Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ирада Әюпова Казан циркы директорына бәйле вакыйгада хискә өстенлек бирмәскә чакырды

«Циркның эшчәнлегенә килгәндә, безнең Рамил Дамир улына бернинди дә претензиябез юк», - диде министр.

Мәдәният министры Ирада Әюпова Казан циркы директоры белән бәйле инцидентны хисләр белән түгел, хокукый нормалар аша бәяләргә чакырды.

«Тикшерү үткәрү турында боерык чыгарылды — без аның бөтен шартларын һәм алшартларын ачыкларбыз. Мин бу вакыйганың кайчан — эш сәгатьләрендәме, эштән соңмы булуын белмим. Киләчәгебезнең уңышы җәмгыятьнең ни дәрәҗәдә хокукый культурасы булудан тора», — диде ул Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллинга бәйле видеоязманың таралуын бәяләп.

«Мин барыбызны да хокук нормалары буенча яшәргә чакырам. Хисләр өстенлек алмасын иде. Уинстон Черчилль тәнкыйтьләүчеләрне йөкне өскә тартучыларны кыйнауга тиңләгән иде. Бер-беребезгә хөрмәт белән карыйк», — дип дәвам итте ул.

«Циркның эшчәнлегенә килгәндә, безнең Рамил Дамир улына бернинди дә претензиябез юк. Пандемия булуга карамастан бөтен күрәсткечләр тәртиптә, күптән түгел генә үткәрелгән хисап палатасы тикшерүләре дә җитешсезлекләр тапмады», — диде министр. 

 

 

Ул циркта мөстәкыйль номерлар барлыкка килүенә шатлануын әйтте. Аларның Татарстаннан читтә дә, мәсәлән, Пермьдә күрсәтелүен ассызыклады.

Телеграм-каналлар аша таралган видеода ярсыган директорның хезмәттәше кереп бикләнгән бүлмә янында йөренүе күренә. Соңрак Рамил Шәрифуллин бу хәлне аңлатып — үзенең авыр ел булуы, нервылары түзмәве турында шәрехләп язган, хатасы өчен гафу үтенгән.

«Без барыбыз да кешеләр. Директор үзенең хатасын аңлый икән — ул гафу үтенергә хокуклы. Монысы да эмоцияләр», — диде министр. Ирада Әюпованы иң гаҗәпләндергәне — бүген берничә кешенең яңа директор тәкъдим итеп шалтыратуы булган.

* Рамил Шәрифуллин Казан циркы директоры итеп 2019 елның мартында билгеләнгән иде. Рамил Шәрифуллин элеккеге цирк директоры Дамир Шәрифуллинның улы. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев