәне ничек онытылсын?!  Ни кызганыч, Хәлил абый мәрхүм инде, сиксәнен тутырган Ирнис абый бүген дә татар халык хорын «корыч кулында» тота. Әле Казанның башка югары уку йортларыннан да талантлы егет-кызларны дәшеп, хорны  тагын да киңәйтергә йөри. 

Мостафа Ногман, Хатип Госман, Ибраһим Нуруллин, Вахит Хаков, Илдар Әүхәдиев, Диларә Тумашева, Флера Сафиуллина, Альберт Яхин, Мөхәммәт Мәһдиев, Зәет Мәҗитов... Менә нинди күренек­ле шәхесләр, олпат затлар укытты безне. Аларның бакыйлыкка күчүенә дә байтак еллар инде. Хатип аганың «ассоциа­ция» дигәннәре, гөлт итеп кабынган лампочка кебек дип чагыштыруы әле хәтердә. 

Шушы 80 ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты бүлеген 6500дән артык егет һәм кыз тәмамлаган икән. Илебез халык хуҗалыгының  кайсы гына тармагында эшләми алар.  Бүлектәшләрен сәхнәгә котларга чыккан Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры, генерал-
майор  Равил Әхмәтшин әнә Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеген җитәкли, Данис Шакиров Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкара. 

Сәхнәдә тезелешеп шигырь укыган шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Ихсанова, Рәмис Аймәт, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимов, Айзат Вахитов – татар бүлегенең карлыгачлары. 

Татар бүлеге шушы еллар дәвамында мөстәкыйль, зур факультет та булып алды. Заман шаукымы белән берничә исем алыштырып, бүген КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Г.Тукай исемендәге татар мәгарифе һәм мәдәнияте югары мәктәбе буларак көн күрә. Кем белә, Ходай рәхмәте белән уңай җилләр исеп, инде күптән канат ярган татар филологиясе киләчәктә тагын да киңрәк колач җәяр. 

Рәшит МИНҺАҖ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев