Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илсур Метшин: «Шәһәрне уртак көч белән тәртипкә китерү – безнең күптәнге традиция»

23 нче апрель көнне Казанда гомумшәһәр өмәсе узачак.

23 нче апрельдә Казанда һава шартлары яхшы булган очракта, гомумшәһәр өмәсе узачак. Ишегалларын, паркларны һәм скверларны җыештырырга сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, район администрацияләре, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар һәм башкалар чыгачак. «Шәһәрне уртак көч белән тәртипкә китерү – безнең күптәнге традиция. Шуңа күрә казанлыларның күпчелеге гомумшәһәр өмәсендә бик теләп катнаша. Чиста һәм каралган шәһәрдә яшәү барыбызга да рәхәт булачак», – диде бүген эшлекле дүшәмбе барышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм халыкны өмәгә кушылырга чакырды.

Быел республикада территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык 1 нче апрельдә башланды. «Узган еллардагы кебек үк, санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм төрле калдыклар өемнәрен бетерүгә зур игътибар бирелә. Шулай ук урам-юл челтәре объектлары, ишегаллары, сәнәгать предприятиеләре, гараж кооперативлары, сәүдә объектлары, фасад һәм киртәләрдән алып якындагы участокларга кадәр актив тәртипкә китерелә», – дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов.

Икеайлык башыннан гомуми мәйданы 2,4 млн кв. м булган юллар, 414 ишегалды, гомуми озынлыгы 35 км булган коймалар, 50 тукталыш павильоны чистартылган, барлыгы 55 мең куб.м чүп-чар чыгарылган. «Бу атнадан башлап шәһәр территорияләрен чистарту эшләре көчәйтелә, аларга төрле милек формасындагы предприятиеләр һәм халык кушыла», – дип билгеләп үтте комитет җитәкчесе.

Гомумшәһәр өмәсен уздыру өчен һәр районда территорияләр исемлеге билгеләнгән, кирәкле инвентарь һәм техника әзерләнгән. Төп игътибар сулыкларның яр буе зоналарын һәм урман полосаларын чистартуга биреләчәк. Шулай итеп, Парин, Дубравная, Минск урамнары буенча урман-парк зоналарын, «Аккош күле» урман паркын, Каенлыкны, Кабан күлләре системасының яр буе өлешен, Гаврилов урамы буенча Казансу ярын, Идел янындагы яр буе зоналарын, Серов урамындагы күлләрне һәм башкаларны чүп-чардан арындырырга кирәк булачак.

И.Метшин районнар башлыкларына өмәгә әзерлекне контрольдә тотарга кушты, ә предприятие һәм оешма директорларын шәһәр халкы өчен үрнәк булырга өндәде. «Соңгы вакытта без Казан халкы белән төзекләндерү мәсьәләләре буенча аралашуга аерым игътибар бирәбез. Биналарның милекчеләре, предприятие, уку йортлары һәм башка оешмалар җитәкчеләре хезмәткәрләре белән бергә территорияләрне җыештырырга чыксын һәм барысы өчен дә үрнәк күрсәтсен», – дип билгеләде Казан Мэры.

Шулай итеп, И.Сәлахетдинов сүзләренә караганда, Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре быел Казансу елгасының Гаврилов урамы тирәсендәге яр буе территориясен, Казан милли-мәдәни үзәгеннән «Урам» паркына кадәр участокта, Чыңгыз Айтматов урамындагы урман полосасын, Аракчино шоссесындагы «Дубки» аеруча саклана торган табигый территорияне җыештыруда катнашачак.

Барлык теләүчеләр өмәдә катнаша, инициатив төркем төзи һәм үз ишегалларын, теге яки бу участокны тәртипкә китерә ала. Инвентарь һәм капчыклар алуга, җыелган чүпне чыгаруга кагылышлы барлык оештыру мәсьәләләре буенча идарәче компанияләргә, шулай ук район администрацияләренә түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе: +7(843)223-22-33;

Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе: +7(843)223-21-11;

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе: +7(843)223-29-99;

Совет районы администрациясе: +7(843)223-20-00;

«Иске шәһәр» префектурасы: +7(843)221-49-99.

 

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев