Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА: Милләтне тел коткарыр!

Октябрь инкыйлабыннан соң Анкара, Истанбул университетларында укытса да бөек милләтпәрвәр булып калган Йосыф Акчураның 110 ел элек язган сүзләре бүген дә актуаль. Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена, үзәк күчәр итеп, ана теле мәсьәләсе куелу да, халкыбыз һәм гаммәви мәгълүмат чараларының да нәкъ шул өлкәне яклап күтәрелүе дә - безгә әлеге тема...

Октябрь инкыйлабыннан соң Анкара, Истанбул университетларында укытса да бөек милләтпәрвәр булып калган Йосыф Акчураның 110 ел элек язган сүзләре бүген дә актуаль. Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена, үзәк күчәр итеп, ана теле мәсьәләсе куелу да, халкыбыз һәм гаммәви мәгълүмат чараларының да нәкъ шул өлкәне яклап күтәрелүе дә - безгә әлеге тема буенча нәтиҗәле сөйләшүләр кирәклегенә зур ишарә.
Татарстан - татар телен камил саклый ала торган бердәнбер җир. Бөек әсәрләр иҗат ителгән, мең ел дәвамында ничәмә-ничә дәүләтен гөрләткән, милләтебезнең рухын нык һәм сәламәт яшәткән татар телен югары дәрәҗәдә кайгыртырга тиешле урын Җир шарында бүтән юк!
Ни үкенеч, җәмгыятьтә милли мәгарифтән курку яши. Ни өчендер, без шактый еллар: «Башлангычта гына булса да, ана телендә укытырга кирәк», дигән уйдырма белән буталдык. Соңгы елларда тел саклауны фәкать гаилә җилкәсенә аудармакчы булып азапланабыз. «Ата-ана баласы белән татарча сөйләшсә генә телне саклый алабыз», имеш. Ә ничәмә-ничә мең әти-әниләр үзләре дә туган телне белми. «Гына», «генә» кисәкчәләрен кушып сөйләшү үзе үк телне рәшәткә-кысалар эченә куып кертә. Гасырлар дәвамында милләтебезнең бишеге булган, тарихыбызның үткәнен, бүгенгесен киләчәккә тапшыра килгән телебезне мондый чикләүләр белән әсирлеккә алу һич кенә дә дөрес түгел. Телне «гына», «генә» белән чикләү аны кухня теле итеп кенә калдыруга, ахыр чиктә тәмам юкка чыгаруга илтә. Телнең бөтенлеге зарур. Тел - ул дөньяны күзаллау. Һәрбер тел бөтенлеге, тулылыгы, җитешлеге (самодостаточность) белән кадерле.
Башлангычта гына укытырга ярарлык, ана баласына бер генә бишек җыры җырлау яки бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбызны яд итү өчен генә «тел-тел» дип яшик тә, мәдәниятеңне сакларлык егәре калмаган, социаль тышчасын югалткан мескен телгә генә омтылыйкмы? Үзебез утырган агачның тамырына үзебез чабабыз бит. Без күпме генә милли мәгариф турында сөйләшмик, төп сорауга җавап бирмәсәк, һаман бер тырмага китереп басачакбыз: милли мәгариф - ул фәннәрне ана телендә укыту. Бу фикерне анык һәм тәвәккәл итеп әйтмәсәк, 110 ел элек Йосыф Акчура әйт­кән эзгә барып чыгачакбыз: милләтне саклау - ул телне саклаудан, ә тел саклау шул телдә язылган дәреслек буенча укытудан башлана. Физика, математика, химия, биология, тарих дәреслекләре. Фикерләү сәләтен, фикерләү рәвешен үстерә торган, дөньяны күзаллау формалаштыра торган фәннәр. Телне саклау - ул һич кенә дә атнага ике сәгать татар теле укыту түгел, йә булмаса, җыр җырлап мохит тудыру түгел, ә балалар бакчасыннан алып, мәктәп, урта һәм югары уку йортларына кадәр шул телдә белем бирү системасын булдыру. Телне фәндә куллану. Германия мәгариф системасын төзегән атаклы педагог Адольф Дистервег: "Милли булмаган мәгариф юк, шуңа күрә укыту туган телдә генә, ә укытучылар шул халыкның рухи вәкилләре булырга тиеш", - дип язган.
Кызганыч, ЕГЭ рус телендә дигән сәбәп белән, татар мәктәпләре фәннәрне гел русча укытуга күчеп бетте. Димәк, ана телебезгә тәрҗемә ителгән Федераль дәреслекләргә заказ бирүнең кирәге калмады. Мәктәпләрдән заказ булмагач, татарча дәреслек чыгару туктады. Ана телендә укытучы кадрларга ихтыяҗ бетте. Ә монысы «эшебезне» тагын да җиңеләйтте: педагогика институтларының да кирәге калмады. Милли кадрлар әзерләү практикасы юкка чыкты. Тел югалу кыю адымнар белән алга бара. Чаң сугабыз. Бу хәл, үз чиратында, безнең ана телендә чыга торган гаммәви мәгълүмат чараларына да ихтыяҗны юкка чыгара. Мәктәп яшендә кулына татарча дәреслек тотып карамыйча формалашкан кешедә, аңлашыла инде, татар романнарын, повестьларын укуга да ихтыяҗ бетә. Милли мәктәп - милләтнең мәдәни, рухи мирасының бишеге, алай гына да түгел, аның гаранты. Аңа мөнәсәбәт тә шундый булырга тиеш.
2008 елда Россия мәгариф министры Россия Конституциясенең 19 нчы, 26 нчы, 43 нче, 68 нче маддәләренә каршы килә торган боерык чыгарып, милли телләрне тупикка китереп терәде. 11 ел буе баланы татарча укытабыз-укытабыз да, имтихан - русча. Үз илендә, үз җирендә, ана телендә укып, тулы бер милләт баласының башка телдә имтихан биреп ятуы - кыр­гыйлык вә корткычлык. Дөнья мәгарифе практикасында моның аналогын табу бик кыен. Бу хәлнең асылында зур каршылык ята. Адәм баласының сайлау хокукын юкка чыгару каршылыгы. Имтихан бирү телен сайлау - ул киләчәккә кыйб­лаңны билгеләү, үзеңнең рухи иминлегеңне тәэмин итү дигән сүз. Кешене бу хокуктан мәхрүм итәргә беркемнең дә хакы юк!
Киң җәмәгатьчелек, ата-аналар, мөгаллимнәр исеменнән Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәбез. Россия Конституциясенең гаранты булган В.Путиннан телләрне юкка чыгаруга этәргән 362 нче боерыкны гамәлдән чыгаруны таләп итәргә кирәк. Моның өчен без "Мәгариф турында"гы Федерация законына гражданнарның Конституциядә каралган хокукын гарантияләүче - туган телдә урта белем алу хокукын, йомгаклау аттестация­сен дә исәпкә алып, үзгәреш кертү инициативасы белән чыгарга тәкъдим итәбез.
Шушы адым гына милли мәгарифкә сулыш алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу адым Рәсәйнең бөтенлегенә дә, рус теленең саклануына да куркыныч тудырмый. Бу Пушкин, Толстой телен инкяр итү түгел. Без укыту процессын тулы күләмдә Федераль дәүләт стандартлары буенча алып барабыз. Тик ана телебездә. Һәм шушы хокукны безгә яңадан кайтаруны, Россиянең Дәүләт Думасы депутатларыннан да мәгариф турындагы Законга үзгәреш кертү буенча актив һәм инициатив эшчәнлек алып баруларын таләп итәргә кирәк.
Милли мәгариф системасы тулы һәм өзлексез булырга тиеш. Үзем җитәкчелек иткән Ш.Мәрҗани исемендәге милли уку йортын алыйк. 2013 елда гимназиябез ишегалдында балалар бакчасы төзелде. Татар балалар бакчасы. Барлык тәрбиячеләребез дә ике дәүләт телен камил белә, балаларга да сап-саф ана телен өйрәтеп чыгаралар. Бакчабызга керергә теләүчеләр бик күп, тагын бер татар бакчасы ачарлык чират тезелеп тора. Бакча - гимназиянең структур бүлеге. Аннан 7 яшьтә, тел өйрәнеп, балалар гимназиябезгә керә һәм беренчедән унберенчегә чаклы ана телендә белем ала.
Гимназиянең укыту базасы ныгытылды: заманга яраклы җиһаз белән тәэмин ителде. Халык сизде: база яхшы, коллектив тотрыклы, укытучылар тәҗрибәле, биналар төзек. Быел башлангычтан ике сыйныф чыгардык, биш сыйныф беренче класска кабул итеп куйдык. Үткән ел да шулай ишәйгән идек. Әлеге мисаллар халкыбызда милли мәгарифкә ихтыяҗның көчле булуын раслый.
Хәзер исә ишегалдыбызда тагын бер бина - остазлык мәктәбе бинасы төзелә башлаячак. Анда КФУ студентларын милли мәктәпкә укытучы итеп әзерләү буенча гамәли эшчәнлек алып барылачак. Икенче төрле әйтсәк, ул Казан федераль университеты өчен милли мәктәпкә предметларны ана телендә укыту өчен кадрлар әзерләү лабораториясе булачак. Гимназия укытучыларының эш тәҗрибәсе моңа нигез итеп алыначак.
Әмма үсеш мәктәп белән генә дә тәмамлана алмый. Милли мәгариф системасы өзлексезлек таләп итә. Милли университет кирәк. Аның вакыты җитте. Соңгы 10-15 елда гына да республикабызда зур үзгәрешләр булды: IT-лицей, киләчәктә инженерлар, химиклар, программистлар әзерләү өчен нигез була алырлык махсус лицей-гимназияләр, халыкара мәктәпләр, Иннополис һ.б. үсеп чыкты. Болар бөтенесе йә инглиз, йә рус телендә эшли. Милли университет ачу өчен дә матди мөмкинлекләр табылыр, рухи, сәяси ихтыярыбыз өлгереп җитәр, дип ышанасы килә.
Моннан 25 ел элек Татарстанның Фәннәр академиясен ачып, республика җитәкчелеге көчле һәм гадел адым ясады. Әмма милли мәктәп белән Фәннәр академиясе арасында ак тап бар. Ул - милли университет. Ә тарих ак тапларны кичерми...
Бер гыйбрәт сөйлим. Авар халкының бөек шагыйре Рәсүл Гамзатов истәлекләрендә йөрәгемне бүген дә сулкылдатырдай хәлгә юлыктым мин.
Рәсүл аганың танышы Бөек Ватан сугышында улын хәбәрсез югалта. Ана улын җуйган хәсрәттән кара шәл ябына һәм аны бер дә салмый. Айлар, еллар уза... Рәсүл Гамзатов чит илгә чыгуының берсендә бу ханымның улын эзләп таба, кайтып, ананы сөендерергә ашкына: "Улың исән, кара шәлеңне сал, күрдем, сөйләштем", - ди. Ана кара яулыгын салып ташлый. Берничә минуттан: "Телне онытмаганмы?" - ди. "Оныткан, тәрҗемәче белән сөйләштек", - ди аксакал. Ана сүзсез кала. Сак кына, ташлаган кара шәлен күтәреп, башына кире яба. Бөтенләй салмаска...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев